Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ун еллык чит ил паспорты бирә башлаганнан соң, Казанда зур чиратлар хасил булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә 10 еллык биометрик чит ил паспортларын бирү быел февраль башында туктатылган иде, 1 июньнән яңадан бирә башладылар.

Казанның Чехов урамындагы паспорт өстәленә зур чиратлар җыелган – кешеләр үзләрен кабул итүне сәгать ярым тирәсе көтеп тора. Бу хәл инде кимендә өч атна дәвам итә, дип хәбәр иткән "Бизнес Online"-га укучылары. Басма хәбәрчесе урында булып бу хәлнең чынлап та дөрес булуын ачыклаган.

Әлеге чиратлар 10 еллык биометрик чит ил паспортларын бирү белән бәйле, дип яза басма. Аларны быел 2 февральдән башлап вакытлыча бирми башлаганнар иде, моны документка урнаштырыла торган микросхемнарга ихтыяҗ зур дип аңлаттылар. Дүрт ай үткәч, 1 июньнән башлап Русия эчке эшләр министрлыгы ун еллык чит ил паспортларына гаризаларны яңадан кабул итә башлады.

Басмага эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, миграция мәсьәләләре бүлекчәләре гадәти тәртиптә эшли һәм яңа буын паспортларны ясатуга гаризаларны алуын дәвам итә. Микросхемнар мәсьәләсе җайга салынган дип белдергәннәр министрлыкта. Шул ук вакытта эчке эшләр министрлыгы кирәк булмаганда паспорт алмаска киңәш иткән.

"Гаризаларны күпләп тапшырулар булмасын өчен, аеруча кирәк булмаганда (Русиядән читкә чыгу кирәк булмаса) җәйге чорда чит ил паспортларын рәсмиләштерми торуны, паспортны башка уңайлы вакытта алуны сорыйбыз", дигәннәр эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

  • Былтыр Татарстанда гыйнвар-ноябрь айларында 149 мең 748 чит ил паспорты биргәннәр. Аеруча яңа буын чит ил паспортлары күп бирелгән, шундый барлыгы 100 мең 863 документ алганнар, бу алдагы елгы шул ук чорыннан 36,1 процентка күбрәк.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Мөһаҗирлекнең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
  • 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак.
  • Аерым алганда, былтыр март аенда Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Төркиягә күчеп китте.
  • Күптән түгел Путин русияләрнең чит илгә агымын киметү өчен чаралар күрергә кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG