Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин Украинага каршы сугыш башлар дәрәҗәдә юләр түгел дип уйлый идем"


Нәфис Хәйретдинов
Нәфис Хәйретдинов

Башкортстанда сугышка каршы чыккан активист Нәфис Хәйретдинов үзенә нинди басым ясаулары, чит илдә татарларның сәяси көч булып берләшә алмавы сәбәпләре, Татарстан белән Башкортстанны бәйсезлек көтүе турында сөйләде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия ватандашларына гаскәр турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратуда гаепләү нигезендә йөзләрчә җинаять эше, 4,5 меңләп административ эш ачылды. Бу репрессияләргә эләккәннәр арасында татар-башкорт активистлары да шактый.

24 августта Украинаның бәйсезлек көнендә Уфада яшәүче Нәфис Хәйретдинов урамга ялгыз пикет белән чыкты. "24 санын укыганда ни уйлыйсың? #Мирумир" дигән плакат тотып торды. Моның өчен аны Русия гаскәрен дискредитацияләү турындагы маддә нигезендә штрафка тарттылар.

Нәфис Хәйретдинов
Нәфис Хәйретдинов

Нәфис Хәйретдинов – 24 яшьлек Уфа татары. Уфа дәүләт нефть техника университетының (УГНТУ) 5 курс студенты. Сугышка каршы чыккан өчен "Башнефть"нең нефть эшкәртү заводындагы инженер вазифасыннан китәргә мәҗбүр була. Шул ялгыз пикеты өчен 30 мең сум штрафка да тартыла. Аның сүзләренчә, сугышка каршы чыгу белән аңа эш урынында гына түгел, полициядән һәм хакимият активистларыннан да басым башланган.

30 авгугстта Хәйретдинов хатыны белән Русиядән китәргә мәҗбүр була. Төркиягә китсә дә, ул сугышка каршы көрәшен туктамый. Сентябрьдә Истанбулда сугышка каршы чарага Нәфис "Free Ide-Ural" шигаре белән чыкты.

Нәфис Хәйретдинов (уртада)
Нәфис Хәйретдинов (уртада)

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте язуынча, татар-башкортлар аерым митинг оештыра алмый, аның урынына "урыс демократлары" чарасына кунак булып килә.

Азатлык белән сөйләшүдә Нәфис Хәйретдинов Башкортстанда хакимиятнең ничек басым ясавы, чит илдә дә көрәшен дәвам итүе, мөһаҗир татар һәм башкортларга нәрсә җитмәве һәм Татарстан белән Башкортстанның киләчәген ничек күрүе турында сөйләде.

— 30 августта хатыным белән Беларус аша Төркиягә киттек. Штрафлар җыелганга күрә, мине Русиядән туры читкә чыгармаслар иде.

Эштән үз теләгем белән китәргә куштылар

Мин сугыш башлану белән пикетларга чыктым, митингларга йөрдем. Шуннан соң социаль челтәрдәге аккаунтыма яза башладылар. Анда мине фотом, исем-фамилиям аша табу кыен түгел. "Сатлыкҗан", "нигә болай эшлисең" ише сүзләр язарга тотындылар. Өй ишегемә дә "сатлыкҗан" дип граффити язып калдырдылар. "Башнефть"нең нефть эшкәртү заводында инженер булып эшли идем. Анда да эштән үз теләгем белән китәргә куштылар. Гариза язмасаң, үзеңә начаррак булачак диделәр. Анда "Z" патриотлар утыра. Алар Русия Украинадан китсә, урысларны үтереп бетерәләр дип уйлый. Уфа шәһәре полициясенең алтынчы бүлегендә генә дә өч-дүрт тапкыр булганмындыр.

Июнь аенда хатыным диплом эшен яклаган вакытта да проблемнар булды. Проекторда аның сугышка каршы аватары эленгән Telegram аккаунты чыкты. Комиссиядә утырган бер укытучы моны күреп алды да өстәмә проблемнар тудырды. Йомшак кына булса да, куркытып алдылар. Шулай да ул дипломын яклый алды.

— Башкортстанда калып була идеме? Әллә мондый басым булганда гадәти тормыш алып бара алмас идегезме?

— Ишегемне буяп китүләреннән соң уйлана башладым. Кем белә, авыру кешеләр ишек төбендә үк көтеп торырга мөмкин, башыңа да берне бирүләре ихтимал. Ярар, мин егет кеше буларак, үземне яклый алам. Ә менә хатыныма берәр хәл булса? Мин бит һәрвакыт аны саклап йөри алмыйм. Шундый курку хисе туды. Өстәвенә, безнең йорт өчен җаваплы полиция вәкиле миңа үз өенә йөргән кебек килә башлады. Биш тапкыр килде бугай.

24 августта мине ялгыз пикет вакытында тоткарладылар. Полициянең алтынчы бүлегендә подполковник ханым миннән "Азов" (Мариупольдә шәһәрне Русия оккупациясеннән саклау өчен оешкан ихтыярилар батальоны - ред.) турында сорарга тотынды. Мин, юләр кеше кебек, белмәмешкә салыштым. "Азов" турында болай гына сорамауларын аңлыйм бит. Ул Русиядә террор оешмасы санала. Шуннан соң "ОВД-инфо"дан адвокат чакырдым. Аның ярдәме зур булды.

Оренбурдагы туганнар өч бүлмәле фатир өчен, без Уфада бер бүлмәлегә түләгәннән азрак түли

Төрле яклап шундый басым башлангач китәргә булдык. Бар яктан да кысрыкласалар, читкә кагылган кеше булып каласың. Мин протест эшчәнлегендә күптән катнашып киләм. Күштауны яклап Уфада ялгыз пикетка да чыктым. Ул вакытта тоткарлаулар булмады. Русия конституциясен үзгәртүгә дә каршы чыктым. 2021 ел башында Алексей Навальный кулга алынгач, аны яклау митингларына йөрдем. Уфада "БашРТС" җылылык бирү челтәре ширкәте бар. Аңа да каршы чыктым. Ул хакимияткә бәйле оешма. Җылылык өчен иң күп түләүләр Уфада. Мәсәлән, Чиләбедә ике тапкыр арзанрак. Оренбурдагы туганнар өч бүлмәле фатир өчен без Уфада бер бүлмәлегә түләгәннән азрак түли.

Бу кадәр басымны күргән юк иде. Ә хәзер сугышка каршы чыксаң, сатлыкҗанга әвереләсең. Эш урынында да шундый фикер хөкем сөрә. Минем артымда гел сөйләшеп йөрделәр. Гәрчә, инженер буларак, кул астымда эшләгән монтерлар үземә сүз әйтә алмый иде. Эштә үз позицияңне күрсәтәсең икән, бу "ГОСТка туры килми". Син йә хупларга, йә дәшмәскә тиеш. Калган кешеләр алар өчен сатлыкҗан булып чыга.

Почта тартмаларына сугышка каршы агитация язмалары таратып йөрдем. Хатын карап торды, мин тартмаларга салдым. Telegram-каналда да шул листовкаларны күрсәттеләр. Үземнең эш нәтиҗәсен күрдем. Эш урынында кешеләр белән сугыш турында сөйләшүнең мәгънәсе бик юк, кайсы урыннары белән уйлыйлардыр. Икътисадның ничек эшләвен аңламыйлар. Шулай да, кайберәүләрнең фикерен үзгәртә алдым. Бер танышым ихтыяри буларак сугышка китәргә дип анкета тутырган иде, туктатып кала алдым. Алар белән агрессив түгел, тыныч һәм фактлар белән сөйләшергә кирәк.

Путин Украинага каршы сугыш башлар дәрәҗәдәге юләр түгел дип уйлый идем. Мин 2018 елда армиядә хезмәт иттем. Русиядә хәрби техниканың нинди булуын күрдем, күзем ачылды. Бездә бит шундый әкият йөри, сәламәтлек системы, мәгариф начар булса да, гаскәребез көчле, дөньядагы икенче армия санала, янәсе. Хезмәт итеп кайтканнан соң анда да берни булмавын аңладым. Нефть эшкәртү ширкәтендә акча күп дип, шунда эшли башладым, ләкин анда да барысы да җимерелү алдында икән. Шул күргәннәрем, тәҗрибәм мине урамга чыгарды, чөнки бар җирдә дә шундый хәл хөкем сөрә.

— Сез хәзер Истанбулда яшисез. Төркиядә калырга җыенасызмы?

— Без күптән түгел Истанбулдан киттек. Кайсы илгә юл тотуымны әлегә әйтмим, анда төпләнмичә сөйләргә теләмим. Төркиядә татар, инглиз, урыс телен белсәң, төрекләр белән сатулашырга да була. Татар икәнеңне әйтсәң, бик гаҗәпләнәләр. Истанбулда сугышка каршы митингларга да йөрдек.

— "Азат Идел-Урал" хәрәкәте, ул протест чаралары турында язып, татар-башкортлар аерым митинглар оештырырлык хәлдә түгел дип белдерде. Русиядәге сәясәт белән килешмичә, сугышны хөкем итеп, Төркиягә, Истанбулга киткән татарлар шактый. Нигә татар-башкортлар үзләре генә каршылык күрсәтә алмый?

— Мин ул чарада безнең активистларны күрмәдем. Кырымтатарлар гына килде. Татарлардан мин генә идем дип әйтә алам. Анда татар, башкорт, чуашлар юк иде. Бүген татар һәм башкортларның күпчелеге үз асылын җуйган. Алар үзләрен русияле дип тоя, күпләре үз телен, милли тарихларын да белми. Берничә елдан татар теле бетәргә дә мөмкин. Хәзер тел мәктәптә өйрәтелми, укыту програмына кертелми. Акрынлап татар һәм башкорт та юкка чыгып бара. Рухы сүнгән халык бетә. Күпләрнең каршылык чараларына чыкмавы, берләшә алмавы шуны күрсәтә. Менә әрмәннәрне алыйк. Алар бер-беренә ярдәм итәргә, үз мәдәниятләрен сакларга тырыша. Безнең халыкта берләшүнең гомум идеясе юк.

— Бүген чит илләрдә эшләүче милли оешмалар шактый. Әйтик, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте бар. Алар белән бергә эш итәргә, яисә үзегез башка хәрәкәт оештырырга җыенасызмы?

— Мин юл тоткан илдә аерым төркем бар. Алар бер-берснә ярдәм итә, җыелып фикерләшә. Мин алар белән эш итәргә җыенам. Истанбулда йөргән кеше буларак, башка урындагы чараларда да катнашырмын дип уйлыйм.

— Урыс оппозициясенең дә бер өлеше чит илләргә китте, Русиядә сәяси эшчәнлек алып бару мөмкин түгел дип белдерде. Шул ук вакытта кайбер сәясәтчеләр, әйтик, Илья Яшин Русиядә калып, кулга алынды. Читтән каршы торып нәтиҗәгә ирешеп була дип саныйсызмы?

Татарстан яки Башкортстанда пикетка чыксаң да, аны телевизордан күрсәтмиләр

— Чит илгә киткән кешеләрне дә берләштерергә кирәк. Татарстан яки Башкортстанда пикетка чыксаң да, аны телевизордан күрсәтмиләр. Бүген әлеге ишекләр ябык. Русия сугыш башлавы белән үзенең киләчәген бетерде. Бу сугыш дәүләтчелекне дә, Путин хакимиятен дә юкка чыгара дип уйлыйм. Русия империясе дә Беренче дөнья сугышына кушылып, үзенең киләчәгенә нокта куйды.

— Русиядән мобилизациягә кадәр киткәнсез. Башкортстанда сезгә повестка килмәгәнме?

— Инде ике повестка килгән. Әниемнең фатирында теркәлгәнгән күрә, аннан минем кайда булуымны сорашканнар.

— Әниегез, туганнарыгыз мондый позициягезгә һәм илдән чыгып китүегезгә ничек карый?

— Алар сугышның начар булуын аңлый, каршылык чараларында катнашуымда начарлык күрми. Мин киткәндә әнием елады инде. Безгә бик авыр булды. Ярый, апам бар әле. Ул ярдәм итеп тора.

— Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 241 кеше һәлак булган. Идел буе төбәкләре арасында иң күп корбаннар Башкортстаннан. Шуңа да карамастан, Радий Хәбиров республикадан ирләрне сугышка озатуда, Украинага каршы сугышучыларга һәртөрле матди ярдәм күрсәтүдә иң алдынгы сафларга омтыла. Башкортстан нәрсәгә ирешергә тели?

Алар моны күпме җирле халыкны үтердек дигән саннар белән дәлилли

— Республика башлыгы өчен Русия хакимиятенә тугрылык күрсәтү мөһим. Алар моны күпме җирле халыкны үтердек дигән саннар белән дәлилли. Бу сугышка асаба халыкларны күбрәк җибәрәләр. Мәсәлән, Кырымда повесткаларның 90 процентын кырымтатарларга бирделәр. Гәрчә, алар ярымутрауда яшәүчеләрнең 10 процентын гына тәшкил итә. Бу асаба халыкларны юк итүне күрсәтә. Рәсмиләр март аенда үлемнәр санын китергәндә, Мәскәүдән – 3, Дагыстаннан – 300 кеше үлүен әйтте. Процентлар белән санап карасаң, бу Мәскәү өчен күпме булып чыга? Урыслар "урыс дөньясы" өчен сугышмый дип әйтәсем килә. Башкортстаннан сугышка күбрәк авыл егетләрен җибәрәләр. Авыл егете кая барсын инде.

— Медиа язуынча, Башкортстанда "Башкортларның каршылык комитеты" ("Комитет башкирского сопротивления") оешты. Алар мобилизацияне туктату өчен хакимият биналарын, хәрби комиссариатларны яндырырга чакыра. Әлеге төркемнең тарафдарлары шактый.

— Мин бу төркемдә түгел, андагы активистларны белмим. Кешеләрнең нервлары шул дәрәҗәгә җиткерелде ки, шундый адымнарга барырга мәҗбүрләр. Башкортстанда хәрби комиссариатларны яндыру башланганда илдән киткән идем инде.

— Бу сугыштан соң нәрсә көтәсез?

— Дөресен әйткәндә, ике юл кала. Беренчесе – Русия үзенең җиңелүен нәфрәт белән кабул итеп йомыла һәм Төньяк Кореяга әверелә. Әмма ул мондый юлга баса алмый. Моны Совет берлеге таркалганда Русия Төрекмәнстан кебек йомылган булса гына эшләп булыр иде. Бездә халык 30 ел дәвамында ирекне иснәп калды, чит ил технологияләрен кулланды. Бүген яшьләргә совет чоры идеалларын сеңдереп кара, алар моны кабул итмәячәк. Шуңа күрә мин икенче юл бар дип уйлыйм. Бу – Русиянең әлеге сугыш белән үзенә кабер казуы. Путин Кырымны басып алганнан соң, патша кебек, ахыргы көннәренә кадәр яши ала иде. 24 февраль моңа нокта куйды. Хәтта беректәшләре дә читләште.

— Татарстан белән Башкортстанга бәйсезлек юлы ачылырга мөмкинме?

—Татарстан белән Башкортстан гына түгел, башка төбәкләргә дә бу юл ачылачак. Уйлап карасаң, Башкортстан Куандык коридорыннан (Оренбур коридоры) башка берничек тә яши алмый. Элек Башкортстан белән Казакъстан чиктәш булган. Соңрак ул җирләрне Сталин Оренбурга биргән. Чуашлар, удмуртлар да Русиядән китәр дип уйлыйм.

— Милли республикаларда халык моңа әзерме? Без бүген татарлар арасында да сугышны хуплаган кешеләрнең күп булуын күрәбез.

— Бүгенге репрессия вакытында бәйсезлек тарафдарлары үзләрен күрсәтми. Беренче мөмкинлек булуга, калкып чыгачаклар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG