Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пикетлар оештыручы Казан активисты: "Канунсыз эш эшләмим, әмма тентү белән килерләр дип борчылам"


Казанда сугышка каршы чара
Казанда сугышка каршы чара

10 декабрь – Халыкара кеше хокуклары көне. Казандагы сәяси активистларның күпчелеге соңгы елларда булган эзәрлекләнүләрдән соң Русиядән китте. Шулай да сирәк булса да, Казанда ниндидер пикетлар, акцияләр уза. Халыкара кеше хокуклары көне алдыннан Азатлык аларны оештыручыларның берсе белән сөйләште.

Света (исеме үзгәртелде) Казан югары уку йортларының берсендә соңгы курста белем ала. "Уку йортын тәмамларга берничә ай гына калып бара, шуңа фамилиямне дә, уку йортын дә әйтергә теләмим, зыяны килергә мөмкин", дип борчыла ул.

Активизм, аерым алганда Казанда төрле пикетлар оештыру белән берничә ай элек кенә шөгыльләнә башлаган бу студент кыз бернинди канунсыз эш эшләмәвен әйтә, әмма өенә тентү белән килүләренә дә, кырысрак чараларга да рухи яктан әзер. Ул Русиядә кеше хокуклары һич якланмаганын аңлый, шуңа кем дә булса пикетларга чыгарга, хакимияткә таләпләр куярга тиеш дип саный. Аның белән шул хакта сөйләштек.

— Элеккечә яши алмаганымны аңладым. Нәрсәдер үзгәргәнне көтеп утыру, бернәрсә булмагандай яшәү инде мөмкин түгел. Безнең әби-бабайлар кебек "тыныч кына утыр, дәшмә, артыгын сөйләмә" дигән принциптан чыгып яшәүне урынсыз дип саныйм. Кемдер тормышны яхшыртыр өчен нәрсәдер эшләргә тели икән, хәленнән килә алганын эшләргә тиеш. Менә бу караш мине активизм белән шөгыльләнүгә китерде.

— Казанда нинди чаралар оештырганыгыз булды?

— Күптән түгел гаиләдә көч куллануга каршы пикет оештырдым. Әлбәттә, без аны кеше күп йөри торган Бауман урамы янында уздырмакчы идек, әмма Казан мэриясе "анда башка чара узачак" дип, мөрәҗәгатьне кире какты, гәрчә анда берни узмаса да. Тинчурин бакчасында уздырдык. Анысына да шатландым, берни узмаганга караганда, бусы да яхшырак. Күп кеше катнашындагы пикет булды.

Шулай ук ЛГТБны яклап Казанда пикетка чыкканым булды. Элегрәк, сәяси репрессияләрдән зыян күргәннәрне искә алып, Казанда пикет оештырмакчы идек, башта Казан хакимияте рөхсәт тә итте, әмма чара алдыннан гына диярлек кире кактылар.

— Әти-әниең, дусларың, якыннарың синең пикетлар оештыруыңны, төрле акцияләрдә катнашуыңны беләме?

— Әти-әни белән бу хакта сөйләшмәскә тырышам, әмма кайбер дусларым белә. Дөресен генә әйткәндә, әти-әнигә дә бу хакта сүз катканым булды, әмма аңлап бетермәделәр. Кайчан да булса инде бу хакта ачыктан ачык сөйләшергә кирәк булачак. Моңа рухи яктан әзерлек кирәк.

Элекке дусларым арасында да иҗтимагый-сәяси активистлар юк. Бары хәзер генә карашлар уртак булган танышлар барлыкка килде. Алардан психологик ярдәм сизәм. Ялгызым түгелмен, чөнки бу өлкәгә килеп кергәч, җәмгыятьтә үзеңнең ала каргага әйләнә баруыңны аңлыйсың. Сиңа һәр яклап игътибар арта. Кемдер инде сине таный ук башлый. Моның уңай ягы да, тискәре ягы да бар.

Уңай ягына килгәндә, белмәгән яңа кешеләр хезмәтемне, тырышлыгымны күреп рәхмәт әйтә башлый. Моңа шатланасың. Алайса кайвакыт "бәлкем, мин саташамдыр" дигән уйлар да килә башлый һәм шул вакытта синең кебек фикерли торган кешеләр барлыгын белү рухландыра. Кайтаваз дәрт өсти.

Әгәр тискәре ягын алсаң – бу югары уку йорты белән проблемнар чыгу ихтималы. Минем белән әле алай зур проблемнар булды дип әйтә алмыйм, әмма укытучылар күрә бит инде. Ниндидер бер борчу барлыкка килә. Бернинди начар әйбер эшләмәсәм дә, "бәлкем, туктатып торырсың" дигән ишәрәләр булгалый.

Шулай ук Казанда экстремизмга каршы көрәшүче "Э" үзәге бар. Алар сине игътибар үзәгендә тота. "Тентү белән килерләрме, юкмы" дигән уй белән яши башлыйсың. Гәрчә бөтен кануннарны үтисең, беркемгә зыян салмыйсың кебек тә бит, әмма ниндидер курку бар инде.

— Гомумән, акцияләр уздыру авырмы?

— Ниндидер чара уздырасың килсә, башта Казанның башкарма комитетына барып рөхсәт алу, ягъни белгертү кирәк, алар аны расламас өчен әле мең төрле сәбәп табарга тырышачак. Кисәтү тапшыру өчен Казан эчке эшләр идарәсенә дә чакыралар. Йөрисе күп. Шуңа тора-бара эмоциональ-психологик яктан түземлегең дә бетәргә мөмкин. Әлегә минем көчем җитәрлек, арымас өчен бу эш белән даими түгел, ә вакыты-вакыты белән генә шөгыльләнергә тырышам.

Аннары каршылык чаралары да төрле була. Сугышка каршы темалар булмаса, ялгыз пикетларда әле тоткарламыйлар. Әгәр инде митинг оештырасың килсә, аңа рөхсәт бирмәсләрдер, чөнки анда бит чыгыш ясаулар каралган, ә алар (хакимият – ред.) аннан курка. Шуңа күп кеше катнашындагы пикетлар оештыруга гына рөхсәт сорыйбыз. Анда син инде плакат тоткан килеш кенә басып торасың, берни сөйләмисең. Шуңа, каршылык чарасының нинди формада узуына карап, төрле авырлыклар барлыкка килә ала.

— Казанда активистлар нинди проблемнар белән очраша?

— Казанда гына түгел, ә бөтен Русиядәге сәяси активистлар дәүләт механизмы белән очраша. Элек бераз җиңелрәк булгандыр кебек. Осиновода чүп яндыру заводына каршы күп кеше катнашында чаралар уздыра алдылар, Казансу ярын яклау чарасы да булды. Әмма хәзер инде чаралар уздыру катлауланганнан катлаулана бара. Кануннарны да кырыслаталар. Чаралар уздыру урыннары да чикләнә.

— Активистларга теләктәшлек күрсәтүчеләр, шулай ук штрафларны каплауда ярдәм кулы сузучылар бармы?

— Штраф түләүдә ярдәм итүче берничә платформа бар дип беләм. "Золотой ключик" хәрәкәте психологик һәм финанс ярдәм күрсәтә дип беләм. "Росштраф" та штрафларны каплауда ярдәм итә, тагын үзара акча җыючы платформа бар, Навальный фонды бар иде, әмма алар хәзер эшлиме, юкмы – белмим. Әмма бу платформаларга 100% таянып булмый, шул ук вакытта бернинди ярдәм күрсәтелми дип тә әйтмәс идем. Гражданлык җәмгыятен юк итү мөмкин түгел. Шулай ук кайгыртучан кешеләр дә һәрвакыт булачак.

— Тоткарланганда мөрәҗәгать итәрлек адвокатлар бармы, күпме?

— Бар, әмма күп түгел, бөтен Казанга 2-3 адвокатны гына беләм.

— Казандагы сәяси активистлар, чараларга чыгудан тыш, тагын нәрсә эшли?

— СИЗОдагы кешеләргә, тоткарланганнарга передачалар илтәләр, хатлар язалар. Бу шулай ук зур ярдәм.

— Казанда сәяси активистлар күпме?

— Күп дип әйтмәс идем, әмма бар. Аларга да тентүләр белән киләләр. Миңа әле килгәннәре юк, әмма бик ихтимал дип уйлыйм. Психологик яктан мин хәтта әзермен дип тә әйтә алам. Иртән килеп җитсәләр, алай аптырап калырмын дип уйламыйм, әмма барыбер борчылдыра.

Соңгы курс булгач, уку йортыннан кумасыннар иде, тыныч кына укып бетерергә мөмкинлек бирсеннәр иде, дим. Мин бит бернинди канунсыз эш тә, начар гамәл дә эшләмим.

Безнең илдәге репрессиячел кануннарга нигезләнеп, кешеләрне төрлечә гаепләп була. Сине нәрсә көтүен белеп булмый.

— Киләчәктә Русиядән китәргә туры килергә мөмкин, дип уйламыйсызмы?

— Бу хакта уйлыйм, әмма ничек тә Русиядә калырга тырышачакмын. Бу бит минем илем һәм, әйтер идем, яраткан илем. Ни өчен мин китәргә тиеш, ә башкалар, ягъни Русияне хәзерге хәлгә китереп җиткергән кешеләр китәргә тиеш түгел. Әлбәттә, мин бүген шулай дим, әмма чынлыкта хәлләр коточкычка әйләнсә, ни буласын әйтә алмыйм. Болай да бит инде бик күп шәп яшьләр илдән китәргә мәҗбүр булды. Күпләрнең китүе бик ашыгыч булды. Шуңа бу инде теләп түгел, ә мәҗбүри эмиграция. Әмма шул ук вакытта Русиядә дә бит кемдер калырга тиеш.

  • 1948 елның 10 декабрендә БМО Гомум мәҗлесе Кеше хокуклары декларациясен кабул итте. Деклараця кабул ителүгә быел 74 ел.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG