"Ростех" Казанның чүп яныдру корылмасын файдалануга тапшыру вакытын күчерергә сорады

Иллюстратив фото

Корылманы башта 2025 елны ачарга планлаштырганнар иде, аннары бер елга кичектерелде.

"Ростех" дәүләт корпорациясе Казанның чүп яныдру корылмасы файдалануга тапшыру вакытын кичектерүне сорады. Сәбәбе - акча булмау. Шулай ук ширкәт Мәскәү өлкәсендәге өч чүп яндыру электр станцияләрен тапшыру вакытын да күчерүне сораган.

"Ростех" вәкилләре сүзләренчә, башлангыч чорда чүп яндыру корылмалары шәхси инвестицияләр һәм банк кредитлары җәлеп ителеп төзелгән.

"Санкцияләр, югары төп ставка һәм төзелеш материалларының бәяләре сизелерлек артуы сәбәпле, проект объектив төзелеш авырлыклары белән очрашты һәм дәүләт ярдәменнән башка аларны җиңеп чыгу мөмкин түгел. Җәза санкцияләре проектны бөтенләй юкка чыгарыр иде", дип белдергәннәр ширкәттә. Бу хакта ТАСС яза.

Июньдә Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов Казанның чүп яныдру корылмасы мәсьәләсен күтәрде. Ул Казанда корылманың тиз арада төзелмәячәген әйтте. Аңа кадәр, мартта, Чемезов Үзәк банк ставкасы проектны тормышка ашыруны мөмкин түегл итә дип әйткән иде. Ул вакытта ставка 21% иде, ә ай башыннан аны 20%ка төшерделәр.

2025 елның гыйнвар башында Казанга Русия вице-премьеры Дмитрий Патрушев килде. Шул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән ул чүп яндыру корылмасы төзелешен карады. Ул вакытта "АГК-2" ширкәте башлыгы Василий Белосевич корылманың гомуми әзерлеге 24% тәшкил итүен әйтте.

  • Казан янында чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония консорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Коронавирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде.
  • 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды.
  • 2023 елның августында Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте – 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.
  • Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов чүп яндыру заводы Кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип сөйләгән иде. Экологлар чүп яндыру заводы төзелешенә каршы пикетка да чыкты.
  • Чүп яндыру заводы Яшел Үзән районында Осиново бистәсендә төзелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!