Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөһаҗирлектә оешучы яңа татар дөньясы. Казакъстан мисалы


Казакъстан чигендәге Маштаково тикшерү пунктында Русиядән килүчеләр

Казакъстанда якынча 200 мең татар яши. Путин башлаган сугыш һәм мобилизация аркасында бу илгә тагын шактый татар килде. Астана һәм Алматыда алар яңа тормыш башларга тырыша. Яңа мөһаҗирләр дулкыны Казакъстандагы татарлар санын үзгәртерме? Анда яңа татар мохите барлыкка килерме?

Быел Казакъстан чиген 2 млн 900 мең русияле узган. Аларның күпмесе татар, күпмесе башкорт — билгесез. Ни теге як, ни бу як санамый. Татар белән башкорт русияле санына керә. Казакъстанның яңа тарихында русияләрнең мондый зур ташкын булып килүе беренче тапкыр. Сәбәбе — Путин игълан иткән мобилизация. 21 сентябрьдә Русиянең һава аланнарында ыгы-зыгы, бәяләр котырып үссә дә, кешеләр Төркиягә чыгып китү ягын карады. Бер-ике көндә Русия-Грузия чигендә чакрымнарга сузылган чиратлар хасил булды, кешеләр берничә тәүлек урамда кунарга мәҗбүр булды, ришвәткә күп акча тоту очраклары да шактый булды.

Шундый ук чиратлар Русия белән Казакъстан чигендә дә барлыкка килде. Кешеләр, ә болар башлыча сугышка барырга курыккан ир-егетләр, Казакъстанга китүне хуп күрде. Оренбур, Чиләбе, Сарытау, Әстерхан якларыннан кешеләр Актүбә, Җаек, Аксай, Петропавловски һәм Казакъстанның башка шәһәрләренә килде. Азатлык бу теманы киң яктыртты һәм анда барып урнашучылар белән тыгыз элемтәдә торды.

Күченеп китүчеләр арасында төпләнеп калучылар да, шул ук вакытта Русиядә сугышка дип ирләрне чүпләү эше берникадәр тынгач, кайтып китүчеләр дә булды. Аларның бер өлеше Татарстан белән Башкортстанда калган гаиләләрен сагынды, икенче өлешенең яшәргә акчасы калмады, урнаша алмады. Һәрберсенең үз сәбәпләре. Калучыларның күпчелеге йә Казакъстан башкаласы Астанада, йә Алматы шәһәрендә урнашып калды.

Русия белән Казакъстан чигендә урнашкан Актүбәдә яшәүче татарлар милләттәшләрен оешкан төстә кабул итүчеләрнең берсе булды. Әмма андагы татарлар Азатлыкка сугыштан качып килүче татарлар ул шәһәрдә калмаганын сөйләде. Җаекта да берничә көн кунган татар һәм башкортларның күпчелеге юлын дәвам иткән. Гәрчә бу ике шәһәрдә татарларның саны шактый.

Казакъстанның Семей шәһәре көнчыгышта урнашкан, анда 9 мең чамасы татар яши дип исәпләнә. Ул Астана белән Алматыдан ераграк, кечкенә шәһәр, мобилизациядән качып китүчеләр башта анда барып җитә алмады. Башка шәһәрләрдә фатир бәяләре арта башлагач татарлар бу якларга да барып җитте, әмма яшәүләре күп очракта вакытлыча булган. Семейдагы татарлар кем ничек булдыра алды, каршы алды, үзләрендә яшәтте. Килүчеләр берникадәр вакыттан йә Татарстан белән Башкортстанга кире кайтты, йә юлларын арытаба дәвам итте, кем Төркиягә, кем Европага китте.

Бу хакта безгә Семейда яшәүче Диләнур Ахунҗанова сөйләде. Аның фикеренчә, татар белән башкортның да, башка русияләрнең дә Казакъстанга килүе табигый иде.

— Татарлар күп очракта Казакъстанның көнбатыш ягында урнашты, чөнки ул Татарстанга якын, машинада 8-10 сәгатьлек юл үтәсе. Ә Семейга барып җитәсе авыррак, — ди ул. Аларның гаиләсе дә мобилизациядән качып китүче татарларны үзләрендә сыендырды. — Кешеләрнең Казакъстанга килүе табигый, чөнки бу Русиягә терәлеп торган дәүләт. Татарстанга, Башкортстанга иң якын чикләр. Вакытлыча яшәп алыр өчен уңайлы. Туганнар белән очрашырга да, килеп-китү дә җиңел. Бусы – бер. Казакълар белән безнең тел якын. Татар телен белсәң, казакъ телен аңларга, сөйләшергә проблем юк. Бусы – ике. Яшәү шартлары ягыннан да кулай, Русия ватандашларына шактый лояль яшәү кануннары, чикне узганда виза кирәкми, 90 көн бернинди проблемсыз яшәп була, вакытлыча яшәү рөхсәте кәгазьләрен ясау, үз эшеңне ачу җиңел.

Уңайсызлыклардан, Казакъстан – русияләр иң күпләп килгән ил, эш табу, яшәү ягыннан кыенлыклар туа.

Казакъстан татарларны, башка илләрдән аермалы буларак, күпләп каршы алды һәм бу дәүләттә яшәүче татарлар үз милләттәшләренә аерым бер илтифат күрсәтте, һәр шәһәрдә ярдәм оештыра алуы белән аерылып торды.

— Татарлар татарларны бик теләп кабул итте, хәлләре, мөмкинлеге булган кадәр ярдәм итте. Үзебез дә, башка таныш татарлар да тиз оешты, мөһаҗирләрнең авырлыкларын киметергә тырышты. Яшәү урынын табу, урнаштыру, эш урынын табу, юридик консультацияләр, финанс ярдәм – болар барысы да тиз генә туган ягыннан чыгып китәргә мөҗбүр булган кешеләр өчен мөһим. Чит дәүләтнең үз үзенчәлекләре, — ди ул. — Бер яктан, бу безнең оешканлыкны күрсәтте, килүче татарлар да башка җирдә милләттәшләрнең булуның, татар булуның никадәр мөһим, кадерле булуын күрә алды.

Диләнүр Казакъстандагы Семей шәһәре татар тарихы белән нык бәйле дип искә ала һәм бүгенге мөһаҗирләр андагы тормышка яңа сулыш бирә алыр иде дип сөйли. Чынбарлыкта моны оештыру авыр булачагын да аңлый ул.

Диләнүр сүзләренчә, Казакъстанга хәзер килүчеләр арасында күбесенчә читтән торып эшли алучылар, онлайн утырып акча эшләүчеләр, алар күп очракта Казакъстанны вакытлыча сыену урыны итеп кабул итә. Сәяси вазгыять уңай якка үзгәргәч, күбесе йә кире кайтырга уйлый, йә шартлары тагын да яхшырак булган, имин, үсеш алган илләргә китүне планлаштыра.

— Күпмедер күләмдә татарлар Казакъстанда да калыр, тамыр да җәер. Аеруча Казанга якын җирләрдә, яки Казан белән һава бәйләнеше булган шәһәрләрдә, мәсәлән, Алматы белән Астанада яшәргә уңайлы дип таба алалар, — дип дәвам итә ул. — Үзем яшәгән Семейда да, башка урыннарда да татарларның яшәп калуларын теләр идем, чөнки бу татарга яңа сулыш бирериде. Татар мохитен көчәйтер иде, чөнки килүчеләр арасында татар җанлылар, талант, акыл ияләре күп. Икенче яктан, бу очракта Татарстан белән Башкортстанда татар факторы кимиячәк.

Казакъстан һәм татарлар. Уртак тарих

Казакъстанда татарларның барлыкка килүе XVI гасырның икенче яртысында, урыс гаскәрләре татар дәүләтләрен яулап алганнан соң башлана. Идел буе татарлары Урал, Себер, Урта Азиягә чыгып китә.

XVIII гасырда татарларның илдән китүе кабатлана. Сәбәбе – урыс империясендә чукындыру сәясәтенең көчәюе. Шул ук вакытта урыс империясе татарларның Урта Азиягә, шул исәптән Казакъстанга күпләп китүен хуплый, алар ярдәмендә сәүдә, икътисад элемтәләрен булдырырга тели. Әби патша татарларны үз хезмәтенә күбрәк ала башлый, җавап итеп казакъ далаларында мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр ачарга рөхсәт ителә, татар сәүдәгәрләренә, сәнәгатьчеләренә төрле өстенлекләр бирелә.

Урта Азияне колонизацияләү сәясәте аркасында XIX гасыр азагына Петропавловски, Семей, Җаек, Актүбә, Костанай, Алматы кебек шәһәрләрдә зур татар мәхәлләләре барлыкка килә. Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар ачкан мәктәп, мәдрәсәләр көчле уку йортлары була, казакълар биредә татар мөгаллимнәреннән белем ала. Казакъларның танылган шагыйре Абай Кунанбаев укытучысы да Семей мәдрәсәсендәге татар була.

Казакъстандагы татарлар саны 1921 елдагы ачлык вакытында да арта, Идел буенда яшәүче татарлар бирегә ризык эзләп килә һәм шунда кала. Аннары совет чорындагы индустриализация, көчләп уздырылган коллективизация вакытында да Казакъстанда татарлар саны арта. Кулак дип танылган татар имамнары, сәүдәгәрләренең бер өлеше Казакъстан далаларына сөрелә. Тик 1930-40нчы елларда татарлар ачкан мәктәп, мәдрәсә, мәчетләр большевиклар тарафыннан ябыла.

Татарларның Казакъстанга килүнең чираттагы дулкыны 1950-60нчы елларда колхоз-совхозлар кору чорында була, кешеләр анда "целина җирләрен" эшкәртергә дип килә, шул исәптән татарлар да.

2022 елда Казакъстанга килгән 2 миллион 900 мең русияле арасында Казаннан рәссам Руслан Ибраһим да бар. Ул мобилизация игълан ителгәч Казакъстанга чыгып киткән. Гаиләсе Казанда калган. Берничә ай инде алар аерым яши, аралашу интернет аша бара. Казакъстанга чыгып китүен ул гади итеп аңлата: бу – Татарстанга иң якын бәйсез чит дәүләт һәм чикне узуда проблемнар юк. Моннан тыш ул Казакъстанны иң үзенчәлекле төрки дәүләт дип саный, татарларның тарихы белән тыгыз бәйле булганга күрә биредә татарлар өчен артык проблемнар тумас дип ышанып юлга чыгып киткән. Миңа биредә ошый, күптәннән төркиләр күпчелектә булган шәһәрдә, дәүләттә яшисем килә һәм бу тәҗрибә әлегә миңа ошый дип хисләре белән уртаклаша Руслан.

— Казакъстанга машинада килдем. Бу иң тиз һәм җайлы ысул иде. Мине төрки дөнья кызыксындыра. Кешеләр Грузия, Әрмәнстанга киткәндә, миңа казакълар якынрак. Миңа бу иҗат өчен дә кызык, тәҗрибә өчен дә. Төрки дөньяда таныласым килә, Казакъстан үсеш алган дәүләт һәм шул ук вакытта казакълар үз үзенчәлекләрен дә саклый, — ди Руслан. — Казакълар безгә яхшы мөнәсәббәттә, бик ярата, якын итә. Якты чырай күрсәтелгәндә, яңа урын, яңа кануннар кебек уңайсызлыкларны җиңеп чыгу җиңелрәк.

Руслан Астанада яши. Аның кебек татарлар шактый, төгәл санны берсе дә чамалап та әйтә алмый, чөнки сентябрьдә килүчеләр арасында кире Татарстанга, Башкорстанга кайтып китүчеләр дә бар, ди.

Ул үзенең биредә күпме каласын белми. Төпләнеп калу турында да уйлыйм, әмма башка төрки илләрдә дә, мәсәлән, Кыргызстанда яшәп карыйсым килә, ди ул. Руслан үзен мөһаҗир дип санамый. Төрки илләргә килүче татарларны мөһаҗир дип атау белән дә килешми, татар белән казакълар кардәш халыклар дигәнгә басым ясап "үземне туган җирдә дип саныйм", дип әйтә. Әмма бирегә килүче татарларларның күпчелеге Казакъстанда вакытлыча яши дип санавын яшерми. "Гәрчә, Русиягә караганда татарларга Казакъстанда яшәү күпкә отышлырак, уңайлырак", дип әйтә ул.

Ибраһимов биредә яңа татар дөньясы барлыкка килүен тели, әмма моның өчен сан кирәк ди ул. Бүген монда, иртәгә кая китәсен белмәгән кешеләр белән мохит, яңа татар дөньясын тудыру авыр ди ул.

Казакъстанда туып-үскән тел активисты, блогер Марсэль Ганеев Казакъстанда яңа татар дөньясы барлыкка килә алуына шикләнеп карый. Татарлар Казакъстанда яшәп калырмы, үзләренә урын табармы – әйтә алмый. Дөнья шулкадәр тотрыксыз, иртәгә ни буласын белеп булмый, кемдер калыр, кемдәр китәр, ди ул.

Казакъстандагы яңа татар мөһаҗирләре урнашып, артык зур көчкә ия булуына да ышанмый ул. Шулай да татарларның Казакъстанга килүен начар түгел дип саный. Ике халык та җиңел уртак тел таба ала, чөнки татарларның казакъларга менталитеты якын, алар бер-берсен белә, таный, якын күрә дип сөйләде ул Азатлыкка.

Мобилизация башлангач, Марсэль дә татарларны Казакъстанда урнаштыру эше белән шөгыльләнде, ярдәм итте. Казакъларның Русиядән килүчеләргә карата мөнәсәбәте төрле була ала, урысларның күпләп килеп тулуына аларның карашы тискәре дә була ала, әмма татарларга үзгә караш булды дип аңлата ул. Казакъстанда татарларга бәйле бай тарих та бар, аерым кешеләрнең нәселләрендә татар каны бар, казакъ милли интеллигенциясе татарларның мәгърифәтчелек белән шөгыльләнүен яхшы хәтерли, моны ихтирам итә ди ул.

— Русиядән килүчеләргә карата төрле караш, төрле хисләр бар. Казакъстанда соңгы елларда милләтчелек көчәйде, урыслаштыру, урыс дөньясына караш кискен тискәре якка борылды. Ә килүчеләр арасында империалистик карашлы кешеләр дә күп. Алар үзләрен шундый карашта булуын белмәскә, сизмәскә дә мөмкин, әмма урыс булмаган халыклар, казакълар моны бик тиз тоемлый, шуңа бу тема бездә бик четерекле, — дип аңлата ул. — Казакълар килүчеләргә сак карый. Русиядән килүче урысларда проблем бар. Ә менә татарларда андый мәсьәлә тумады, татарлар үз телләрендә, казакъ сүзләрен кыстырып сөйләшергә тырыша. Алар милли темада үзләре дә изелгән, Русиянең колониаль сәясәте аркасында татар теленең нинди хәлдә булуын белә, аңлый.

Мәсәлән, Алматыда татарлар күпләп урнашты. Казаннар, Чаллылар шактый. Фатир табу авыррак, әмма татарларга ишек ачык булды, чөнки казакълар татарларга яхшы мөнәсәбәттә. 1990нчы елларда Казакъстаннан Татарстанга кайтып китүче татарлар булды. Әти-әниләре өлкән, алар республикада калды, ә менә балалары кире Казакъстанга кайтты. Бу массалы күренеш түгел, әмма шундый ике очракны беләм.

XXI гасыр мөһаҗирләре Казакъстанда гасырлар буена яшәүче татарлардан аерыла. Бүген биредә яшәүчеләрнең күпчелеге "целина"га килеп акча эшләргә теләүче татарлар нәселләре. Алар вакытында үз теләге белән киткән татарлар. Казан, Себер, Әстерхан, Кырым ханлыклары җимерелеп, урыс патшалары оештырган көчләп чукындырудан качкан татарлар казакъ далаларында сыену, котылу тапкан. Сугыш, кан, фаҗига, үлемнән котылу XVI-XVII гасырда булган вакыйгаларның бер өлеше янә кабатлана.

Ни өчен татар-башкортлар күченү урыны итеп Казакъстанны сайлый

Уңай яклары

  • Охшаш менталитет
  • Татарча, башкортча белүчеләргә казакъ телен аңлау җиңел
  • Казакъча белмәгәннәр өчен урыс теле кулланышта
  • Дин, гореф-гадәтләр уртак
  • Мәчетләр күп, хәләл ризык табу җиңел
  • Вакытлыча яшәү документларын ясау авыр түгел
  • Төрки халыкларга уңай мөнәсәбәт
  • Дигитальләштерү алга киткән, күп мәсьәлә интернет аша хәл ителә
  • Банк системы уңай
  • Чикне узу җиңел. Казаннан Астана, Алматыга туры очышлар бар, тимер юл, машина белән дә барып була
  • Бизнес ачып эшләргә шартлар уңай

Тискәре яклары

  • Салкын кыш
  • Экология проблемнары. Мәсәлән, Алматыда газ, төтен. Астанада көчле җилләр һәм күмер якканга анда да төтен
  • Астана белән Алматы шәһәрләрендә урамда машина тыгымнары зур
  • Кешеләр күпләп килү аркасында аренда бәяләре арту. Ризык, башка хезмәтләргә дә бәяләр үсүе. Русиядән килүчеләрнең керемнәре күп очракта Русия сумына бәйле, ул аска тәгәрәгәндә проблемнар туа ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

2022 нәтиҗәләре

XS
SM
MD
LG