Accessibility links

Кайнар хәбәр

"2017 елгы тел низагы – локаль түгел, ул татар җәмәгатьчелегенең федераль үзәк белән каршылыгы иде"


2017 елның 26 октябрендә Татарстан Дәүләт шурасы депутатларын сессия алдыннан Әлифба белән каршы алган яшьләр

2017 елгы тел низагы вакытында татарның канәгатьсезлеге нигә системлы протестка әйләнә алмады? Татар активистларының эшчәнлеге никадәр нәтиҗәле булды? Ул вакыйгалар белән бүгенге сугыш арасында бәйләнеш бармы? 5 ел элек булган вакыйгалар турында бәйсез социолог белән сөйләштек.

Нәкъ 5 ел элек, 2017 елның 29 ноябрендә Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде, депутатлар моны хуплап тавыш бирде. Татар теле инде 5 ел мәктәпләрдә мотлак укытылмый, аны гариза нигезендә генә ихтыяри укып була. Быел гамәлгә кергән яңа федераль стандартлар нигезендә туган тел дәресләре тагы да кими.

5 ел элек үз туган теле өчен көрәшкән татар җәмгыяте ни өчен җиңелде? Ул вакыйгалар җәмгыятькә ничек тәэсир итте? 2017 ел вакыйгаларын искә төшереп, аларны бәйсез социолог, 2017 елгы тел низагын фән ягыннан өйрәнгән галимә Гүзәл Йосыпова белән анализладык.

— Гүзәл ханым, фән күзлегеннән 2017 ел вакыйгалары нинди нәтиҗәләргә китерде? Бу вакыйгаларның милли телләргә йогынтысы нинди булды?

Гүзәл Йосыпова
Гүзәл Йосыпова

— Беренчедән, моның нәтиҗәсе шунда ук сизелде: милли телләрне мәктәпләрдә укыткан күп кенә укытучыны эштән җибәрделәр. Татарстан, Башкортстан кебек төбәкләрдә халыкта каршылык хисе дә туды, федераль үзәккә карата протест карашлар күбәйде.

Монда хәйләкәр тактиканың бик мөһим үзенчәлеген әйтергә кирәк: канун үзгәрешләре, укытучыларны эштән җибәрү төрле төбәкләрдә төрлечә һәм төрле вакытта урын алды. Мәсәлән, Татарстанда төп вакыйгалар октябрь-ноябрьдә урын алса, Төньяк Осетиядә укытучыларны эштән җибәрү гыйнварда гына күзәтелде. Миңа калса, бу алдан уйланылган хәйләкәр юл: федераль үзәк бу рәвешле милли республикаларга горизонталь яссылыкта берләшергә, хокуклар өчен бергәләп көрәшергә мөмкинлек бирмәде. Бүл һәм идарә ит сәясәте.

5 ел дәвамында нәтиҗәләр дә ачык күренә: милли телләрнең дәүләт мәгариф системында дәрәҗәсе төшүе, милли телләрне өйрәнүчеләр саны кыскаруы тенденциясе һәм башкалар. Татарстанда татар теленнән дәүләт имтиханын да бердәнбер укучы тапшыруы – 2017 ел кайтавазы.

— 2017 елгы вакыйгаларны искә төшергәндә, еш кына "татар җәмәгатьчелеге үз телен яклый алмады" дигән фикер яңгырый. Бу хакта ни уйлыйсыз? Канәгатьсезлек зур булса да, ул нигә системлы протестка әйләнмәде?

Җәмәгатьчелек күп тапкыр мэриягә митинглар үткәрү турында гаризалар тапшырды, тик хакимият моңа рөхсәт итмәде

— Казанда протест чараларын оештыру омтылышлары күп булды, җәмәгать эшлеклеләре күп тапкыр мэриягә митинглар үткәрү турында гаризалар тапшырды, тик хакимият моңа рөхсәт итмәде. Шуңа протест башка формалар алды: онлайн петицияләр язу, ачык хатлар, флешмоблар, интернетта таралган видеолар һәм башкалар. Ягъни бу проблемга игътибар зур иде.

Татар җәмәгатьчелеге туган телен яклауда битарафлык күрсәтте дигән фикер белән мин ризалашмыйм. Татар активистлары тел мәсьәләсен актив күтәрә алды, бу республика кысаларыннан чыгып, федераль дәрәҗәгә дә чыкты.

Тикшеренү барышында мин тел активистлары белән аралаштым, күп очракта бу куркытылган, ФСБдан басым булган кешеләр иде. "Нәрсәдер оештырсагыз, сезгә мөнәсәбәт үзгәрәчәк" дигән кисәтүләр дә булды. Репрессив контекст ул чакта да булган иде. Милли республикаларда иминлек хезмәтләре еш кына шулай итә: алар активистлар белән алдан сөйләшә, аларны куркыта, "үз-үзен цензуралау" факторын арттыра. Репрессив шартлар аркасында татар протесты көчле була алмас иде, авторитар дәүләттә бу мөмкин түгел.

Милли республикаларда иминлек хезмәтләре еш кына шулай итә: алар активистлар белән алдан сөйләшә, аларны куркыта

Бердәнбер рөхсәт ителгән чара – Конституция көне уңаеннан концерт. Аның да урыны үзгәртелде, бик үк күп кеше йөрмәгән урынга күчерелде. Шуңа карамастан, бу концертка шактый кеше җыелды. Мин андагы кешеләр белән аралаштым: күпчелек кеше митинг булыр дип көткән иде һәм митингка дип җыелган иде. Ә чынлыкта чара оештыручыларына бөтен сәяси эчтәлекне бетерергә кушылган иде, моны күзәтеп тордылар. Мин ул концертта 30лап кеше белән сөйләштем, Мәскәүдән, күрше республикалардан килүчеләр дә бар иде, укучыларның ата-аналары да шактый булды. Барысы да диярлек "татар телен якларга килдек" диде. Чарадан соң интернетта да ризасызлык дулкыны сизелде, "митинг урынына җыр-бию оештырырлды" дигән тәнкыйть булды. Димәк, күп кенә кешеләр тыныч протест чарасында татар телен якларга әзер иде.

— Ул чакта татар телен яклау юнәлешендә иң актив эшләгән оешма "Татар ата-аналары" булды. Аның эшчәнлеген өйрәндегезме, оешма ничек эш итте? Аның гамәлләре никадәр нәтиҗәле булды дип саныйсыз?

— Интернетта ике яктан ике төркем бар иде: татар телен мотлак укытуга каршы булган РОСТ төркеме булса, татар телен мәктәпләрдә мотлак укытуны яклаган "Татар ата-аналары" төркеме барлыкка килде. Бу ике төркемнең эш юнәлешләре охшаш иде, алар бюрократик юл белән эш иттеләр: үз позициясен яклау өчен төрле дәүләт оешмаларына күпсанлы хатлар яудыра иделәр. Петициягә имза кую, лайк кую кебек активизм иде ул.

Авторитар дәүләт шартларында бу ике төркемне чагыштыру дөрес түгел. 2017 елгы тел низагын башка төрле ыгы-зыгылар белән, әйтик, Куштау шиханын яулау яки Екатеринбурда чиркәү төзелеше низагы белән чагыштырып булмый. Бу төрле нәрсә. Куштау, Екатеринбурда чиркәү төзелеше – локаль низаглар, аларны халыкның аерым ширкәтләр белән низагы дип бәяләп була.

2017 елгы тел низагы – локаль түгел, ул Русиянең дәүләт сәясәтенә каршы көрәш иде

Ә менә 2017 елгы тел низагы – локаль түгел, ул татар җәмәгатьчелегенең федераль үзәк белән каршылыгы иде, Русиянең дәүләт сәясәтенә каршы көрәш иде ул. Шуңа күрә татар ата-аналарының тактикалары нинди булса да, аларны алдан ук уңышка ирешә алмавын фаразлап була иде. Аның уңыш критерие башка: халык консолидациясе, татар җәмәгатьчелегенең уянуы.

Кайбер кешеләрдән шундый фикерне ишетеп була: "ул чакта татар телен яклаучылар аз иде, хатлар аз язылды, активлык түбән иде". Юк, мин моның белән ризалашмыйм. Күбрәк хатлар язылса да, нәтиҗәсе шундый ук булыр иде. Ә менә низагның компонентлары башка булган булса, әйтик, Татарстан хакимияте тел яклауда активлык белдерсә, яки бөтен милли республикалар бердәм фронт белән туган телләрне якласа, шул чакта, бәлки, вазгыять башкача булган булыр иде.

Ул чактагы вазгыятьне исәпкә алганда, милли телләрне яклау омтылышы алдан ук нәтиҗәсезлеккә дучар иде.

— Ә милли республикалар хакимиятләре нигә актив каршылык күрсәтмәде дип саныйсыз? Әйтик, Татарстан парламенты башта каршы чыгып карады, каршылыкны аннары нигә дәвам итмәде?

— Милли телләргә бу һөҗүм бик вакытлы оештырылды дип уйлыйм. Күп кенә милли республикада ул чакта кадрлар ротациясе иде, республика башлыкларын алыштыра иделәр. Татарстанда исә әле генә Татфондбанк тирәсендә мөшкел хәлләр иде, республика җитәкчелеге көчсезләнгән чак иде ул.

Мәскәү бу низагны алдан планлаштырган, татар теленә каршы протестлар ясалма күпертелгән дигән фикер дә бар. Моның белән өлешчә генә ризалашам. РОСТ кебек оешма махсус оештырылган дип уйламыйм, андый җәмгыятьнең барлыкка килүе – табигый, татар телен өйрәнүгә төрле караш бар, бу – нормаль күренеш. Татфондбанк банкортлыгы да хәлиткеч булган дип уйламыйм. Монда мәсьәлә башкада: Татарстанга бу чагыштырмача кечкенә вакыйгаларның ныклап тәэсир итүе һәм хакимияткә куркыныч тудыруы.

Республикаларның дәүләт телләрен мотлак укытуны бетерү – алдан уйланылган тактика

Икенче яктан, республикаларның дәүләт телләрен мотлак укытуны бетерү – алдан уйланылган тактика, монда шигем юк. Милли телләргә карата ассимиляция сәясәте күптән алып барылган, бу – яңалык түгел, 2017 ел вакыйгалары – аның бер күренеше генә. Милли-региональ компонентны бетерү, Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә тапшыру карары, һәм башкалар. Бу – стратегик юнәлеш дип уйлыйм.

— Ә кешеләрнең татар теленә мөнәсәбәте ничек үзгәрде? Моны тикшердегезме?

2017 елда милли телләргә һөҗүм татар теле белән кызыксынуны арттырды

— Озак вакытлы бер тикшеренү үткәрдем: татар теленә битараф булган татарларның телгә мөнәсәбәтен тикшердем. Күбесенчә, бу татар телен бик начар белгән кешеләр. Аларның мөнәсәбәтен мин тел низагына кадәр һәм аннары соң тикшердем. Шунысы ачык күренде: элек татар теле турында уйланмаган кешеләрдә "татар телен өйрәнү кирәкме" дигән рефлексия барлыкка килде. Моны конкрет саннар белән үлчәп булмый, тик тренд төгәл сизелде: 2017 елда милли телләргә һөҗүм татар теле белән кызыксынуны арттырды.

Методикалар проблемы да көн үзәгенә басты. Татар телен яңача һәм заманча укытырга кирәклеге моңарчы да аңлашыла иде, ләкин аңа кадәр моны үзгәртергә сәяси ихтыяр җитми иде. Өстәвенә, Татарстан уңышлы республика булса да, коррупция кебек гомумрусия проблемнары аңа да кагыла.

Нәтиҗә буларак, тел низагы вакытында да, аннан соң да тел өйрәтү проектлары кинәт күбәйде. Инде моңарчы ук эшләнелә башлаган "Сәлам" дәреслекләр методикасы киңрәк таралды, төрле белгечләр үз онлайн тел мәктәпләрен булдырды (Skytat, Idelia онлайн мәктәбе һәм башкалар). Азатлыкның татар телен өйрәнүчеләр өчен Әйдә! Online проектының барлыкка килүен дә тел низагы нәтиҗәсе буларак атап була.

Дәүләт тә татар теленә игътибар арттырырга мәҗбүр булды

Кыскача әйткәндә, татар телен үстерү мәсьәләләре белән элек тел активистлары, җәмәгать эшлеклеләре генә шөгыльләнсә, 2017 елдан соң бу проблемга киңрәк җәмәгатьчелек игътибар итә башлады, тел проектлары артты. Дәүләт тә моңа җавап биреп, татар теленә игътибар арттырырга мәҗбүр булды: тел курслары артты, татар теле комиссиясе барлыкка килде, өстәмә грантлар барлыкка килде, министрлыклар утырышларында татарча чыгышлар артты һәм башкалар.

— Шуннан соң, 2017 елдан соң бер-ике ел узгач, бу кызыксыну кимүен күзәттегезме? Татар теленә игътибарның янә кими башлануын күрдегезме?

— Юк, бу хакта тикшеренү әлегә үткәрмәдем. Тикшерүләрнең башы һәм ахыры була бит, хәзерге вазгыятьне әле өйрәнү мөмкинлегем булмады. Ләкин мин бу игътибар сүрелде димәс идем. Дәүләт тарафыннан игътибар, финанс күпмедер кимеде, әйе, ләкин кешеләрнең активлыгы, иҗтимагый активлык сүрелде дип әйтә алмыйм. Төгәл әйтү өчен тирәнтен тикшеренү үткәрергә кирәк.

Русиядә "милли активлык иртәме-соңмы этник сепаратизмга китерә" дигән иҗтимагый дискурсның өстенлек итүен дә онытмыйк

Бу сорауга җавап биргәндә, контекстны да исәптә тотарга кирәк: Русиядә шул вакыттан бирле репрессияләр дә көчәйде. Алар 2017 елда да булды, әмма, билгеле, бүгенге көндә тагы да көчлерәк хәлгә җитте. Русиядә "милли активлык иртәме-соңмы этник сепаратизмга китерә" дигән иҗтимагый дискурсның өстенлек итүен дә онытмыйк. Моның белән һәрвакыт куркыталар, иҗтимагый активлыкка бу да тәэсир итте.

2017 ел вакыйгалары татар җәмгыяте, милли республикалар өчен яхшы тәҗрибә булды, җәмәгатьчелек протестны "астан" оештырырга өйрәнде. Бу кирәкле тәҗрибә, ул уңышсыз булып күренсә дә, проблем күтәрелде, җәмгыять бердәмлеге артты, төрле халыкларның тел активистлары горизонталь бәйләнешләр булдырды, болар барысы да мөһим.

— Татар телен мотлак укыту бетерелгәч, җәмгыятьтә Татарстан хакимиятенә караш ничек үзгәрде? Моны өйрәндегезме, фәнни сораштырулар үткәрелдеме?

— Билгеле, татар теле өчен җан аткан кешеләрнең республика җитәкчелегенә мөнәсәбәте тискәре якка үзгәрде. Татарстан безнең телне саклый алмады, президент, депутатлар җитәрлек тырышмады дигән фикерләр күп яңгырады.

Бу хакта сораштырулар турында белмим, моны саннар белән үлчәү мәсьәләсенә дә скептик карыйм. Авторитар дәүләттә сораштырулар үткәрү бик үк нәтиҗәле түгел. Бу хәзерге сугышка мөнәсәбәт мәсьәләсендә дә ачык күренә: куркытылган җәмгыятьтә объектив саннарга берничек тә ирешеп булмый.

— Бүгенге вазгыятькә килсәк, Русия "урыс дөньясын яклау" максатыннан Украинада сугыш алып бара. Сезнеңчә, 2017 елда милли телләргә басым һәм федераль үзәкнең ул мәсьәләдә уңышы хәзерге сугыш вазгыятенә бәйлеме? Бу вакыйгаларны бер чылбырның боҗралары дип атап буламы?

Ул елларда либераль оппозиция милли азчылыкларга игътибарлырак булса, алар бүгенге вазгыятькә күбрәк әзер булыр иде

— Әйе дә, юк та. Шулай дияр идем: ул елларда либераль оппозиция милли азчылыклар, милли телләр проблемнарына игътибарлырак булса, алар бүгенге вазгыятькә күбрәк әзер булыр иде. Беренче репрессияләр, басым милли республикаларга туры килде, федераль үзәк өчен алар "сынау мәйданчыгы" булды. Ул чакта федераль оппозиция дә милли телләргә игътибарлы булса, бәлки, бүгенге көндә репрессив машина шулкадәр көчле була алмас иде.

Бер яктан, җәмгыять ул вакытта протест белдерергә өйрәнде: плакатлар язу, интернетта берләшү, хэштеглар кую һәм башкалар. Икенче яктан, дәүләт органнары да шулай итеп шомарды, алар да интернетта нәтиҗәлерәк эш итә башлады, протестларны алдан күреп аны бастыру ысулларына өйрәнде.

— Хәзерге вакытта дәүләтнең, җәмгыятьнең бар игътибары Украинага, мобилизация мәсьәләсенә юнәлгән. Бу хәлдә милли телләр, федерализм мәсьәләләренә игътибар сүрелә дип санаучылар бар. Ничек уйлыйсыз, сугыш Русия халыкларына, аларның телләренә, киләчәгенә ничек тәэсир итәчәк?

— Әлбәттә, бу ил эчендә контроль артуына, милли телләр мәсьәләсендә активистларга басымга китерәчәк, хәзерге вакытта да без моны күзәтәбез.

Деколонизация төшенчәсе актив дискурска әйләнде

Ләкин милли мәсьәлә, киресенчә, күбрәк күтәрелә башлады. Сугышта нигә милли азчылыклар процент белән санаганда күбрәк үлә? Этник азчылык булу Русиядә фәкыйрьлек белән нигә туры килә? Бу сорауларны нәкъ менә сугыш активлаштырды. Русия империяме, юкмы, үз халыкларына карата Русия нинди мөнәсәбәттә – бу мәсьәләләр хәзер күпләп күтәрелә. Деколонизация төшенчәсе дә актив дискурска әйләнде.

Шуңа күрә, хәзерге вазгыять Русиядәге милли азчылыкларга игътибарны, киресенчә, арттырачак кына. Икенче яктан, нәкъ шуңа күрә аларга карата репрессияләр дә күбәячәк.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG