Башкортстан-2025: хөкем карарлары, сугыштан кайтарылган табутлар

Иллюстратив фото

2025 ел Башкортстан өчен сәяси хөкем карарлары һәм репрессияләрне арттыру, кешеләрне авызлыклау елы булды. Урам протестлары тарихта калды, әмма алар өчен җәза алу ел дәвамында тукталмады. Кешеләргә җинаять эшләре дәвам итте, иректән мәхрүм итү карарлары чыгарылды, бәйсез матбугатка басым туктамады.

2025 елның төп вакыйгасы — "Баймак эше" нигезендә кешеләрне төрмәләргә утырту. Ачылган җинаять эшләре мәхкәмәләрдә каралды. Башкортстан кешеләрен Ижау, Самар, Оренбур һәм башка шәһәрләрдә хөкем иттеләр.

7 февральдә Ижаудагы Ленин районы мәхкәмәме алты кешене 4,5 елдан 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итте. 26 февральдә Орски шәһәрендәге хөкемдар тагын биш кешене бишәр ел колониягә хөкем итте. Көз көне дә мәхкәмәләр эшен туктатмады. 19 сентябрьдә биш фигурант 5,5 елга кадәр колониягә утыртылды, ә 23 декабрьдә — тагын биш кеше 4,5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителде.

Хокук яклаучылар бәяләвенчә, 2025 ел ахырына "Баймак эше" кысаларында 60–70 кеше хөкем ителде. Мәхкәмәләр вакытында гаепләнүчеләргә басым да ясалды, мәсәлән, "Баймак эше"ндә гаепләнгән Ильяс Байгускаров ШИЗОга ябылды.

БУ ТЕМАГА: "Баймак исемлеге": 80ләп кеше зинданда. Кемнәр алар?

Шул ук вакытта бәйсез журналистларга басым да көчәйде. Уфадагы журналист Ольга Комлева "экстремизм" һәм Русия гаскәрләре турында "ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды, 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Хокук яклаучылар республикада репрессив практика кырыслануын теркәде.

Бу уңайдан без "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов белән сөйләштек. Ул узган ел Башкортстандагы сәяси хәлләргә үзенең бәясен бирде.

— Сезнең фикерегезчә, 2025 елда Башкортстанга һәм аның халкына, аның киләчәгенә йогынты ясаган иң мөһим вакыйгалар нинди булды?

Бу республиканың киләчәгенә тәэсир итә торган хәлләр

— Төп вакыйга фәлән булды дип аерып әйтә алмыйм, әмма озакка сузылган хәлләр бар. Мәсәлән, Башкортстанның, Русиянең икътисады начарлана баруын күзәттем. 2025 елда бу ачык күренә башлады. Хәлләрнең артка тәгәрәвенең бер дәлиле — Башкортстан хакимияте "Башнефть"нең дәүләткә караган өлешен сатачакбыз дигән сүзе. Бу республикада хәлләрнең мөшкел булуның төп күрсәткече. Республика бюджеты да зур дефицит белән кабул ителде. 2026 ел бик авыр булачак.

Икенче вакыйга. Бу — 2025 елда Башкортстан ирләренең Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында һәлак булулары дәвам итүе. Якынча 9 мең кешенең җәсаде Башкортстанга кайтарылды. Бу — коточкыч зур сан, бер елда үлүчеләр саны ике тапкырга артты. 2024 елның азагына (сугыш ике ел дәвам иткән булып чыга) якынча 4 мең кеше иде, ә 2025 ел азагында инде шалт итеп 9 меңгә кадәр җитте. Ә бу бит әле ачыкланган үлемнәр генә. Хакимият яшергәне күпмедер — берсе белми, әмма иманым камил тагын да күбрәк була ала. Бу саннар артында кешеләрнең язмышы, аерым гаиләнең, нәселнең, авылның, милләтләрнең язмышы. Башкортстандагы үлүчеләр санына башкортлар гына түгел, урыслар да, татарлар да керә. Татар милләте аеруча зур югалтулар кичерә. Татарстан үзе дә үлүчеләр саны белән алдынгылар рәтендә тора, әле өстәвенә Башкортстанда яшәүче татарлар да кырыла. Бу болай гына, эзсез юкка чыга торган хәл түгел. Бу республиканың киләчәгенә тәэсир итә торган хәлләр. Кешенең кәефенә дә нык бәрә.

БУ ТЕМАГА: Башкортстанда Русия империясе байрагын яндыру артында кемнәр тора ала

Башкортстанда репрессив режим хөкем сөрә. Быел империячел байрак тирәсендә гауга чыкты. Ул хәлне ачыклар өчен, бу эшкә Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзе кушылды. Ишембайда, алты кешене, шул исәптән бер кыз баланы тоткарладылар, имеш, алар террорчылык җинаять кылырга әзерләнгән. Баймак эше буенча кешеләргә хөкем карарларын чыгардылар, кешеләрне төрмәләргә утыртуны дәвам иттеләр. "Марксист түгәрәгенә" йөрүчеләр эше буенча да хөкем карары чыгарылды. Болар барысы да республикада репрессив машинаның которып эшләвен күрсәтә.

— Башкорстан быел нәрсәне югалтты, ә нәрсәгә ирешә алды?

— Республика халкы арасында пропаганда корбаннары бар, алар күп, әмма кешеләрнең күзләре ачыла башлады дип саныйм. Алар Украинадан мәетләр кайтуын күрә, республика бит бәләкәй, һәр авыл зиратында яңа каберләр барлыкка килә, һәр заман җеназа намазы укыла. Әллә кем үлми бит, шул кешеләрнең ирләре, балалары, абый-энеләре китә. Шулай ук фикер өчен, сүз өчен, урамга чыккан өчен генә кешеләрне төрмәгә утыртуларын күрәләр. Әйе, халык дәшми, әмма Русиядәге сәясәт ал да гөл түгеллеген аңлый башладылар. Чөнки алар кемнәр зинданга утыртылганын күрде, гап-гади авыл эшчәннәре, тир түгеп акча эшләп, гаиләсен караучы ирләр, хатыннар…

Путин, сугыш тарафдарлары кими бара дип саныйм. Киресенчә, Путинга каршы булучылар саны арта. Башкортстанның бәйсезлеге турында моңа кадәр көлемсерәп сөйләүчеләр күп иде, әмма алар азая. Путин вәгъдәләре — буш куык дип уйлаучылар, үзебезгә ник үзебез хуҗа булып яшәмибез дип сорау куяючылар артуын күрәм. Бу — зур уңыш.

— Сезнең өчен 2025 ел нинди булды?

Путин режимы җимерелгәч, сәяси тоткын хәлендә булган башкортларга компенсация түләнергә тиеш

— 2025 ел минем өчен дә, "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" өчен дә эш елы булды. Комитет күп эшләде. Мәсәлән, башкортларның хокукларын яклаучы омбудсмен эшен башлап җибәрдек. Аны Америкада яшәүче Айгөл Лайон алып бара. Иң төп эш — ул авыр хәлдә калган, Русия режимы тозагына эләгеп, төрмәгә эләккән башкортларны барлау, аларга сәяси тоткын статусын бирү. Бу статус әле бернинди дә көчкә ия түгел, әмма киләчәктә кешеләргә ул терәк булачак. Реабилитация өчен, аларга салынган зыян өчен акча алу өчен кирәк булачак. Путин режимы җимерелгәч, сәяси тоткын хәлендә булган башкортларга компенсация түләнергә тиеш.

Комитет агарту эшен актив алып барды. YouTube каналыбыз бар, ул башкортча да, урысча да эшли, рәсми сәхифәбез бар, ул да актив эшли. Башкорт телендә даими рәвештә "Илсе Гәйсә" дип исемлегән тапшыру чыга, дөньяда барган хәлләргә анализ ясала, башкортларга аның тәэсире нинди дигән сорауга җавап бирелә. Инде утыз тапшыру чыкты. Горурланып әйтә алам — башка бернинди дә милләттә мондый канал юк.

— Башкортстан өчен һәм, гомумән, Русиядәге башкортлар өчен 2026 ел нинди булыр?

— 2026 елда хәлләр тагын да катлауланачак, авыр булачак. Әлеге дә баягы акча юк икән, кешеләр ярлылыначак, тормыш көтүләр авырлашачак, яшәү сыйфаты кимиячәк. Социаль өлкәне кайгыртыр өчен акча булмаячак. Медицина, мәгариф өлкәләре, юллар, коммуналь хезмәтләр өчен акчаны болай да кысып бирәләр иде, чөнки бөтен икътисад сугышка юнәтелгән иде, хәзер дә хакимият халыкны кайгыртачак дип көтеп утыру кирәк түгел. Кайгыртыр өчен акча юк. Ә сугыш бетәр дип кысыр өметләр белән яшәргә кирәкми. Русия хакимияте үзенең максатыннан чигенмәячәген күрсәтте. Бу гына түгел, Путинга ул уңай гына, сугыш дәвам иткәндә ул кәнәфиендә утыруын дәвам итәчәк. Шуңа кризис тирәнәя барачак. Без үз чиратабызда эшебезне дәвам итәргә тиеш, Русия хакимияте нинди икәнен аңлатырга, кешеләргә сөйләргә тиешбез. Азатлык — иң кадерлесе, иң кыйммәтлесе, аңа көрәшеп ирешәсе.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз