Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов куәт оешмаларына: Протест белдерүчеләргә һәм милләтчеләргә юл куймагыз


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Русия Украинага каршы сугыш алып барган угыш шартларда Татарстанда протест белдерүчеләр, милләтчеләр, экстремистларга каршы көрәшкә бар көчне куячаклар. Бүген республика эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратураның еллык киңәшмәсендә бу төп мәсьәлә итеп куелды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов илдәге иҗтимагый-сәяси вазгыятьне каршылык чаралары белән какшатуга юл куймаска кушты һәм бар нәрсәдә "күмәк көнбатыш" белән "Киев режимын" гаепләде.

Узган ел Татарстанда полиция вәкилләре 52 мең җинаять теркәгән. Шуларның 14 меңе авыр җинаятьләр санала. Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтүенчә, һәр икенче хокук бозуны ачыклый алганнар. Соңгы елларда республикада заманча технологияләр ярдәмендә акча урлаулар зур урын алып тора. "Читтән торып" кылынган җинаятьләрдән 3 миллиард сумлык зыян килгән. Барлыгы 18 мең җинаять теркәлгән.

Татарстанда оешкан җинаятьчел төркемнәргә (ОПГ) каршы көрәш алып барылуы әйтелде. 2022 елда 383 җинаять ачыкланган, 714 кеше тоткарланган. Хохорин Казанның "Квартал" һәм Арча оешкан җинаятьчел төркем башлыкларын атады.

Министр Татарстанда ришвәтнең уртача күләмен дә атады. Узган ел ул 174 мең сумга җиткән. 2022 елда ришвәтчелеккә бәйле барлыгы 1 185 җинаять теркәлгән, шул исәптән 719 очрак дәүләт оешмаларында ачыкланган. Барлыгы 2,9 миллиард сумлык зыян килгән, 1,5 миллиарды кире кайтарылган.

"Протестларның активлашуына юл куймаска"

Шулай да киңәшмәдә үзәк тема – Украинадагы сугыш, аның йогынтысы иде. Миңнеханов фикеренчә, "махсус хәрби операция" үткәрелгән вакытта республикада һәм илдә киеренке вазгыять саклана. Ул "күмәк көнбатышның агрессив сәясәтен" һәм "Киев режимының ачык провокацион-террористик төсмердәге гамәлләрен" куркыныч яный торган мәсьәлә дип атады. Ул бу шартларда халыкның каршылык күрсәтүен бастырып килергә чакырды.

"Дустанә булмаган илләр төрле юл белән Русиянең эчендә иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм криминоген хәлне катлауландырырга омтыла. Оператив вазгыять начараймасын өчен барлык куәт оешмалары белән тиешле чараларны тормышка ашыру мөһим. Татарстанда җәмәгать тәртибен сакларга һәм махсус хәрби операция үткәрүгә каршы чыгучы протест төркемнәренә активлашуга юл куймаска кирәк", диде ул.

Узган ел дәвамында Татарстанда протест чаралары тыелып килде. Хакимият сугышка каршы пикет үткәрүне тыеп килде. Ялгыз пикетка чыккан активистларга карата административ беркетмәләр төзелде. Хәтта сугышка бәйле булмаган темаларга да хакимият урам җыенын шәһәр үзәгендә уздырырга рөхсәт бирми.

"Радикалларга, милләтчеләргә каршы торырга кирәк"

Киңәшмәдә экстремизмга зур игътибар бирелде. Полиция вәкилләре террорчылык юнәлешендә 26 җинаять һәм 22 экстремистик очрак ачыклаган. "Коллумбайн" (Русиядә тыелган террористик хәрәкәт) хәрәкәтенең 62 фактын таба алганнар. Татарстанда әлеге идеологиянең 18 тарафдары ачыкланган. Шуларның 11-ен психиатрик клиникага озатканнар.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, җәмгыятьне радикаллардан, милләтчеләрдән сакларга кирәк.

"Куркыныч тудыручы төп мәсьәлә булып экстремистик идеологиянең таралуы санала. Беренче итеп моннан яшьләрне сакларга кирәк. Татарстанда вазгыятьне тотрыксызландырырга теләүче һәм җәмгыятьтә хәвеф тудыручы экстремистлар һәм радикаллар юлына киртә кую мөһим. Ксенофобия, милләтчелек, динара нәфрәт тудыруның барлык очракларына каршы торырга кирәк", диде ул.

2022 елда милли хәрәкәт вәкилләренә басым башланганнан соң активистларның бер өлеше чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Читтә алар Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәш башлады. Алар Русиядә милли хәрәкәткә басым көчәячәк дип фаразлый.

Узган атна җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова Чаллы прокуратурасына сорау алуга чакырылды. "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк!" дигән язмасы өчен административ эш ачарга җыенулары турында белдерде ул.

Бүгенге киңәшмәдә Татарстанда мигрантлар саны арту сәбәпле дә милләтара низаг туарга мөмкин диелде. Рәсмиләр аеруча этник җинаятьчел төркемнәрнең оешуыннан куркуын белдерде. Киләсе елларда Татарстанда миграциянең яңа дулкынына әзерләнәләр.

Татарстанда 418 яшеренү урыны әзер түгел

Прокуратура киңәшмәсендә дә төп урынны сугыш темасы алып торды, гәрчә, җинаятьләрнең күпчелеге моңа бәйле булмаса да. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренә караганда, 2022 елда Татарстан прокуратурасына 100 мең мөрәҗәгать килгән. Шуларның 12 мең очрагында хокук бозу очрагы теркәлгән.

Әлеге киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Русия гаскәрен "дискредитацияләүчеләргә" каршы торырга чакырды.

"Интернетта Русия гаскәре һәм дәүләт оешмаларын дискредитацияләүгә юнәлгән ялган мәгълүматны таратуга катгый итеп каршы торырга кирәк. Хокук тәртибен тотрыксызландыру, республикадагы тынычлыкны бетерү, шулай ук экстремистик эшчәнлеккә чакыру булмаска тиеш", диде ул.

Русиядә 24 февральдән алып декабрьгә кадәр, Украинага каршы сугышны тәнкыйтьләүче гамәлләр һәм карашлар өчен 300дән артык җинаять эше ачылганы билгеле булды. Татарстанда күпме эш каралганы ачык чыганакларда әйтелми. Республикада беренче җинаять эше октябрьдә ачылган иде.

Миңнеханов санкцияләр икътисадның барлык өлкәсенә тискәре йогынты ясавын таныды. Ул аеруча зыян күргән эшмәкәрлеккә административ киртәләрне киметергә кирәк диде.

Русия баш прокуроры урынбасары Николай Шишкин Татарстан прокуратурасы эшен мактады. "Җәмгыять иминлегенә зыян китерүче халыкның протест активлыгына юл куелмады", диде ул.

Сугыш темасын дәвам итеп Миңнеханов Татарстанда яшеренү урыннарын әзерлеген контрольгә алырга кушты. Бу мәсьәләне ул инде беренче тапкыр гына күтәрми. Узган атнада президент гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшмәсендә тиз арада сыену урыннарын әзерләргә кушкан иде.

Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада шундый 1 091 урын бар. Бүгенгә шуларның 673-се генә кешеләрне кабул итәргә әзер. 418 яшеренү урыны моңа әзер түгел.

"Без Русия чигендәге һәм башка урыннарда да нәрсә булуын күрәбез. Без искәрмә булырбыз дип әйтү дөрес түгел. Барысы да әзер булырга тиеш", диде ул.

Көзен украин гаскәре һөҗүмгә күчкәч, Русия хакимиятләренең фронтка якын җирләрдә һәм басып алынган урыннарда саклану корылмалары төзи башлавы турында хәбәрләр күренә башлады. Украина баш штабы да бу төзелешләргә еш кына янап һәм мәҗбүриләп җирле халыкны җәлеп итәләр, дип белдерде. Русиядә окоплар казу һәм фронтка якын урыннарда ныгытмалар төзү өчен эшчеләр җыя башлаганнар.

5 декабрьдә Украина контролендәге иң якын җирләргә якынча 700 километр ераклыкта урнашкан Сарытау өлкәсенең Энгельс хәрби һава аланы украин һөҗүменә дучар булган иде.

Мәскәүнең берничә районына һава һөҗүменнән саклану комплекслары куелуы турында хәбәр ителде.

Ел башында Украина баш күзләү идарәсе җитәкчесе Русия җирләренә яңа һөҗүмнәр "тагын да эчкәрәк кереп" ясалачак диде.

  • Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Киев үз җирләрен, шул исәптән 2014 елда аннексияләнгән Кырымны да тулысынча азат итми торып, Русия белән сугышны туктату турындагы сөйләшүләргә бармаячагын әйтә.
  • Сугыш башланганнан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путин карарына теләктәшлек белдерергә чакырды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы Путинның Украинага каршы сугышын хуплап чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG