Татарстанда "Бердәм Русия" праймеризы: режиссер Илгиз Зәйниев депутат булырга, Рамил Төхвәтуллин төшеп калырга мөмкин

Илгиз Зәйниев

Рамил Төхвәтуллин татар теле белән бәйле сорауларда кискен чыгышлар ясый иде.

Бу атнада "Бердәм Русия" праймеризы, ягъни беренчел тавыш бирүләре нәтиҗәләре билгеле булды.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин беренче урын алган. Беренче бишлектә шулай кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская, Русия каһарманы Рәсим Басиков, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТНВ каналы җитәкчесе Илшат Әминов кергән.

Депутатлыкка узу шанслары язучы Ркаил Зәйдулла (13нче урын), "Әкият" курчак театры баш режиссеры, драматург Илгиз Зәйниев (24 урын), Татарстан халыклары ассамблеясе башлыгы Ренат Вәлиуллинныкы да бар (34). "Ак барс" хоккейчысы Данис Зарипов та эләгеп китәргә мөмкин. Ул 44нче урында. 45нче урында Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, ләкин аның шанслары күп түгел.

Парламентта мәдәният-идеология сызыгында торган театраллар төшеп кала. Качалов театры җитәкчесе Александр Славутский 126нчы урында, Татар дәүләт опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов 152дә, актер Рамил Төхвәтуллин – 111дә. Дәүләт медиасы ветераны Римма Ратникова да депутатлыкка дәгъвә итә алмый – ул 112нче урында.

Парламентта барлыгы 100 мандат. Аларның яртысын бер мандатлы бүлгеләрдә җиңүчеләр, ә яртысын – фирка исемлеклеләре белән сайланучылар. Быелгы чакырылышта "Бердәм Русиянең" 82 урыны бар.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт шурасына сайлаулар быел көз узачак.

Татарстан парламентын 30 ел җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елда узачак чакырылышта рәислектән китәргә җыенам дип белдергән иде. Моны ул олыгая баруы һәм эшнең күп булуы белән бәйләп аңлатты. Мөхәммәтшинга 77 яшь.

Рамил Төхвәтуллин Дәүләт шурасында татар теле, дәүләтчелек мәсьәләләрен даими яклап чыгучы депутат. Мәсәлән, Татарстанда Конституция мәхкәмәсе бетерелгәндә, Төхвәтуллин аны яклап чыкты. Шулай да парламент утырышында бу мәсьәлә тавышка куелмады.

  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
  • Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.
  • Татарстан Дәүләт шурасы Украина сугышына бәйле төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар сугышта Русия хәрбиләре санын арттыруны, Сталинны каһарманлаштыруны, Британия байрагын алып куюны, мәктәптә Солженицын портреты торуына гаҗәпләнүне, Тукайны идеаллаштыруны алга сөрде.
  • Соңгы ике елда Татарстан парламентында Украина сугышын көчәйтергә өндәгән фикерләр яңгырады. 2023 елның августында Дәүләт шурасының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакырды. Шулай ук ул төнге клубка йөргән егетләрне җыеп Украинага каршы сугышырга җибәрергә дә тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!