Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Украинага каршы сугышучы башкортстаннарга шәхсән үзе һуманитар ярдәм илтәчәген әйтте


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Әлегә моның кайчан буласы төгәл хәбәр ители, Хәбиров "кышка таба" дигән.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров узган атнада республикадан җибәрелгән һуманитар йөкләрнең инде икенчесе ияләренә – Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге башкорт батальоннары ихтыяриларына уңышлы гына барып җитүе турында хәбәр итте. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә 23 октябрь кичендә язды.

Ихтыярилар җылы кием, йоклау өчен капчык, дарулар гына түгел, өйләреннән җибәрелгән әйберләрне дә алды, диде ул. Сугышчылар музыка кораллары да сораган булган, аларны да тапшырулары әйтелә.

Шул ук вакытта Радий Хәбиров бу һуманитар йөкнең соңгысы булмавын искәртә. Ул Украинадагы сугышта катнашучы башкортстаннарга "кышка таба" кирәкле әйберләрнең бер өлешен үзе китерәчәге турында белдерде.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач та Хәбиров беренчеләрдән булып бу сугышны хуплап чыккан иде.
  • Шул вакыттан бирле Башкортстан Украинаның Русия басып алган төбәкләренә һуманитар олаулар җибәрүдә дә, Путин башлаган сугышка ихтыяриларын озатуда да актив булды.
  • Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.
  • 18 сентябрьдә Башкортстанның Шәйморатов батальонында беренче үлем рәсми танылды. 28 яшьлек Денис Фәтхетдиновның ике улы ятим калды, ул 11 сентябрьдә һәлак булган.
  • Шул ук вакытта Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге батальонның икенче төркемен җыячаклар, беренче батальон инде тупланып беткән. Салават Юлаев батальоны төзү турында 1 октябрьдә билгеле булды. Юмагужин батальонга хәрби операцияләрдә катнашкан кешеләр җыелачак, диде.
  • Хәбиров хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк дип искәртте һәм иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү дип, республика җитәкчеләренең исенә төшерде.
  • Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 241 кеше һәлак булган. Бу Идел буенда беренче урын. "Медиазона" җыйган мәгълүматка караганда, республика Русиядә Дагыстан һәм Бурятиядән соң өченче урында килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG