Русия мәгариф министрлыгы музыка фәненнән мәктәп програмын "махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне хакимиятләр шулай атый) турындагы җырлар белән тулыландыруны хуплаган. Бу хакта журналист Ксения Собчак белән бәйле "Кровавая барыня" Telegram-каналы җиткерә.
Февраль уртасында мәгариф министры Сергей Кравцовка Русия думасы депутаты Сергей Колунов ("Бердәм Русия") мөрәҗәгать иткән. Ул җыр дәресен "махсус хәрби операция" турындагы җырлар белән тулыландыруны сораган.
Депутат фикеренчә, патриотик җырлар, шул исәптән Украинага каршы сугыш турындагыларын өйрәнү балаларда "Ватанга мәхәббәт, иле өчен горурлану хисе" тәрбияләячәк.
Канал язуынча, министрлык депутатның бу мөрәҗәгатенә уңай җавап кайтарган.
Былтыр августта Русия мәгариф министрлыгы ил мәктәпләрендә Украинадагы сугыш турында пропаганда видеоларын күрсәтүне хуплады. Аларны тарих дәресләрендә күрсәтергә була диде. Министрлыкка тәкъдимне Русия думасы депутаты Яна Лантратова ясаган иде.
- Русия мәктәпләрендә милитаристик рух көчәя бара. Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
- Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
- Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!