Быелның 9 аенда "Түбән Кама нефтехим" чиста табышы 6,3 тапкырга кимегән

"Түбән кама нефтехим" торбалары, архив фотосы

Нефть химиясе җитештерүчеләрнең Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң кыенлыкларга тарыды.

2023 елның гыйнвар-сентябрь аенда Татарстанның алдынгы нефть химиясе җитештерү заводы саналган "Түбән кама нефтехим" оешмасының чиста табышы 9,1 млрд сум тәшкил иткән. Бу узган елдан 6,3 тапкырга кимрәк. 2022 елның 9 аенда Русия хисап стандартлары нигезендә табыш 57,7 млрд сумга җиткән булган. Бу хакта ширкәтнең хисабында әйтелә.

Ширкәтнең кереме исә, 23,6 процентка кимеп, 159,4 млрд сум булган. Шул ук вакытта нефть химиячеләрнең тулаем табышы (валовая прибыль), ягъни табыш белән продукциянең үз хакы арасындагы аермасы 9,7 процентка арткан. Сатудан кергән табыш 13,6 процентка артып 44,3 млрд сумга җиткән.

"Түбән Кама нефтехим" оешмасының башка керемнәре исә 7,3 тапкырга кимегән. Башка чыгымнар да 12 тапкырга артканы әйтелә.

  • 2021 елда федералларның СИБУР ширкәте ТАИФка караган нефть химия җитештерү заводларын тулаем йотты. Шул исәптән, "Түбән Кама нефтехим", "Казаноргсинтез" һәм ТГК-16 кебек оешмалар федераллар кулына күчте. Түбән Камадагы завод синтетик каучук һәм пластик җитештерүдә иң эре оешмалардан санала.
  • 2022 елның 5 декабрендә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Февраль аенда нефть продукцияләренә дә эмбарго гамәлгә керде. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Русия Украинага каршы башлаган сугышына кадәр Татарстан нефть химиясе тауарларын нигездә Европага саткан булса, хәзер җитештерүчеләр Азиядә яңа базар эзли.
  • Быел Татарстанның төп керемен тәшкил итүче табышка салым кимеде. 2023 елның 9 аенда нефть газы һәм нефть химиясе тармагы Татарстан бюджетына салымнарны 22,5 млрд сумга киметкән.
  • Финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, 2023 ел азагына казнага нефть, нефть химиясе оешмаларыннан 157 млрд сум күчерелер дип көтелә. 2022 елда бу күрсәткеч 166 млрд сум дәрәҗәсендә иде. 2024 елда бу салым 112,8 млрд сумга төшәр дип фаразлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!