Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөһаҗирлектә оешучы яңа татар дөньясы. Кыргызстан мисалы


Русия илчелеге каршында Украина сугышына каршы чара
Русия илчелеге каршында Украина сугышына каршы чара

Кыргызстанда элек-электән татар кызларына өйләнү бер дәрәҗә саналган, укытучылар да күпчелектә татарлар булган. 1990нчы елларда татарларның күпчелеге Татарстан һәм Башкортстанга кайтып китсә, мобилизация башлангач килүчеләр тагын арткан.

Хәзерге вакытта Кыргызстанда, төрле мәгълүматларга караганда, 27 меңнән 40 меңгә кадәр татар яши. Аларның күбесе Бишкәк, Ош, Таш-Күмер, Күк-Янгак, Кара-Балта, Карасу, Кызыл Кыя, Сулюкта, Талас, Такманда тора. Русиядә мобилизация башлангач, күпме татарның илгә килүе билгеле түгел.

Кыргызстан чиген узган русияләр турында да төрле саннар әйтелә. Мисал өчен чик хезмәте 2022 елның тугыз аенда 479 мең русияле килде дисә, Дигиталь үсеш министры - 192 мең диде. Аларның күпчелеге Кыргызстаннан башка илләргә киткәне әйтелә.

Кыргызстанда ярты ел проблемсыз яшәп була. Бер ай бернинди теркәлүсез генә яшисең, теркәлгәннән соң, тагын алты айга калырга мөмкин.

Чаллының 24нче мәктәбендә укыткан, 1 сентябрьдә эшеннән алынган Раушан Вәлиуллин да гаиләсе белән Кыргызстанда. Аның сүзләренчә, урамнарда, сәүдә үзәкләрендә шактый русиялене күрергә мөмкин.

Аның әйтүенчә, кыргыз теле татар теленә охшаш һәм ул тугандаш халык белән бары татар телендә генә сөйләшә.

Татарлар Кыргызстанга XIX гасырның икенче яртысында күченә башлый, болар башлыча сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, дин әһелләре була. XIX гасыр ахырындагы ачлык та күп кешеләрне яшәгән урыннарын ташлап китәргә мәҗбүр иткән.

Кыргызстандагы беренче тәрҗемәчеләр, Русия белән Кыргызстан ханнары арасындагы арадашчылар татарлар була. Кыргыз һәм татар телләренең охшашлыгы аркасында Русиядән килгән татар илчеләре телне җиңел үзләштергәннәр, тиз арада кыргыз аксөякләре белән элемтәләр җайлаганнар.

Кыргызстанда яңа төр мәктәпләр төзелә башлагач, беренче укытучылар татарлар булган, беренче уку әсбапларын Казаннан китергәннәр, татар сүз сәнгатенең кыргыз әдәбияты тарихындагы роле һәм татарларның сәүдә-эшмәкәрлек өлкәсенә керткән өлеше дә зур.

Тарих ул чордагы татар хатын-кызларының башка милләтләргә караганда белемлерәк булуын сөйли. 1920-1930 елларда татар укытучылары кыргыз милли интеллигенциясен формалаштыруга зур өлеш кертә.

Хәзерге вакытта Бишкәктә "Туган тел" татар-башкорт милли-мәдәни үзәге эшли, 1991 елда Ош шәһәрендә "Илкәем" татар-башкорт милли үзәге ачыла, Токмак шәһәрендә "Идел" татар мәдәни үзәге эшләп килә.

"Туган тел" үзәгенең җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова оешманы инде 35 ел җитәкли. Ул 2022 елда килгән татарларга эш яки торак мәсьәләсендә ярдәм иттек ди.

— Үзебезнең ансамблебез, хорыбыз, балалар бию ансамбле бар, үзәктә аксакаллар шурасы, "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсе, яшьләр берлеге эшли. Дәүләт радиоканалында атнага бер татар телендә "Туган тел" тапшыруыбыз чыга. Үзебезнең тәрбия-белем үзәге бар, Татарстан җитәкчелеге безгә – җиһазлар, хөкүмәт бина бирде. Анда Каюм Насыйри исемендәге татар сыйныфы эшли, укучыларыбыз озайтылган көн дәресләрендә шөгыльләнәләр, робототехникага өйрәнәләр.

Кыргызстанда татарларны бик ихтирам итәләр. Монда беренче мәктәпләр татар мәктәпләре була, татар әлифбасы белән укыйлар. Беренче килгән муллалар, сәүдәгәрләр – татарлар, шахта эшендә беренче – татарлар, күн эшкәртүдә – татарлар. Язучы Чыңгыз Айтматовның бабасы Хәмзә байлар да шул сәүдәгәрләрдән булган.

Бишкәктә үзәк мәчетне татарлар салган, анда гарәп имласы белән татар мәчете дип язылган. Татарларга монда элек-электән яхшы караш. Безнең җитәкчеләрнең гәүдәсе кыргыз булса, башы – татар, диләр, алар башлы, эшчән дип санала. Татарларга монда һәр җирдә ишек ачык. Шуңа күрә 2022 елда килгән татарлар эш яки торак мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итсә, барысына да ярдәм иттек.

Кыргызстанга килүче татарлар арасында Чуашстан, Оренбур, Себердән килүчеләр бар, табигый, Татарстаннан килүчеләр күбрәк. Менә җиде егетне Каракол (Иссык Күл) эшмәкәрләре янына җибәрдек, аларга фатир һәм эш биреп, алар хәзергә шунда яшәп торалар. Минем үземнең өемдә дә торучылар булды. Кыргызлар арасында да килүчеләргә начар караучы юк.

Гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Алар да безнең җәмгыятькә килә, аралаша. Алар "без монда килеп, үзебезне чын татар итеп хис итәбез, Татарстанда торып, татар икәнебезне белмәгәнбез", диләр", ди Үлмәскулова.

Бишкәктә яшәүче татар кызы Диана Такутдинова татарларның монда күченү тарихы бик киң дип әйтә. Ул бу хакта фәнни эш язган.

"Кайбер нәселләр монда күптәннән яши. Кытайдан качучылар, Русиядән качучылар булган. Кыргызларның безгә мөнәсәбәте һәрвакыт яхшы булды. Дөресен әйткәндә, кыргызлар татар кызларын кияүгә алырга яраткан, чөнки, беренчедән, дин уртак, икенчедән, телләр бик охшаш булмаса да, ике төрки телдә аңлашуы авыр түгел, өченчедән, татар кызлары гаилә җанлы, матур була. Чыңгыз Айтматовның әнисе дә, элекке президент Алмазбек Атамбаеның хатыны Рәйсә апа да бик акыллы, укымышлы ханым, аларда зәвык хисе бар, алар бик пөхтә. Моны ишеткәннәремнән, күргәннәремнән чыгып әйтә алам.

Өстәп шуны да әйтәсем килә: татарлар монда аерым укмашып яшәми. Безне ниндидер иҗтимагый оешмалар яки сабантуй кебек бәйрәмнәр берләштерә. Ниндидер татар исемен йөрткән урамнар да юк. Шул Муса Җәлил урамы бар, татар кешесе төзегән мәчет бар, күптән түгел Гәрәев исемендә ботаник бакча ачылды. Ягъни татарларга бәйле урыннар күп, әмма нәкъ менә татарлар гына җыелып яшәгән мәхәлләләр юк. Иссык Күл өлкәсендәге Караколда татарлар гына яшәүче берничә урам бар. Татарларның бик зур өлеше Бишкәктә яши, төбәкләрдә бик аз калды", ди Такутдинова.

Аның әйтүенчә, татарлар арасында мөһаҗирлекнең кире дулкыны 1991 елда, Совет берлеге таркалып, Кыргызстан бәйсезлек алгач башлана. 2005 елда – икенче дулкыны була.

"Ягъни Кыргызстанда ниндидер инкыйлаб узган саен, урыс һәм татар җәмәгатьчелегенең бер өлеше тарихи ватанына кайтып китә — кем Татарстанга, кем Башкортстанга. Шәхсән минем татар җәмгыятендә танышкан дус кызларымның барысы да яки ул якларга кияүгә чыкты, яки Казанга эшләргә китеп, шунда яшәргә калды. Шуңа күрә хәзер Кыргызстанда татарлар саны кимеп килә. Рәсми саннар үзгәрмәде, интернетта шул ук саннар атала, әмма фактта алар кимрәк.

Соңгы вакыйгалар аркасында Татарстан татарлары Кыргызстанга кабат килә башлады. Безнең диаспорага гына 5-6 егет килде, бу әле мин үзем очратып, чакырган кешеләр генә. Хәзер Бишкәккә килгән татарларны җәмгыятькә җәлеп итәргә, булышырга тырышабыз. Туганлык хисе арта. Аларның да читләшмичә җәмгыять тормышында актив катнашырга тырышуы сөендерә", ди Такутдинова.

2022 елда Чаллыдан Кыргызстанга күченгән Каюмовлар гаиләсе шундыйлардан.​ Рузанна Каюмова һәрвакыт Төркиягә китү турында уйланган, әмма язмыш аларны Кыргызстанга китергән.

— Ел дәвамында иремә чит илләрдән эшкә кагылышлы берничә тәкъдим килде. Аларның берсе Бишкәктән иде. Безгә иң ошаганы шул булды. Ирем Бишкәк ширкәтендә эшли, мин бала белән декретта утырам һәм шул ук вакытта өйдән торып эшлим.

Кыргызстанда яхшы. Әлбәттә, тормыш дәрәҗәсе түбәнрәк, социаль катламнарга аерылу сизелә, моны ничек аңлатырга да белмим.

Монда искиткеч табигать, балалар бакчалары системы күпкә яхшырак, һәм халыкның үз иленә карата гаять зур мәхәббәте күзгә ташлана.

Кешеләр кунакчыл. Алар сиңа урамда елмаялар, безнең нинди телдә сөйләшүебез белән кызыксыналар, баланың туган телендә сөйләшүенә сокланалар.

Әлбәттә, чит ил кешесе буларак файдаланырга теләүчеләр дә юк түгел. 1500 долларга арендага фатир төртүчеләр дә бар, кибеттә чиратта басып торганда сине читтән килүче буларак бераз кимсетүчеләр дә очрый. Безгә ничектер 700 сумга йөзем саттылар. Мин ялгыш санадылар дип уйладым, ә миңа "безнең өчен (читтән килгәннәр өчен) йөзем кыйммәтрәк тора" диделәр. Бу хәзер көлке, ә ул вакытта, әлбәттә, күңелсез булды. Уртак тарихлы һәм нигездә бер диндәге кешеләр була торып, үзеңне ничек шулай кешелексез тотып була алуына ышана алмадым.

Сентябрьдә һәм октябрьдә русияләр килгәч, күбрәк файда алу өчен арендаланган фатирлардан җирле халыкны куып чыгарулар да булды. Бик аяныч хәл. Төрле кешеләр бар, шулай да күпчелеге игелекле.

Мондагы татар диаспорасы оешмасы - бер өмет утравы. Киләбез, алар белән аралашабыз. Мондагы татарлар 3-4 телне яхшы белә һәм үз балаларын да өйрәтә. Барысы да бик ярдәмчел һәм игелекле, якты һәм талантлы. Шушы кешеләр аркасында без Кыргызстанны яраттык һәм үзебезне таныш мохиттә кебек тоябыз. Бу мохит – йөрәктә", ди ул.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG