Аннексияләнгән Кырымда "Алушта" мөселман дини оешмасы рәисендә тентү узган

Иллюстратив фото

Куәт оешмалары вәкилләре Абдула Гафаровның Алуштадагы өенә иртән килгән. Аны башта полиция бүлекчәсенә сорау алуга алып киткәннәр, аннан җибәргәннәр. "Алушта"  дини оешмасына юридик зат буларак экстремист материалларны күпләп тарату, җитештерү һәм саклау турында беркетмә төзелгән.

Аннексияләнгән Кырымда "Алушта" мөселман дини оешмасы рәисе, кырымтатар Абдула Гафаровта тентү узган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе җиткерә.

Оешмага юридик зат буларак экстремист материалларны күпләп тарату, җитештерү һәм саклау турында беркетмә төзегәннәр. Гафаровның дини әдәбиятын тартып алганнар диелә.

Тентүне Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре үткәргән. Куәт оешмалары вәкилләре Гафаровның Алуштадагы өенә иртәнге якта, сәгать җиденчеләр киткән вакытта килгән диелә. Аны башта полиция бүлекчәсенә сорау алуга алып киткәннәр, соңрак җибәргәннәр.

Тентү үткән вакытта Гафаровның 15 яшькә кадәрле биш балигъ булмаган баласы да өйдә булган.

Юридик зат буларак экстремист материаллар тарату маддәсе нигезендә "Алушта" дини оешмасына бер миллион сумга кадәр штраф салырга яки тыелган материалларын һәм җиһазларын тартып алып, 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктатып торырга мөмкиннәр.

Аңа кадәр, 23 ноябрьдә аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмалары вәкилләре тентү үткәреп "Алушта" мөселман дини оешмасының өч әгъзасын тоткарлаган иде.

Вилен Усеиновны 10 ел элек "ВКонтакте"да чыгарган рәсеме өчен ун тәүлеккә сак астына җибәрделәр. Зинур Аппазовны 2016 елда чыгарган видеосы өчен биш тәүлеккә сак астына алдылар. "Алушта" имамы Юсуф Ашировка җәмәгать тәртибен бозуда гаепләп ике тәүлек административ сак бирелгән иде.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Август ахырында аннекcияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында тентүләр узды. Иртәнге сәгать дүрттән тентү белән Руслан Асанов, Сейдамет Мустафаев, Рэмзи Неметулаев, Абдулмеджит Сейтумеров, Аметхан Умеров һәм Эльдар Якубов йортларына килделәр.
  • Элегрәк Кырымтатар ресурс үзәге башлыгы Эскендер Бариев 2023 елның ярты елында Кырымда барлыгы 37 тентү узуын белдергән иде. Аларның 29ы кырымтатарлар йортларында булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!