2023 елда Русиядә 3650дән артык каршылык чарасы узган. Моны "Activatica" интернет проекты исәпләп чыгарган.
Проект протест чараларын 12 зур төркемгә бүлә: сугышка каршы чаралар, дәүләт терроры һәм репрессияләргә каршы протестлар, экология протестлары, шәһәрне яклау чаралары, торак-коммуналь хуҗалык, медицина, хезмәт хокуклары, мәгариф, сайлаулар өлкәсендәге кануннарның үтәлешен таләп итүче чаралар, алданган өлешчеләрнең (дольщиклар) протестлары, гендер тигезлеген таләп иткән чаралар, мобилизацияләнгәннәрнең хокуклары өчен көрәш чаралары.
Кайбер очракларда проект журналистлары бер-ике ай гына дәвам иткән яки бер генә төбәктә үткән чараларны да теркәгән. Аларны "Башка төрле чаралар" бүлегенә керткәннәр. Мәсәлән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин истәлегенә, Израил яки Фәләстинне хуплап оештырылган чаралар шундыйларга кертелгән.
Русия ватандашлары ешрак репрессияләргә каршы һәм сәяси тоткыннарны хуплап үткән чараларга чыккан. Бер ел эчендә шундый кимендә 1022 чара үткән. Аеруча октябрьдә (166) һәм июньдә (114) күп узган диелә.
Икенче урында - сугышка каршы протестлар, бер ел эчендә шундый 664 чара узган. Иң күбе февральдә (136) һәм гыйнварда (110) теркәлгән.
Өченчедә - экология чаралары (былтыр шундый 509 протест чарасы узган). Табигатьне яклаган каршылык чараларына русияләр ешрак майда, шулай ук апрельдә һәм декабрьдә чыккан. Былтыр иң төп темалар - хайваннарны яклау һәм чүп полиганнарына каршы протест белдерү булган диелә.
- Былтыр ел башында ук Русия Украинага каршы сугыш алып барган шартларда Татарстанда протест белдерүчеләр, милләтчеләр, экстремистларга каршы көрәшкә бар көчне куячаклары билгеле булды. Бүген республика эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратураның еллык киңәшмәсендә бу төп мәсьәлә итеп куелды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов илдәге иҗтимагый-сәяси вазгыятьне каршылык чаралары белән какшатуга юл куймаска кушты һәм бар нәрсәдә "күмәк көнбатыш" белән "Киев режимын" гаепләде.
- Азатлыкка Башкортстанда эш итүче сәяси активистлар һәм тоткыннар да узган елга нәтиҗә ясап, Путин режимы аркасында эзәрлекләнүчеләр басым артты, репрессияләр көчәйде дигән иде.
- Былтыр Башкортстанда файдалы казылмалар чыгарулары белән бәйле халык җыеннары еш оештырылды.
- 28 апрельдә Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды. Җыен хакимиятләр белән килештерелгән иде, анда меңләп кеше катнашты.
- Шул ук Баймак районында, Темәс авылында да алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен үткәрделәр. Халык Ирәндек тавы сыртында урнашкан җирләрдә алтын казылмалары ачыклау эшләре алып бармауны таләп итте.
- Җәен Хәйбулла районының Подольски авылы белән бәйле низаг куера башлады. Анда яшәүче меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!