Владимир Кара-Мурза 255 көн дәвамында камерада ялгыз тотылган

Владимир Кара-Мурза

Аңа бер генә тоткын белән дә аралашырга мөмкинлек бирмәгәннәр.

Оппозицион сәясәтче Владимир Кара-Мурза хөкем ителгәннән бирле 255 көн ялгыз камерада утырган.

Бу хакта аның хатыны Евгения сөйләде.

"Бүгенге көнгә Володя 255 көн рәттән ШИЗО-ПKT-EПKT камерасында үткәрде. Бу Мәскәүдән Омски этабы вакытындагы карцерларны һәм "Водник"тагы ШИЗОны санамаганда. Омскидагы 6нчы санлы кырыс шартлы төзәтү колониясе һәм 7нче санлы махсус тәртипле колониядә ул бер генә тоткынны да күрмәгән", дип язды Кара-Мурзаның хатыны социаль челтәрләрдә.

ШИЗО - штраф изоляторы - тулы изоляцияне күздә тота, тоткынга нәрсәдер тапшыру, аның белән күрешү, шалтырату тыела. Һавада йөрү көненә бер сәгать кенә рөхсәт ителә. Канунга күрә тоткынны 15 көннән артык ШИЗОда тоту тыела, ләкин бу кагыйдә күп очракта үтәлми.

ПКТ-камера тибындагы зиндан. Колония эчендәге кырыс тәртипле урын. Анда ябылган тоткынга әйбер тапшыру ярты елга бер тапкыр гына рөхсәт ителә. Монда тотылучылар башка тоткыннардан аерым эшли.

ЕКПТ — төрмә эчендә төрмә. Монда аерым кырыс тәртипләр кертелгән.

  • 2023 елның апрелендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аны дәүләткә хыянәттә, гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда һәм "теләнмәгән" оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепле дип таптылар. Кара Мурза Омски өлкәсендәге 7нче төзәтү колониясендә утыра.
  • Төрле саннарга караганда, меңләп кеше Русиядә сәяси сәбәпләр белән рәшәткә артында утыра. Русиянең сәяси тоткыннары арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева да бар. 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!