Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биш ел элек татар телен яклап төрле чаралар узса, быел ялгыз пикетка чыгу да батырлык таләп итә


Казандагы пикет
Казандагы пикет

Сугыш шартларында хакимият сәяси таләпләр белән урам чаралары үткәрергә рөхсәт итми. Бары сәясәттән ерак булган акцияләргә генә юл бирелә. Белгечләр бу хәрәкәтләрнең киләчәктә сәясиләшүенә китерәчәк дип саный.

Казан үзәгендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны кайтаруны таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Ул кулында "29.11.2017 ел. Бер хыянәт тарихы... 2022 ел. Хаталарны төзәтү вакыты! Без гаделлек таләп итәбез! Татарлар татар телен мотлак укытуны кайтаруны таләп итә!" дигән плакат тотып торды.

2017 елда милли җәмәгатьчелек бу вакыйгага бәйле каршылык чаралары үткәргән булса, хәзер Татарстанда татар теле ихтыярига күчерелүенең биш еллыгын бары шул рәвештә генә искә алдылар.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә сәяси вазгыять кискен үзгәрде. Урам җыеннары бер-бер артлы тыелып килә, хокук яклау оешмалары ябыла, активистлар эзәрлекләнә. Бүгенге шартларда урамнарда, социаль челтәрләрдә ни дәрәҗәдә каршылык күрсәтергә мөмкин? Азатлык белгечләр белән сөйләште.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Дәүләт шурасында утырган депутатлар һаман да милләт алдында гафу үтенмәде ди.

"Ни өчен нәкъ хыянәт дип атыйбыз? Биш ел элек Дәүләт шурасында утырган "милли җанлы" депутатларыбыз Разил Вәлиев, Ренат Закиров – барысы да татар телен мәктәпләрдән куып чыгару өчен тавыш бирде. Алар бүгенгә кадәр милләт алдында гафу үтенмәде", ди ул.

Нәбиуллин биш ел элек татар милләте кимсетелде ди. Аның сүзләренчә, татар теленең статусын кайтару таләбен яңадан күтәрергә кирәк.

"Бүгенге көндә дә татар теле мәктәпләргә кайтарылмады. Дәүләт шурасында мондый таләпләрне ишетмибез. Бу бик аяныч. Хаталарны төзәтү вакыты җитте. Биш ел үткәннән соң татар теленең кухня теленә әйләнә баруын күрәбез, телне белүчеләр бермә-бер кимеде, моңа ихтыяҗ кимеде", ди ул.

Бүген татар теленең статусы мәсьәләсен күтәрү сәяси тема дип санала. Шул сәбәпле хакимият зуррак урам җыеннары үткәрергә рөхсәт бирми дип саный. Шуңа да протест чараларын сирәк-мирәк кенә ялгыз пикет рәвешендә күрергә мөмкин.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдә эчке сәяси тормыш тамырдан үзгәрде. Активистлар даими эзәрлекләнүгә дучар ителә. Татар иҗтимагый үзәге ябылды, аның рәисе Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Сәяси таләпләр белән урам җыеннары оештырырга рөхсәт ителми. Мисал өчен, Казан хакимияте 30 октябрьдә узарга тиешле сәяси золым корбаннарын искә алу көненә бер көн кала пикет уздыруны тыйды. Шул ук вакытта 27 ноябрьдә Казанның Тинчурин исемендәге паркында хатын-кызга карата көч куллануга каршы пикет оештырырга рөхсәт ителде. Әлеге чарада сәяси таләпләр кую күзәтелмәде.

Социолог Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, хакимият протест чараларының ни дәрәҗәдә сәяси булуына карап үткәрергә рөхсәт итә.

"Минемчә, бу урам җыеннарының хакимияткә карата ни дәрәҗәдә тәнкыйди кабул ителүенә бәйле. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу темасы алар өчен куркыныч дип саналды. Бүгенге хакимиятнең гамәлләре, сәяси тоткыннарның булуы, оппозицияне эзәрлекләве, кеше тормышы кыйммәтләре белән санлашмаулар арасында бәйләнеш булуы күренә", диде ул.

Сәясәт белгече Руслан Айсин урамда каршылык чараларын күрү мөмкин түгел дип саный. Беренчедән, кырыс кануннар кабул ителде. Икенчедән, хакимият төрле сәбәпләр белән кануни урам җыеннарын үткәрергә рөхсәт итми.

"Хакимият өчен киеренкелекне басар өчен ниндидер оппозиция булуы кирәк. Әмма түрәләр алай фикер йөртми. Шуңа күрә митинг, пикетларга рөхсәт бирмәскә тырыша. Шулай да проблемнар тупланып бара һәм каршылык фикере оешмаган рәвештә булса да яшәячәк. Социаль челтәрләр булсынмы, балалары сугышка алынган ата-аналарның оешуымы, түгәрәк өстәлләр узуымы – әкренләп бу энергия тупланып, көннәрдән бер көнне өскә чыгачак.

Гаиләдә көчләүгә каршы хәрәкәт, коммуналь, ипотека проблемнарына каршы, экологлар хәрәкәтләре әкренләп сәясиләшә. Һинстанда Британиянең колониаль сәясәтенә каршы оешкан хәрәкәт тә шулай башланды. Британиянең сәяси көче кими башлагач, бу агым сәясиләште. Мин монда да шул ук юлны күрәм. Су барыбер үзенең юлын табачак.

Татарстанда татарның гражданлык институты калмады диярлек. Димәк, яңа оешмалар барлыкка килергә тиеш. Яңа чорда яшибез. Тәрәзә ябылса да, арткы ишектән керергә кирәк. Мәсәлән, юристлар, адвокатлар хокукый юл эзли, татарның хокукын яклый. Бу да көрәш санала. Үз вакытында Татар иҗтимагый үзәге Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать һәм тарих институтыннан үсеп чыкты. Безнең идеологларыбызның нигезен тарихчылар, филологлар тәшкил итә. Бүген безгә шуларны саклап калырга кирәк", ди ул.

Туган телләрне укыту: мәҗбүридән — ихтыярига

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Аңарчы күп кенә милли республикада дәүләт телләре мәктәптә мәҗбүри укытылып килде. Мәҗбүри дәресләргә каршы чыгучылар балалары урыс телен тиешле күләмдә өйрәнми дип зарланды.

2017 елның көзендә Русия прокуратурасы милли республикаларда мәктәпләрне тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы да татар теле дәресләрен мәҗбүри укытудан туктатты.

2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун өлгесе тәкъдим ителде. Туган телләр ихтыяри укытыла башлады, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе ачыкланмыйча калды.​

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG