Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзеңне кунак кебек тот!" яки "Телләре татарчага охшаш": Кыргызстанга китүчеләр — кунакмы, илгә акча кертүчеме?


Кыргызстан байрагы

Илья Варламовның Кыргызстанның хезмәт күрсәтү өлкәсен тәнкыйтьләгәннән соң аңа "кунак булсаң, тыйнак бул" рәвешендә җаваплар килде. Ә менә Кыргызстанга күчеп киткән Татарстан кешеләре илдә үзләренә яхшы мөнәсәбәт булуын сөйләде.

Журналист һәм блогер Илья Варламовның "Үзеңне кунак кебек тот!" башисеме белән чыккан посты социаль челтәрләрдә шау-шу уятты.

Берсе дә мине чәчәк һәм бишбармак тотып каршы алмады, мин кемгәдер нәрсәдер тиеш түгел

Варламов Кыргызстан инфраструктурасын, илдән хезмәт күрсәтү өлкәсен тәнкыйтьләгәннән соң, "Син кунакта, үзеңне кунак итеп тот!" рәвешендәге ачулы хәбәрләр алган. Аларга мөрәҗәгать итеп блогер Кыргызстанда мин кунак түгел, ә клиент дип язды.

"Иң әүвәл, әйдәгез, кунакта булуның нәрсә булуын ачыклыйк. Илдә кунакта булып булмый. Мине, мәсәлән, Кыргызстанга беркем дә чакырмады. Мин үзем очкычка билет алдым һәм үземә кунакханә ялладым. "Кунак булу" турында директка язган кешеләрнең берсе дә мине чәчәк һәм бишбармак тотып каршы алмады, мин кемгәдер нәрсәдер тиеш түгел.

Моннан да бигрәк, сезнең искиткеч илегезгә килүче кешеләргә кунак итеп түгел, клиент итеп карарга кирәк. Ахыр чиктә алар сездә акчаларын туздырырга һәм сездәге хезмәтләрдән кулланырга килә. Ә клиент һәрвакыт хаклы", диде ул.

"Ошамаса, кит" дигән карашны Варламов деградациягә юл дип саный, клиентка ни ошамаганын тыңлау һәм моны төзәтү күпкә отышлырак, ди.

"Читтән яңгыраган тәнкыйть һәм читтән бәяләү эшкуарга үсәргә һәм яхшырырга ярдәм итә. Һәм бүген, Кыргызстанга Русиядән бик күп кеше килгән заманда, аларның авызын томаларга кирәкми. Киресенчә, аларны тыңлагыз, кайсы хезмәтләр җитешмәгәнен, нәрсәне яхшыртырга мөмкин булуын белегез. Ышанам, мондый юлны сайлаган ил отачак кына", дип яза блогер.

Комментарларда Русия кулланучыларының да, кыргызстанлыларның да фикерләрен укырга була. Блогерның Кыргызстанга мөнәсәбәтен тәнкыйтьләп җавап калдыручылар арасында Нью-Йоркта яшәп иҗат итүче казакъ рәссамы Dina Odess, Үзбәкстаннан продюсер Аббас Сөләйманов, казакъ актрисасы Салтанат Бакаева бар.

ТАТАР ТӘҖРИБӘСЕ

Татарстаннан Айнур Әхмәтов бер айдан артык Кыргызстанда яши, Кыргызстандагы көнкүрешне, андагы көнкүреш үзенчәлекләрен үзенең социаль челтәрләрендә яктыртып килә. Ул "без кайсы илдә дә кунак, шуңа күрә без моны һәрвакыт мотлак истә тотарга тиеш", дип саный.

Шул чагыштыру кешеләрнең ачуын китерде дә инде

— Хәтерлисезме, интернетта Петербур студентлары КВН такымының "без барыбыз да ят агентлар, безнең барыбызны да төрмәгә утыртачаклар" дип җырлаганы таралган иде? Бу хәлдән соң АМиК ширкәте әлеге җырны чыгарган КВН мөхәррире Алексей Ексны эшеннән алды. Алексей Екс Варламов постына комментарларда "Варламов төшенчәләрне алмаштыра" дип язды, ягъни ул кеше туган, яшәгән илгә "ресторан" сүзен кыстыра. Безнең татар композиторы Эльмир Низамовның да комментары күренде, аңа да әлеге базар мөнәсәбәтләре белән бәйләп чагыштыру ошамаган. Барысыннан да бигрәк нәкъ менә шул чагыштыру кешеләрнең ачуын китерде дә инде.

Русиялеләрдә, шул исәптән Варламовта да, барыбер азмы-күпме дәрәҗәдәге империячеллек бар, кешеләр моны ничек тә — сүздәнме, мимикаданмы — барыбер сизә

Мин үзем, дөресен әйткәндә, һәр кешенең фидбэк бирергә хакы бар дип саныйм. Әмма әлеге фидбэкның нинди тон белән әйтелүе, нәрсә сөйләнүе — бусы инде икенче мәсьәлә. Бу илдә нәкъ менә шулай эшләнүен аңларга тырышу мөһим. Мәсәлән, тротуарларны яки башка шундый нәрсәләрне тәнкыйтьләүдә мин бер начар әйбер дә күрмим. Ә менә кешеләрнең хәтерен калдыра торган булса — башка мәсьәлә. Ул, мисал өчен, тышкы рекламны тәнкыйтьләгәч, Моссовет урамындагы акча алыштыру пунктлары янындагы рекламны алдылар — бу уңайдан шактый шау-шу булып алды. Ягъни ул ничектер итеп шәһәрнең йөзен яхшыртуга тәэсир итте, үзенең бер фикере белән генә берничә урамдагы тышкы реклам вазгыятен яхшырта алды. Әмма икенче яктан, аның ресторан-клиент белән чагыштыруы, мөгаен, урынсыздыр, нәкъ менә шунысы — кулланучы мөнәсәбәте — кешеләрнең күңеленә бик тиде. Мәсәлән, без дә бит Татарстанга шундый ук хисләр тоябыз — бу безнең туган җиребез, һәм безгә шундый мөнәсәбәтле кешеләр килсә, бу, мөгаен, безгә дә ошамас. Русиялеләрдә, шул исәптән Варламовта да, барыбер азмы-күпме дәрәҗәдәге империячеллек бар, кешеләр моны ничек тә — сүздәнме, мимикаданмы — барыбер сизә. Мин дә Кыргызстанда мондый кешеләрне еш очраттым.

Айнур үзе Кыргызстанда яхшы хис итүен, кешеләрнең мөнәсәбәте җылы икәнен дә сөйләде.

Күпчелек Русиянең сәясәте белән килешми, шулай да Русия яклылар да табыла, әмма алар үзләрен берничек тә агрессив тотмый

— Гомумән, күпчелек халык килүчеләргә уңай мөнәсәбәттә. Бернинди тискәре тәэсирләр дә юк. Әлбәттә, табарга була инде: минем элекке күршем Тик-Ток төшерә иде, һәм ул әлбәттә җирле аудиториягә дә эләгә, комментарларда кайвакыт "Кит, нигә килдегез" дип язучылар бар. Мин үзем бернинди тискәре караш та сизмим, безнең катта яшәүчеләрдән алып, мин эшли торган коворкингның администраторына кадәр — барысы да хәлебезгә керә. Күпчелек Русиянең сәясәте белән килешми, шулай да Русия яклылар да табыла, әмма алар үзләрен берничек тә агрессив тотмый: алар телевидение нарративлары белән сөйләшә, "Сез берни дә аңламыйсыз, анда НАТО, ата-ана 1, ата-ана 2, ә балаларны дөрес тәрбияләргә кирәк — малай малай булырга тиеш, кыз кыз булырга тиеш" дип фикер йөртә. Халыкның кыргыз телен белми торган бер төркеме үзен күбрәк Русия белән ассоциацияләштерә, урыс телендә сөйләшә — бу урыслар гына түгел, теләсә кайсы милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да. Бик күп кыргызларның үз вакытында алган Русия паспорты бар, һәр икенче кешенең Русиядә калган яки Русиядәге мобилизациядән качып килгән туганы бар, шуңа күрә, минемчә, җирле халыкның килүчеләргә мөнәсәбәте бик йомшак.

Мин тагын бер кызык әйбер сөйли алам: Кыргызстанга күчеп килгән егетләрнең Русиядә калган өлкән туганнары аларның китүләре белән риза түгел, "Анда, Бишкәктә, урысларга каршы геноцид бара, урыс балаларын урлыйлар да Төрекмәнстанга тән әгъзаларын алып китәләр" дип куркыталар — кайда укыйлардыр алар моны, белмим, әмма, табигый, моның берсе дә дөрес түгел, — ди Айнур.

ДЕКОЛОНИЗАЦИЯ ТУРЫНДА

Русиядән килеп, Кыргызстанга канәгатьсезлек белдерүчеләр күп түгел, ди Әхмәтов.

Минем үземне дә гаҗәпләндергәне — кешеләр үзләре үк "Киргизия" түгел, "Кыргызстан" дип ассызыклый

— Кешеләрнең күпчелеге деколонизация яклы, алар Русия эчендә һәм БДБ илләренә карата империячел сәясәт барганын аңлый. Минем үземне дә гаҗәпләндергәне — кешеләр үзләре үк "Киргизия" түгел, "Кыргызстан" дип ассызыклый. Һәрвакыт "бу ил безне сыендырды, бу илгә рәхмәт белдерәсем килә" диючеләр бар. Әйдәгез рәхмәтле видеоролик төшерик диючеләр дә булды. Шәһәр буйлап йөргәндә монда ничек яшәгәннәрен күрдек. Алар безгә ярдәм итте, сыендырды. Алар безгә бик адекват, нормаль мөнәсәбәттә, ә безнең илдә исә алар икенче сорт санала, "чуркалар", "гастарбайтерлар", "хачиклар" дип атыйлар, бик тискәре карыйлар. Мин хәзер генә Русиянең никадәр ксенофоб ил икәнен аңладым, диючеләр бар. Һәм мондый аңлы кешеләр күпчелек, алар Кыргызстанга бик дустанә мөнәсәбәттә. Мин бер имперчыны чәч кистерергә баргач кына очраттым — ул егет Русиядән иде, биредә чәчтараш булып эшкә урнашкан. Һәм ул кыргызлар янында "Бу шәһәр туксанынчы елларда калган, мондагы хезмәт хаклары бер тиенлек", дип хурлый башлады. Якындагы кешеләр моны ишетте, әмма берни әйтмәде, — дип сөйли Айнур.

"АЗАН ОШАМЫЙ ИКӘН —​ КИТ"

"Яңа мөһаҗирләр" нинди булсын дигән сорауга, башка мәдәниятне аңларга, аңа ияләшергә теләсеннәр, толерант булсыннар иде ди ул.

Бу җирдә мин йортка иртән иртүк полиция тентү белән киләчәк дип курыкмыйм

— Беренчедән, кешенең ниндидер сәер көйсезлекләре булмасын: мәсәлән, Төркиягә күченүчеләрдән азан тавышы ачуны китерә дигәнне ишетергә туры килде. Ошамый икән — азансыз җиргә бар яки кире Русиягә кайт диясе килә, анда бик "рәхәт". Ягъни җирле үзенчәлекләргә тулысынча лояль, толерант булырга, кабул итәргә кирәк.

Икенчесе — башка мәдәниятне аңларга, аңа ияләшергә теләү. Мисал өчен, безнең фатирдагы егет, урыс булса да, кыргыз сүзләрен өйрәнә башлады. Җирле халык мондый омтылышны бик җылы кабул итә, — ди Айнур Әхмәтов.

Чаллының 24нче мәктәбендә укыткан, 1 сентябрьдә эшеннән алынган Раушан Вәлиуллин гаиләсе белән Русиядән киткән иде. Ул да әлегә Кыргызстанда. Украинага басып кергән Русия белән үзебезне тәңгәлләштерергә теләмәсәң, намуслы һәм ирекле булып калуның бердәнбер юлы — бу илдән китү иде, дип сөйләде Вәлиуллин Азатлыкка. Аның гаиләсе берничә ил турында уйлаган: Грузия, Әрмәнстан, Төркия, Монтенегро (Черногория). Ләкин соңрак Кыргызстанны сайлаганнар.

Монда безгә тугандаш халык яши, теле татар теленә охшаш — ил сайлауда бу төп факторлар булды

— Монда безгә тугандаш халык яши, теле татар теленә охшаш — ил сайлауда бу төп факторлар булды. Бу кешеләр арасында, аларның мәдәни мохитендә яшәп, табигате белән сокланасы килде. Өметләр акланды. 13 сентябрьдә Бишкәккә килеп төштек, көнбатыш һәм көнчыгыш, үткәнге һәм бүгенге бергә үрелгән бу гаҗәп илгә аяк бастык. Бу җирдә мин йортка иртән иртүк полиция тентү белән киләчәк дип курыкмыйм. Без имин урында. Монда үз фикерләремне ирекле рәвештә әйтә алуыма, Русия хөкүмәтенә тәнкыйть белдерә алуыма шатланам. Хәтта Русия илчелеге янына пикетка чыксам да, мине монда эзәрлекләмәячәкләрен беләм. Чөнки бу ил — Урта Азиядә иң демократик ил.

Мин монда рәхәтләнеп татар телендә сөйләшә алам, һәм мине барысы да аңлый: кибеттә, җәмәгать транспортында, урамда. Сез каян дигән сорауга без Татарстан татарлары дибез. Русия гамәлләреннән соң үзеңне Русиядән дип әйтү бик оят хәзер. Беренче көннәрдә монда яшәүче бер кешегә "Без Русиядән" дигән идек — аның йөзе караңгыланды. Шунда тиз генә "татарлар, Татарстаннан" дип өстәдем. Әңгәмәдәшем елмаеп җибәрде, хәтта "кардәш" дип атады, — дип сөйләде Вәлиуллин.

Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин
Монда рәхәтләнеп татар телендә сөйләшә алам, һәм мине барысы да аңлый: кибеттә, җәмәгать транспортында, урамда

Беренче көннәрдә үк ул кыргызларның иң танылган "Манас" эпосы китабын, Кыргызстан байрагын һәм туграсын, аккалпак һәм милли түбәтәй сатып алган, җиле ризыклар белән танышкан. Русиядә мобилизациядә башлангач, илдән китүләренә тагын бер кат сөенгәннәр. Чик буендагы чиратларны күргәч, туган якны сагыну да юкка чыкты, ди укытучы.

Аның сүзләренчә, кыргызлар илләренә килүче русияләрнең хәленә керә.

— Безгә йортын арендага биргән кеше хәлләребезне белешеп тора, йорт түбәсен җылыттылар, безнең зур гаиләгә җитәрлек йорт җиһазлары, урын-җир, табак-савыт, көнкүреш техникасы белән тәэмин иттеләр. "Сәгать төнге өчтә ни дә булса кирәк булса яки ни дә булса килеп чыкса, төнге өчтә шалтыратыгыз!" диләр. Мин аларны татар халык ашлары белән сыйладым, кыстыбый пешердем. Кыскасы, хәзер гаиләләребез белән дуслаштык.

Кибеттәге сатучылар иң яхшы яшелчә-җимешләр үлчәп бирә, таксистлар Татарстан тарихы, традицияләре, табигате белән кызыксына. Мәктәп укучылары һәм студентлар җәмәгать транспортында миңа урын бирә. "Утырыгыз, аксакал", диләр. Мин сакал йөртәм, ләкин миңа әле 40 яшь тә юк.

Әмма Вәлиуллин гаиләсе монда озакка калу мөмкин түгел дип саный. Чөнки эш юк. Күчеп килергә мәҗбүр булучыларга ниндидер ярдәм күрсәтү програмнары юк. Ул Кыргызстанга кыш чыгып, башка илгә күчәргә ниятли.

***

Тиз генә "татарлар, Татарстаннан" дип өстәдем. Әңгәмәдәшем елмаеп җибәрде, хәтта "кардәш" дип атады

Күченеп килгән Русия халкының Төркиядә дә җирле гадәтләрне кабул итмәү очраклары бар. Мәсәлән, Украинадагы сугыш башланганнан соң, зур төркем русияле Төркиягә күченде. Апрельдә булган Рамазан аенда алар сәхәр вакытында барабанга кагу гадәтенә шаккатты (Төркиядә "давыл" дип аталган барабан төрләренә кагып, кешеләрне сәхәргә уяту гадәте һаман сакланган). Урыс телле чатларда бу күренешкә ризасызлык та белдерүчеләр булган. Шул ук вакытта, бу илгә килгәнсез икән, аларның гадәтләрен хөрмәт итегез дип җавап бирүчеләр табылган.

Гомумән, Төркиягә Русиядән күченүчеләрнең зур дулкыны илнең миграция сәясәтенә дә тәэсир итте. Әйтик, аренда нигезендә вакытлы яшәү рөхсәтен (oturma izini) алу мөмкинлеге булган районнар чикләнде. Кайбер районнарда бу максаттан хәзер арендага фатир алып булмый.

Әлеге язма язылу вакытында Истанбул, Анталья кебек популяр шәһәрләрдә бу елга Göç İdaresi-ндә (Төркиядәге миграция хезмәте) язылу мөмкинлекләре бетте, дип хәбәр итәләр русияләр чатларында. Кешеләргә язылу вакыты 2023 елның гыйнварына гына тәкъдим ителә. Бу — миграция дулкынының никадәр зур булуының күрсәткече.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG