Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин русияләрнең чит илгә агымын киметү өчен чаралар күрергә кушты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул имзалаган фәрманда әйтелгәнчә, 2022 елда социаль-икътисади шартлар үзгәрү сәбәпле, русияләр арасында чит илгә күчеп китүчеләр арткан.

Русия хакимиятләре халыкның чит илгә агымын киметү өчен өстәмә чаралар күрергә тиеш. Илнең Дәүләт миграция сәясәте консепциясенә шундый пункт өстәлгән. Русия президенты Владимир Путин имзалаган бу фәрман бүген хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Документта әйтелгәнчә, 2022 елда социаль-икътисади шартлар үзгәрү сәбәпле, русияләр арасында чит илгә күчеп китүчеләр арткан. "Моның белән бәйле рәвештә, Русия халкының чит илгә агымын киметә торган финанс, социаль һәм башка механизмнар булдыру өчен өстәмә чаралар күрү таләп ителә", диелә документта. Төгәл нинди чаралар күрергә кирәклеге әйтелми.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
  • Узган елның көзеннән Башкортстаннан чит илләргә 13 мең 613 кеше (шуларның 10 мең 615е – БДБ илләренә) күченгән.
  • 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак. Мәҗбүри эмиграция аркасында татарларның бер өлеше, аеруча яшь һәм актив катламы кем кая таралды. Бер өлеше Төркиядә урнашты.
  • Казаннан китүчеләрнең күбесе Төркиягә килеп төпләнергә туры килүне шәхси фаҗига дип кабул итә. Йорт, фатирларын, туганнарын, дусларын, бизнес, уңай мохитен калдырып ашык-пошык чыгып китәргә туры килде. Ә алда – билгесезлек.
  • Азатлык мөһаҗирлектә оешучы яңа татар дөньясын Казакъстан һәм Кыргызстан мисалында да карады. Казакъстанга күченеп китүчеләр арасында төпләнеп калучылар да, шул ук вакытта Русиядә сугышка дип ирләрне чүпләү эше берникадәр тынгач, кайтып китүчеләр дә булды. Аларның бер өлеше Татарстан белән Башкортстанда калган гаиләләрен сагынды, икенче өлешенең яшәргә акчасы калмады, урнаша алмады. Һәрберсенең үз сәбәпләре. Калучыларның күпчелеге йә Казакъстан башкаласы Астанада, йә Алматы шәһәрендә урнашып калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG