Башкортстан Югары мәхкәмәсе активист, блогер Ильяс Байгускаровны сак астына алуга шикаятьне кире каккан һәм аны 17 мартка кадәр тикшерү изоляторында калдыру карарын үз көчендә калдырган.
Бу хакта RusNews җиткерә.
Байгускаровны Баймакта дүрт елга хөкем ителгән Фаил Алсыновны хуплау митингында катнашканнан соң тоткарладылар.
22 гыйнварда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны инфраструктурада тоткарлыклар китереп чыгарган рөхсәтсез чарада катнашуда (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 6.1 өлеше) гаепле дип табып җиде тәүлеккә кулга алды.
Шулай ук аңа Баймактагы митинг өчен "киңкүләм тәртипсезлекләр" (Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче бүлеге) турында җинаять эше ачылды.
- 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
- Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
- Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
- Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!