Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак исемлеге": 80ләп кеше зинданда. Кемнәр алар?


Полиция хезмәткәрләре Фаил Алсыновны якларга чыккан активистны тоткарлый. Уфа, 19 гыйнвар, 2024 ел
Полиция хезмәткәрләре Фаил Алсыновны якларга чыккан активистны тоткарлый. Уфа, 19 гыйнвар, 2024 ел

Азатлык Радиосы башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Аңа көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.

Узган елның 17 гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты: ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.

Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланган. Кешеләргә РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде:

  • Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (212нче маддәнең 1нче өлеше);
  • Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу (212нче маддәнең 2нче өлеше);
  • Хакимият вәкилләренә карата көч куллану (318нче маддә)


Бу вакыйгалардан соң тоткарланган Рифат Даутовның үлеме турында хәбәр иттеләр, ә Дим Дәүләткилдинның туганнары аның кыйналуы турында белдерде.

Даутов 25 гыйнварда тоткарланды, ә 26 гыйнварда туганнарына аның мәетен тану кирәк дип хәбәр иттеләр. 6 февральдә ул җирләнде, аның белән хушлашу турында алдан хәбәр ителмәде.

Азатлык Радиосы "Баймак эше" фигурантларының яңартылган исемлеген китерә. Кешеләр шушы исемлеккә туганнарының хәбәре, төрле мәхкәмәләрдә чыккан мәгълүмат һәм ОВД-Инфо тапкан мәгълүмат нигезендә кертелә.

Баймак вакыйгаларына инде бер ел узуга карамастан, тоткарланучылар саны турында ачык мәгълүмат юк — мәхкәмәләр барышында әледән-әле яңа исемнәр ачыклана.

Баймак эше фигурантларын төркемләп хөкем итәләр. Без дә аларны төркемләп бирәбез.

Тоткарланучыларга бәйле кайбер саннар:

Барлыгы 77 кеше әлеге вакытта рәшәткә артында. Бу — Азатлык Радиосы ачыклаган сан.

Хатын-кызлар: Әлфинур Рәхмәтуллина, Миңзия Әдигамова, Сания Үзәнбаева.

Туганнар: игезәкләр Илшат һәм Иршат Ульябаевлар. Илшатның сигез баласы бар, хатынында — яман шеш. Бертуган Ульябаевлар бергә фермерлык хуҗалык алып барган, башкорт токымлы атлар үрчеткән, кумыс ясаган. Аларның уңышлары турында 2020 елда "Хәйбулла хәбәрләре" район газеты да язган булган.

Аналы-уллы Сания һәм Данис Үзәнбаевлар. Аларның тарихын монда яздык.

35 яшьлек Динар Акбалин һәм 41 яшьлек Илмир Әхмәтовны да туганнар дип язалар. Алар бер адреста теркәлгән.

Күп балалы ирләр: Илшат Ульябаев — 8 бала әтисе, Айсуак Явгастин — 6 бала әтисе, бишесе балигъ булмаган, Данис Гайсин — 6 бала әтисе, берсе инвалид, Илнур Хаҗиев — 5 бала әтисе, берсе инвалид, Вилүр Карачурин — 5 бала әтисе, дүртесе балигъ булмаган, Вәлләм Моталлапов, Раил Галин, Айдар Мәгадиев — дүртешәр бала.

Кимендә 10 фигурантның өчәр баласы бар.

Кимендә 103 бала әлеге вакытта әтисез калган. Аларның саны артыграк та була ала, чөнки бөтенесе турында да мәгълүматны табып бетереп булмый.

Беренче хөкем ителүче: Илшат Ульябаев. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Ул гаебен таныган һәм тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә ризалашкан иде.

Барлыгы тугыз кешегә беренче инстанциядә хөкем карарлары чыкты.

Эшләр кайсы мәхкәмәләрдә карала (бүгенгә билгеле саннар): Ижау — 28 кеше, Оренбур — 14 кеше, Тольятти — 9 кеше, Самар — 6 кеше, Орски — 6 кеше.

Протестларны оештыручылар дип танылган кешеләр:

Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәммәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллина.

Былтыр сентябрь ахырында унысына да Тикшерү комитеты ахыргы гаепләү белдерде. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 1нче өлеше) һәм "хакимият вәкиленә карата гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану"да (Русия Җинаять кодексының 318нче маддәсе, 1нче өлеше) гаепләделәр.

1. Юлай Әюпов

Юлай Әюпов
Юлай Әюпов

30 яшь, ике бала атасы, хатыны декрет ялында. Башкортстанның Хәйбулла районы Вәлит авылында туган. Акъярда Тау көллиятендә укыган, төзелештә эшләгән. Уфада яшәгән. Куштау шиханын яклауда катнашкан.

2. Ильяс Байгускаров

Ильяс Байгускаров
Ильяс Байгускаров

1998 елда туган. Баймак вакыйгаларына кадәр ул блогер, активист һәм "Карасакал" чәч һәм сакал кистерү урыны хуҗасы булган. 2018 елдан Ильяс Байғусҡар дип аталган Instagram-сәхифә алып барган. Анда Башкортстан тарихы, мәдәнияте турында сөйләгән, экология проблемнарын күтәргән, авылларда мәчетләр төзүгә акча җыйган. Ул тоткарланган вакытта хатыны йөкле иде. Соңрак парның кызы туды.

3. Артур Мөхәммәтов

Мөхәммәтовка кулга алынганда 41 яшь була, ике кызы бар. Тикшерү фаразынча, Фаил Алсыновка хөкем карары чыкканнан соң Мөхәммәтов "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар белән җитәкчелек итәргә, аларга әмерләр бирергә тиеш булган". Сугыш яклы "Рыбарь" каналы аны "сәләфи" һәм 2020 елда экстремист дип табылган "Башкорт" оешмасының үзәгендә торучы, "протестларны иң төп оештыручыларының берсе" дип атый. Тоткарлаганда аның машинасында янәсе рация табылган. Бу мәгълүматны раслаучы башка чыганаклар юк. Артур өчен ярдәм җыючы каналда аны экоактивист дип атыйлар.

4. Әхмәт Якупов

Әхмәт Якупов
Әхмәт Якупов

1963 елда туган. Ишембай районы Әптек авылында туган. Эретеп ябыштыручы, заказга тимер капкалар, мичләр ясаган. Үзешчән җырчы. Үзенең авыл җырчылары төркеме бар. "Былтыр 60 яшьлек юбилеен сәхнәдә уздырган иде, быел 61 яшен төрмәдә каршылады" дип язды аның кызы. Куштау шиханын яклауда катнашкан.

5. Закир Әхмәдин

31 яшьлек Әхмәдин тимербетон корылмалар монтажчысы булып эшли. Ире тоткарланганда хатынының сигез айлык авыры була, Әхмәдин яңа туган улын күрә алмый. Күпсанлы кредитлар һәм ипотекалар аркасында аның гаиләсенә берничә тапкыр халыктан акча җыярга туры килә.

Әхмәдин митингта катнашмавын, Фаил Алсынов эше процессына аккредитация алган RusNews хәбәрчесен саклаганын белдерә.

6. Самат Дәүләтов

Дәүләтовны 26 гыйнварда тоткарладылар, дип хәбәр итә теләктәшлек төркемендә аның энесе. Башта эшнең нидән гыйбарәт булуы билгеле булмый. Яшерен шаһитләр нәкъ менә Дәүләтовны "протестлар координаторы" дип атый, ә спецназ командиры Нәгыйм Гаязов мәхкәмәдә сөйләвенчә, ул Дәүләтовның: "Тапта", "Эт", "Ментларны уздырма", "Кыйна, таш ат" дип фәрманнар биргәнен ишеткән.

Самат Дәүләтовка 34 яшь. Теләктәшләренең каналындагы бердәнбер фотосурәттә ул — башкорт милли киемендә. Әбҗәлил районының Хәлил авылында туган. 2023 елның җәендә Хәлил авыл шурасы депутатларын сайлауда катнашкан. Депутат намзәте буларак теркәлгәндә тапшырган документларыннан күренгәнчә, ул Урал дәүләт физик культура университетын тәмамлаган һәм сайлаулар вакытында эшсез булган.

7. Салават Йылкыбаев

Салават Йылкыбаев
Салават Йылкыбаев

34 яшь. 10, 8 һәм 2 яшьлек өч баласы бар. Гаиләдә бердәнбер туендыручы. Йорт җиһазлары ясау белән шөгыльләнгән. Йылкыбаевның бертуганы Украинадагы сугышка киткән, каты яраланган.

8. Данис Гайсин

Данис Гайсин
Данис Гайсин

34 яшь, Салават районы Мөрсәлим авылыннан. Балигъ булмаган алты баласы бар, берсе — инвалид. Былтыр февральдә авыру баланың тернәкләндерү курсы узды, табибларга баланы әнисе йөртте, ә башка балаларына караучы ялларга туры килде. Гаилә бурычларга батты. Гайсинның хатыны шикәр чиренең авыр төреннән интегә.

9. Айнур Хөсәенов

47 яшь. Зианчура районы Яныбай авылында туган. 2018 елда КПРФ фиркасеннән Башкортстан Корылтаеның алтынчы чакырылышына депутатлыкка намзәт булып теркәлгән, әмма аны төшереп калдырганнар, чөнки "Бердәм Русия" фиркасендә торуы ачыкланган. 2019-2021 елларда "Инко-Сервис" ширкәтендә супервайзер булган.

10. Әлфинур Рәхмәтуллина

Әлфинур Рәхмәтуллина
Әлфинур Рәхмәтуллина

Куәт хезмәткәрләре Рәхмәтуллинаның Салаваттагы фатирына 24 гыйнвар төнендә киләләр, тентүдән соң аны алып китәләр. Аның кайда икәнлеге икенче көнне генә ачыклана — ул Уфаның вакытлыча тоту изоляторында булып чыга. Кич аны кулга алалар. Тоткарлаганнан соң Рәхмәтуллинага йөрәк проблемнары аркасында ашыгыч ярдәм чакыралар.

60 яшьлек Рәхмәтуллина Саргай авылында укытучылар гаиләсендә туа һәм үзе дә педагог була, 36 ел мәктәптә эшли, "Башкортстанның мәгариф отличнигы" исеменә лаек була.

"Оперсводки РБ" Telegram-каналы Баймактагы митингтан чыгарган видеода Рәхмәтуллина аягы белән куәт хезмәткәренең калканына тибәргә омтыла дип яза, соңрак башка куәт хезмәткәренең калканын алып китә һәм тукмаклар белән кыйналучы активистны коткарырга тырыша, диелә.

Ижауда каралучы эшләр:

Устиновски район мәхкәмәсе

Монда инде бер төркемгә хөкем карары чыкты. Ижауның Устиновски район мәхкәмәсе белешмәләренә күрә, Илнар Асылгужин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "тәртип саклау оешмаларына көч куллануда" гаепле дип тапканнар.

11. Илнар Асылгужин

Асылгужинны 8 февральдә ул яшәгән Сургутта тоткарлыйлар. Үзен эзләүләрен белгәч, полиция бүлегенә ул үзе килгән, ди туганнары. Аны Уфага конвой белән озаталар һәм 12 февральдә "массакүләм тәртипсезлекләр" җинаять эше нигезендә кулга алалар.

Илнарга 30 яшь, тумышы белән Зианчура районының зур булмаган Башкорт Самазыһы авылыннан. Өйләнгән, ике бәләкәй баласы бар.

12. Айгиз Ишмурзин

Айгиз Ишмурзин
Айгиз Ишмурзин

Аны 15 февральдә, Уфадан Стәрлетамакка барганда тоткарладылар. Кич аның концерты булырга тиеш иде, полиция чыгышы алдыннан алып китте. Егеткә 23 яшь. Җырчы.

13. Рафил Үтәбаев

37 яшь, Баймак районы Буранбай авылыннан. Өч баласы бар.

14. Фәнгиз Шәрифгалиев

28 яшь, Бөрҗән районы Яңа Усман авылыннан, Сибайда яшәгән. Тоткарлануга кадәр сак хезмәтендә эшләгән. Өйләнгән, дүрт һәм ике яшьлек уллары бар. Фәнгиз күп балалы гаиләдән дип язалар. Өлкән абыйсы Украинада сугыша, ә энесе контракт нигезендә Русия гаскәрендә хезмәт итүе турында хәбәр итәләр.

15. Фәнүр Хаҗин

46 яшь. Баймак районы Түбән Җаекбай авылыннан. 10 февральдә тоткарланды. Авыл хуҗалыгы ширкәтендә эшләгән. Йөрәк авыруы бар. Тоткарлаганнан соң полиция иргә ашыгыч ярдәм машинасын чакырган, әмма табиблар калдырган даруларны Хажинга бирмәгән дип яза сеңлесе. Шул басым аркасында үзенә каршы сөйләргә мәҗбүр булган дип саный ул.

Шушы ук мәхкәмәдә тагын бер төркемнең эше карала. Алар да Җинаять кодексының 212.2 һәм 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә:

16. Айнур Кәримов

26 яшь, Красноусольский авылында яшәгән. Тоткарланганда кече баласына өч кенә ай булган. Аның тагын алты һәм өч яшьлек ике баласы бар. Хатыны декрет ялында. Кәримов вахта белән эшләп йөргән.

17. Вилүр Сәгъдиев

27 гыйнварда тоткарлана. Тикшерү фикеренчә, Баймактагы җыен вакытында ул полиция хезмәткәренә тибә. RusNews басмасы язуынча, "Вилүрның гаебенә дәлилләрнең берсе — билгесез кешенең полиция хезмәткәренә таба кизәнеп тә сукмавы төшерелгән начар сыйфатлы видео".

Вилүр Сәгъдиевка 37 яшь. Ул хокук белгечлегенә укый һәм, күрәсең, күпмедер вакыт алган һөнәре буенча эшли. "Гаебемне өлешчә таныйм, митингта катнашуыма үкенәм. Бүтән катнашмаска сүз бирәм, бу беренче һәм соңгы тапкыр", — ди ул кулга алуга апелляция белдергәндә. Вилүр зур гаиләсен тәэмин итә — тоткарланудан бер ай әүвәл аның өченче баласы туа, ә зурракларына нибары алты һәм дүрт яшь.

18. Альберт Таһиров

Гаиләсе Таһиров турында язарга теләмәүләрен белдерде. Интернетта чыккан кайбер мәгълүматларга караганда, аңа 31 яшь, Учалы районы Баттал авылыннан. Сургутта эшләгән.

Индустриальный районы мәхкәмәсендә каралучы эшләр

Алар Җинаять кодексының 212.2 һәм 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә:

19. Буранбай Әбүшахмин

Әбүшахминны 25 гыйнварда тоткарлыйлар. Кич Буранбай кунакта булган Нигамәт авылындагы (Баймактан 30 километр) йортка штат киемендәге кешеләр килә. Аны 10 көнгә кулга алалар, икенче көнне Уфага җибәрәләр һәм сак астына ябалар.

22 яшьлек Буранбай Баймак янындагы Мерәс авылыннан. Ул атлар йөрткән, буш вакытында таксичы булган. Әнисендә йөрәк чире.

20. Айрат Әхмәтов

Әхмәтовка 48 яшь, тумышы белән Хәйбулла районының Подольски авылыннан (Баймактан чама белән 90 километр). Әхмәтовның туганнары аның тоткарлануы турында бернинди фикер белдерми. Матбугатта да аның исеме искә алынмый. Халыкка чыккан мәгълүмат базасына караганда, Әхмәтов кайчандыр Приморье төбәгендә хезмәт иткән. Соңгы вакытта фатирлар сату белән шөгыльләнгән.

21. Илнур Әюпов

29 яшь, Сибайда яши. 2015 елда Башкорт дәүләт университетының Сибай филиалын тәмамлаган. Аны тоткарлаганда баласына әле өч ай да тулмаган була.

22. Руслан Гыйззәтуллин

46 яшь, Баймак районы Монасыйп авылында туган. Туганнары язуынча, ул элек физика укытучысы булган, ялгызы улын үстергән. Улы армиядә дип язалар. Гыйззәтуллинның мәктәптә эшләү турында мәгълүмат интернеттагы базаларда юк.

23. Мөнир Исәнгилдин

25 гыйнварда куәт хезмәткәрләре Исәнгилдиннарның Сибайдагы фатирына бәреп керә. Гаилә башлыгын идәнгә егып салалар, балалар кычкыра башлый. Исәнгилдин митингта булуын раслый, ләкин канунга каршы ниндидер гамәлләр кылуын танымый.

Аңа 29 яшь, авылда укытучы гаиләсендә туган. Ул өч ай вахта ысулы белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән һәм гаиләнең бердәнбер туендыручысы булган — аның балаларына алты һәм ике яшь, хатыны декрет ялында. Хәзер гаилә финанс ярдәмсез, кредитларда торып калган.

24. Ильяс Байчурин

58 яшь, Сибайдан. Пенсиягә чыкканчы электрослесарь булып эшләгән.

25. Дим Бүләкбаев

Бүләкбаев Баймактан 105 км ераклыктагы Амангилде авылында яши, 23 гыйнварда Уфада кулга алына. 29 яшь, армиядә хезмәт иткән, волейбол белән мавыккан. Апасы аңа теләктәшлек Telegram-каналын алып бара.

26. Раят Дәүләтбаев

Раят Дәүләтбаев
Раят Дәүләтбаев

20 гыйнвар иртәсендә Дәүләтбаевларның Баймактан 120 км ераклыктагы Байгускар авылындагы өенә дүрт ОМОНчы иярткән тикшерүче килә. Гаилә башлыгы бу вакытта күрше авылда җеназада була. Аның хатынына берничә сорау биргәч, куәт хезмәткәрләре кайтып китә. Кич Дәүләтбаевтан башка бөтен авыл халкы җеназадан кайтып керә. Икенче көнне куәт хезмәткәрләре кабат Дәүләтбаевларга килеп, аның киемнәрен алып китә һәм гаиләсенә аның кулга алынуын хәбәр итә.

Дәүләтбаевка 50 яшь, ул хатыны, улы, килене һәм ике оныгы белән авыл өендә яшәгән. Гаилә терлекчелек белән шөгыльләнә, улы вахта юлы белән эшли.

27. Данис Әхмәтов

Данис Әхмәтов
Данис Әхмәтов

Әхмәтовларның ике баласы бар. 32 яшендә кулга алынганчы Данис автослесарь булып эшли, хатыны Илүзә — юрист ярдәмчесе. Хатыны сүзләренчә, алар беркайчан да протестларда катнашмаган, әмма гаилә Башкортстанның экологиясе өчен бик борчыла торган булган — аларның гаиләсе моңынчы үзенең барлык буш вакытын табигатьтә уздырган.

Ленин районы мәхкәмәсендә каралучы эшләр

Алар Җинаять кодексының 212.2 һәм 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә:

28. Инсаф Исламов

Инсаф Исламов
Инсаф Исламов

Исламовны 6 февральдә Мурманскиның Апатиты шәһәрндә тоткарлыйлар — ул анда гаиләсе белән яшәгән була. Хатыны сөйләвенчә, ул үзен эзләүләрен белә, һәм тоткарланырга бер көн кала хатынына, эшендә "4-5 машина йөртүче авыру аркасында" үзенең ике смена эшләячәген, ә соңыннан полициягә барачагын әйтә. 9 февральдә Апатиты шәһәр мәхкәмәсе Исламовны СИЗОга яба, аннары ул Уфага этаплана.

Исламовка 34 яшь, тумышы белән Әбҗәлил районының Аслай авылыннан. Хатыны Гөлсинә ярдәм төркемендә Инсаф белән уртак тормышлары турында күп сөйли: Инсаф — аның "беренче мәхәббәте", алар инде 18 ел бергә, ике нәни балалары бар. Акчаны башлыча Инсаф эшләп таба, гаиләнең кредитлары да була, шуңа күрә Гөлсинәгә йөк машинасын сатарга һәм адвокатка түләр өчен акча җыярга туры килә.

29. Иршат Ульябаев

Иршат турында мәгълүмат юк диярлек. Быел җәй генә аның тикшерү изоляторында утыруы билгеле булды. Ул игезәк сыңары Илшат Ильябаев белән фермерлек белән шөгыльләнгән.

30.Юнир Хисаметдинов

Юнир Хисаметдинов
Юнир Хисаметдинов

3 февральдә Магнитогорскига эшкә китә һәм югала. Соңрак аның "Баймак эше" нигезендә тоткарлануын беләләр. Хисаметдиновка 40 яшь, хатыны белән өч бала үстерәләр. Кече улларына бер яшь кенә тулган. Сәнәгать җиһазларын ремонтлау белән шөгыльләнгән ширкәттә эшләгән.

31. Сәгыйть Юлмөхәммәтов

48 яшь, III төркем инвалидлыгы бар, йөрәгенә операция кичергән. Өйләнгән, кечкенә баласы бар. Котельныйда оператор булып эшләгән. Баймак районы Баим авылыннан.

32. Айсуак Яугастин

Айсуак Яугастин
Айсуак Яугастин

26 гыйнварда коралланган куәт хезмәткәрләре Яугастиннарның Баймактагы өенә килә. "Әтине тоткарлау вакытында кораллы кешеләр минем 14 яшьлек энемне җиргә яткырдылар һәм бугазына пистолет терәделәр", — дип сөйли Яугастинның олы кызы Алита. Аның әйтүенчә, куәт хезмәткәрләре аның әтисен кыйный. Әмма тоткынның хатыны Гүзәл бернинди кыйнау да булмады диде соңрак.

46 яшьлек Яугастинның өйләнүенә 20 ел, ул — алты бала атасы, аларның бишесе әле балигълыкка җитмәгән. Ул — гаиләнең бердәнбер тукландыручысы. Русия солдатларына һуманитар ярдәм җыешкан, даими рәвештә ихтыяриларны Украинадагы сугышка озатуда катнашкан. Баймакта аның үз төзелеш бригадасы була.

33. Айтуган Малабаев

Куәт хезмәткәрләре Малабаевның Талтыбайдагы (Баймактан 37 километр) өенә 23 гыйнвар иртәнге җидедә килә. Ул административ эш нигезендә 10 тәүлеккә кулга алына, соңрак аны тикшерү изоляторына җибәрәләр.

Өйләнмәгән. Адвокат өчен акча җыюны аның энесе оештыра, кулга алулар вакытында ул Себердә вахтада була. Акча җыелгач, ул Telegram-каналны яба, шуңа күрә 35 яшьлек Айтуган турында билгеле нәрсәләр күп түгел. Халыкка җиткән мәгълүматка караганда, соңгы елларда Малабаев үзен эшсез дип атаган.

34. Вилүр Карачурин

Вилүр Карачурин
Вилүр Карачурин

18 гыйнварда Баймактагы өеннән кулга алына.

Фермерлык белән шөгыльләнгән 48 яшьлек Карачуринның биш баласы бар, шуларның дүртесе балигълык яшенә кермәгән. Хатыны хәзерге вакытта декрет ялында. 16 гыйнварда прокурор аны җиде елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

35. Данис Үзәнбаев

Данис, Сания, Лилия Үзәнбаевлар
Данис, Сания, Лилия Үзәнбаевлар

22 гыйнвар көнне Сания Үзәнбаева белән улы Данисны Баймак полиция бүлегенә чакыралар. Мәхкәмә берсенә — 13, икенчесенә 10 тәүлек административ арест билгели. 26 гыйнвар ана белән улны Уфага алып китәләр, анда инде җинаять эше буенча кулга алалар.

20 яшьлек Данис митингларга бер ай кала хәрби хезмәттән кайта. Ул көллияттә умартачылыкка укый. Гаилә Баймактан 20 километрдагы Таулыкай авылында яшәгән.

36. Азат Мирзин

Азат Мирзин
Азат Мирзин

Мирзинны 18 гыйнвар кичендә Баймактан 43 км читтә Муллакай авылындагы өендә тоткарлыйлар. Аны мәхкәмә каршында төшерелгән видеодан таныйлар.

Тоткарлау вакытында Мирзинга 42 яшь була, ул хатыны һәм ике баласы белән авылда яши. Март аенда "Баймак эше" төркеме Мирзинның атасының вафат булуын хәбәр итә. "Аның хәзер ни хәлдә икәнен күз алдына китерүе дә авыр. 15 ел элек ул әнисен югалтты, бер ел элек — олы абыйсын, хәзер — әтисен", дип язды Мирзинның туганнары.

37. Фатих Әхмәтшин

57 яшь, Баймак районы Төркмән авылыннан. Хатыны укытучы булып эшләгән, әмма кыскартуга эләккән. Фатих Әхмәтшинның ни белән шөгыльләнгәне билгеле түгел.

38. Венер Яубасаров

Яубасаровны 25 гыйнвар төнендә тоткарлыйлар. Аның турында мәгьлүмат күп түгел, туганнары бу эш турында бернинди фикер дә белдерми. Егеткә 31 яшь, ул Бөрҗән раойнының Иске Сөбхангол авылыннан (Баймактан 115 километр). Венер фермерлык һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Фотографияләренә караганда, ул өйләнгән, ике бала тәрбияли (соңгы пост 2021 елның сентябрендә куелган). 2020 елда Куштауны яклауда катнашкан.

Оренбур өлкәсе мәхкәмәләрендә каралучы эшләр

Орски шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе:

Алар Җинаять кодексының 212.2 һәм 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә:

39. Айтуган Абдуллин

26 яшь, Гафури районы Коварды авылыннан. "Башнефть-Переработка" ширкәтендә эшләгән булырга мөмкин. Айтуган — спортчы, район һәм республика ярышларында катнашкан, авылда иганәчелек белән шөгыльләнгән дип язды аның абыйсы.

40. Мурат Бикбулатов

Аның турында ачык чыганакларда мәгълүмат юк, туганнары да дәшми.

41. Денис Икбаев

35 яшь, Зианчура районы Исәнгол авылында яшәгән. Түбән Вартада бораулаучы ярдәмчесе булып эшләве турында мәгълүмат бар. Хатыны, ике кечкенә баласы бар.

42. Айбулат Нигамәтов

Айбулат Нигамәтов хатыны белән
Айбулат Нигамәтов хатыны белән

32 яшь, Зилаер райоы Суртан-Үзәк авылыннан. Өч кечкенә баласы бар, гаиләнең бердәнбер туендыручысы. Бүребай тау баектыру ширкәтендә эшләгән.

43. Илмир Рыскулов

7 февральдә Магнитогорскидагы фатирында тоткарлыйлар. Хатыны сүзләренчә, аны алырга 10лап кеше килә. Рыскуловка 29 яшь, тумышы белән Әбҗәлил районы Таштимер авылыннан. Кечкенә улы бар.

44. Илшат Ульябаев

Илшат Ульябаев
Илшат Ульябаев

Илшат — Иршат Ульябаевның игезәк сыңары. Ульябаевларга 50шәр яшь, алар Хәйбулла районы Түбән Ысмак авылыннан. Туганнар бергә иске совхоз фермасын торгызган, сыерлар һәм башкорт токымлы атлар тоткан, кумыс ясаганнар. "За права человека" проекты язуынча, Илшатның балигъ булмаган сигез баласы бар, хатыны яман шеш белән авырый. Аны инде биш елга хөкем иттеләр.

Үзәк район мәхкәмәсе

Алар Җинаять кодексының 212.1 яки 212.2 һәм 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә:

45. Динар Акбалин

Халыкка ирешкән мәгълүматта 35 яшьлек Динар Акбалинны табарга була. Ул Баймактан 52 километрдагы Баеш авылында теркәлгән. Анда шулай ук 41 яшьлек Илмир Әхәтов тә телгә алына, ул Баймактан 50 чакрымдагы Абзай авылыннан. Әхәтовны "Баймак эше" нигезендә эзләүгә бирәләр, тик хәзер эзләү карточкасы бетерелгән. Тоткыннарга теләктәшлек чаты администраторы Илгиз Байгускаров Акбалин белән Әхәтов — "бер гаиләдән чыккан" туганнар дип саный. Моны халыкка ирешкән базадагы мәгълүмат та раслый — егетләр бер адреста теркәлгән.

46. Даян Вәлиев

Даян Вәлиев
Даян Вәлиев

22 яшь, Баймак районы Гомәр авылыннан. Тоткарланганчы Сибайда әнисе белән яшәгән. 9 сыйныфны тәмамлау белән эшли башлаган.

47. Әхәт Гыйбадуллин

Баймак районы Ишмурза авылыннан. Кулга алынган вакытта аңа 42 яшь була, өч бала атасы: хатыны белән бер кыз һәм балигъ яшькә җитмәгән ике малай үстерә, туган авылында үзе төзегән йортта яши. Кулга алынганчы каравылчы булып эшләгән. Гастрит, йөрәк эшчәнлеге җиткелекле түгел, бит нервысында — неврит. Үзенең митингта катнашуын инкарь итми.

48. Дим Дәүләткилдин

Дим Дәүләткилдин хатыны белән
Дим Дәүләткилдин хатыны белән

19 гыйнварда Дәүләткилдинның өенә 5 ОМОНчы һәм ике тикшерүче килә. 22 гыйнварда Дәүләткилдин кулга алына, ә дүрт көннән аның хастаханәдә икәнлеге билгеле була. Аның умырткасының үзәк сөяге сынган булуы ачыклана. Шул ук көнне Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәт (ФСИН) Дәүләткилдинның СИЗОга "гематомалар, сыдырулар һәм күгәрекләр белән" эләгүен, ә икенче көнне йөргән вакытта умырткасы авыртуына зарлануын раслый. Ул полиция тарафыннан кыйналганын белдерә. 31 гыйнвардагы мәхкәмә утырышында утырып тора алмый. Ул тоткарланганнан соң мобиль телефоннарының паролен әйтмәгән өчен үзен полиция хезмәткәрләре кыйнавын сөйли. Сорау алу вакытында ул митингта полиция машинасына ике кар йомарламы атуын таный.

Дәүләткилдинга 43 яшь. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач урманчылыкка эшкә урнаша. Өйләнүенә унбиш ел, тоткарланганчы гаиләсе белән үзе төзегән йортта яшәгән, ике кыз тәрбияләгән. Соңгы 13 ел вахта белән Себердә эшләгән.

49. Галим Заманов

19 гыйнвар кичендә машина сатып алыр өчен Сибайдагы өеннән чыга, әмма кире кайтмый. Автомобиль өчен акчасын үзе белән алмаган була. Икенче көнне хатыны Илмира аны ун көнгә кулга алганнарын белә. Ике көннән аңа таныш булмаган номердан шалтыратып, Замановның СИЗОда утыруын хәбәр итәләр.

24 яшьлек Заманов Гомәр авылында туган, төзелеш белән шөгыльләнгән. Бер ел элек улы туган, хәзерге вакытты хатыны — декрет ялында. Яшь гаилә күптән түгел Баймакта яңа йорт салган һәм шунда күчәргә әзерләнгән.

50. Илнур Хаҗиев

42 яшь, Баймак районы Семеново авылыннан. Аның балигъ булмаган биш баласы бар, кече баласы — инвалид.

51. Зәки Ильясов

Зәки Ильясов
Зәки Ильясов

57 яшьлек Зәки Ильясовны 24 апрельдә генә тоткарлыйлар. Тоткарлану белән хастаханәгә эләгә, бер тәүлек комада ята. Табиблар анда пневмоторакс, гемоторакс ачыклый, күкрәк читлегенә зыян килгән , кабыргалары сынган була. 28 апрельдә хастаханәдән сак астына чыгаралар. Тикшерү изоляторында көч хәл белән терелә башлый. Ильясовның хатыны, ике кызы һәм улы бар. Ул Мәхмүт авылында яшәгән. Чаңгыда йөрергә яраткан.

52. Илназ Мәхмүтов

Илназ Мәхмүтов хатыны Фатиха белән
Илназ Мәхмүтов хатыны Фатиха белән

27 яшь, Хәйбулла районы Вәлит авылыннан. Ямал-Ненец автоном бүлгесендә вахта белән эшләгән, шул ук вакытта Магнитогорски техника университетында читтән торып укыган. 2020 елда өйләнгән, кечкенә баласы бар.

53. Вәлләм Моталлапов

Вәлләм Моталлапов хатыны Лилия белән
Вәлләм Моталлапов хатыны Лилия белән

Моталлаповны 9 февральдә тоткарлыйлар. Аңа 29 яшь, ул Баймактан 25 километрдагы Буранбай авылыннан. Сеңлесе ярдәм төркемендә Вәлләмне "гаиләнең бердәнбер туендыручысы" дип атый. Вәлләм иртә өйләнә — 18 яше тулу белән. Хәзер аның инде дүрт баласы бар.

Промышленный районы мәхкәмәсе:

Алар Җинаять кодексының 212.2 һәм 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә:

54. Азамат Әминов

Туганнарыннан Азамат турында мәгълүмат юк. Интернетта табылган мәгълүматка караганда, аңа 39 яшь, тумышы белән Уфадан ерак түгел Карламан авылыннан. Берничә ел элек янгын сүндерүче булып эшләгән, аннары — Түбән Варта шәһәрендә бораулаучы булган. 2019 елда Азамат өйләнгән. Балалары турында билгеле түгел.

55. Азат Күчәрбаев

35 яшь, Магнитогорскида яши. Металлургия заводында эшләгән, шуннан төнге эштән кайту белән тоткарлаганнар. Өч баласы бар. Хатыны декрет ялында. Гаиләдә бердәнбер туендыручы була. Кредитлары һәм ипотекасы бар.

56. Айдар Мәгадиев

39 яшь. 14, 11, 8 һәм 2 яшьлек дүрт кызы бар. Хатыны — декрет ялында, әнисе — III төркем инвалид, әтисе шикәр чире белән авырый. Мәләвездә такта яру эшләре белән шөгыльләнгән. Намазда.

57. Сания Үзәнбаева

Сания Үзәнбаева — тагын бер тоткарланучы Данис Үзәнбаевның әнисе. 40 яшьлек хатын Баймактагы "Пятерочка" кибетендә сатучы булып эшли. 20 яшьлек улы митингларга бер ай кала хәрби хезмәттән кайта. Ул көллияттә умартачылыкка укый. Саниянең әле балигъ булмаган кызы да бар. Гаилә Баймактан 20 километрдагы Таулыкай авылында яшәгән.

Тольятти мәхкәмәләрендә каралучы эшләр

Автозаводской районы мәхкәмәсе:

Алар Җинаять кодексының 212.2 һәм 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә:

58. Өметбай Дәүләтбирдин

Өметбай Дәүләтбирдин
Өметбай Дәүләтбирдин

Дәүләтбирдин 5 февраль Зилаердагы сеңлесе йортында тоткарлана. Күптән түгел туберкулез белән чирләвенә һәм табиб күзәтүенә мохтаҗлыгына карамастан, аны тикшерү изоляторына ябалар. Дәүләтбирдинга 60 яшь. Ул Хәйбулла районының Байгускар авылыннан, тоткарлауларга кадәр машина йөртүче булып эшләгән һәм хатыны белән бергә хуҗалык алып барган, терлек үрчеткән. Өметбай туган авылының тормышында актив катнашкан: экологик өмәләрдә, агач утыртуларда ярдәм иткән. Өйләнгән, дүрт зур баласы бар. Мартта узган мәхкәмә утырышында ул сәламәтлегенә зарланган иде.

59. Юнир Исламголов

Юнир Исламголов
Юнир Исламголов

Тоткарланганда 30 яшь була. Аскар авылында кибеттә эшләгән. Ике балигъ булмаган баласы бар. Исламголовны тикшерү изоляторында тоту вакытын 2025 елның маена кадәр озайттылар.

60. Идел Кәримов

Интернетта булган кайбер мәгълүматларга караганда, аңа 35 яшь; ул Зианчура районы Байдәүләт авылында яшәгән. 2011 елда Байдәүләт авыл шурасына депутатлар сайлауда намзәт булган. 2010 елда эш урыны дип Зианчура районы хакимиятен атаган, 2016 елда — шәхси эшкуар, соңрак монтажчы дигән. Иделнең кечкенә улы бар.

61. Кәбир Суярголов

57 яшь, Баймакта яшәгән, машина йөртүче булып эшләгән.

62. Газизҗан Хәйбуллин

Газизҗан Хәйбуллин (уңда)
Газизҗан Хәйбуллин (уңда)

Хәйбуллинны 5 февральдә Баймак районы Муллакай авылында тоткарлыйлар — әлеге авыл район үзәгеннән якынча 40 километрда урнашкан.

Хәйбуллинга 58 яшь. Аның турында берни билгеле түгел диярлек.

63. Фидан Исмәгыйлев

Исмәгыйлевка 35 яшь, мәктәп яшендә өч кызы бар. Ул — гаиләнең төп туендыручысы, хатыны — декрет ялында.

64. Айтуган Китиков

Айтуган Китиков хатыны белән
Айтуган Китиков хатыны белән

24 гыйнварда Китиковларның Баймактан 165 км ераклыктагы Максут авылындагы өенә машина килеп туктый, аннан сивил киемле ике кеше һәм автоматлы ике ОМОНчы чыга. Йортта шулай ук Айтуганның ике ир кардәше була, әмма куәт хезмәткәрләре Айтуганның үзе белән генә кызыксына, моны аның мәхкәмә каршындагы видеоларга эләгүе белән аңлаталар. Икенче көнне егетне Уфага алып китәләр һәм кулга алалар.

Кулга алынганда Айтуган Китиковка 25 яшь була, көллиятне бетергәннән соң ул вахта ысулы белән эретеп ябыштыручы булып эшли. Кулга алынуга өч ай кала өйләнә, тиздән фатир алырга җыена. Хатыны белән агачка яндырып бизәк төшерү һәм лазер гравировкасы белән мавыга, бу өлкәдә бизнес ачарга җыенган була. Моннан тыш Айтуган умартачылык белән дә шөгыльләнгән.

65. Шәфкать Үлмәсбаев

Туганнары язуынча, Үлмәсбаевны Сибайда сәгать 23:00 тирәсендә эш урыны "Башэнерго" ширкәтендә кулга алалар. Шәфкать Үлмәсбаевка 40 яшь. Административ арест беркетмәсеннән аңлашылганча, ул —буйдак һәм машина йөртүче булып эшли. Мәхкәмәдә ул үзенең полициягә буйсынмавын таный һәм чынлап та 17 гыйнварда Баймак мәхкәмәсе Алсынов эшенә карар чыгарганда килгәнен, әмма куәт хезмәткәрләренә берни дә ыргытмавын һәм аларга каршы сугышмавын сөйли.

66. Раян Фәттахов

33 яшь, Бөрҗән районы Иске Сөбханкол авылыннан. Өйләнгән, ике кечкенә улы бар.

Үзәк районы мәхкәмәсе:

2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсе Халид Ишкуәтовны — 5,5 елга, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтовның һәрберсен 4,5 елга колониягә утырту карарын чыгарды. Алар Җинаять кодексының 212.2 һәм 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнде.

67. Закир Колмөхәммәтов

Закир Колмөхәммәтов
Закир Колмөхәммәтов

Колмөхәммәтов турында туганнары берни язмады. Интернетта булган кайбер мәгълүматларга караганда, аңа 57 яшь, Зианчура районы Баеш авылында яши. 2008 елда Зианчура районы шурасы депутатларын сайлауда намзәт буларак катнашкан. Тикшерү изоляторында утыра.

68. Илфат Ишморатов

Интернетта булган кайбер мәгълүматларга караганда, аңа 32 яшь, Баймак районы Мерәс авылыннан. Сибайда "Газпром" бүлегендә монтажчы булып эшләгән.

69. Айдар Йосыпов

Җинаять кодексының 212.2 һәм 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә.

12 мартта Уфадагы мәчеттән чыгып барганда тоткарлана. Аңа 27 яшь, тумышы белән Стәрлетамак районы Яңа Федоровка авылыннан. Җирле көллиятне тәмамлаган. Армиядә кайтканнан соң вахта белән Себер якларында эшләгән.

70. Халид Ишкуәтов

Хәлит Ишкуәтов
Хәлит Ишкуәтов

Ишкуәтовны 23 гыйнварда аның Сибайдагы йортында тоткарлыйлар һәм "массакүләм тәртипсезлекләрдә" катнашуда гаепләп СИЗОга җибәрәләр.

35 яшьлек Ишкуәтов өч бала атасы — аларга 11, 10 һәм ике яшь. Аның хатыны хәзер декрет ялында. Ишкуәтов электрикка укыган, мәктәптән соң вахта ысулы белән Себердә эшләгән, ләкин өченче бала тугач, Сибайдән китмәс булган һәм төзелеш белән шөгыльләнә башлаган. Аңа һәм тагын ике фигурантка каршы эшне Тольятти мәхкәмәсенә биргәннән соң, Ишкуәтовның хатыны кабат адвокат өчен акча җыярга мәҗбүр була.

Самарадагы мәхкәмәдә каралучы эшләр

Промышленный районы мәхкәмәсе:

Алар Җинаять кодексының 212.2 һәм 318.1 маддәләре нигезендә гаепләнә:

71. Айгиз Әбсәламов

Аны 15 февральдә тоткарлыйлар. 30 яшь. Ике кечкенә баласы бар. Гаиләдә бердәнбер акча эшләүче. Хатыны декрет ялында. Футбол яраткан, Гафури районы авылларында ярышлар оештырган. Гаиләсе Гафури районы Акташ авылында яши.

72. Раил Галин

39 яшь, Баймак районы Баим авылыннан. Өйләнгән, 13 яшькә кадәр өч баласы бар. Русия-Чечня сугышында катнашкан.

73. Вадим Каһарманов

Вадим Каһарманов
Вадим Каһарманов

10 мартта тоткарлана. Тоткарланганнан соң 24 яшь тула. Бөрҗән районы Яңа Усман авылында туган, Идел дәүләт су транспорты университетының Уфадагы филиалын тәмамлаган. Армиядә булып кайткач, төрле эшләргә йөргән, 2024 ел башыннан такта яру цехында эшли башлаган.

74. Айсур Тулыбаев

Аны 10 мартта Бөрҗән районы Яңа Усман авылында тоткарлыйлар. 39 яшь, III төркем инвалид, һормональ дарулар белән яши. "Даруларсыз Айсур озак яши алмый", дип язды туганнары. Тулыбаев өйләнгән, балигъ булмаган өч баласы бар.

75. Айгиз Уразаев

23 яшь, Бөрҗән районы Яңа Мөсәт авылында туган, Уфа тирәсендә яшәгән. Ул дүртенче сыйныфта укыганда әнисе вафат булган.

76. Миңзия Әдигамова

Минзия Әдигамова
Минзия Әдигамова

Аңа 28 яшь, Даут авылында теркәлгән, әмма башта Сургутта — шәфкать туташы булып, аннары Магниторскида эшләгән. Йорт сагында утыра. "Баймак эше" фигурантлары арасыннан йорт сагында тотылучы бердәнбер кеше.

Башкалар

77. Руслан Габбасов

Җинаять кодексының 212.1 маддәсе нигезендә гаепләнә.

Әлеге вакытта чит илдә яшәүче Габбасовны тикшерүчеләр оештыручы дип саный. Аңа читтән торып гаепләү белдерелгән. Иректә.

78. Рифат Даутов

Тоткарлаган вакытта үлә. 37 яшьлек Даутовны 25 гыйнвар кичендә ОМОН сугышчылары алып китә, ә икенче көнне аның әти-әнисе янына авыл советы хезмәткәре килеп, Даутов үлде дип хәбәр итә. Туганының гәүдәсен танырга сеңлесе Зәлия бара. Ул Даутовның бөтен тәне күгәренгән иде, ди. Даутовның үлеменнән соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка бәйле Telegram-каналлар медицина экспертиза хисабыннан үлеменең сәбәбе — ялган этанол белән агулану дигән сүзләрне тарата башлый. Туганнары аны бөтенләй митингта булмады дип раслый.

Даутов тумышы белән — Йомагужа авылыннан, Уфада машинист ярдәмчесе булып эшләгән. Өйләнмәгән, балалары юк.

79.Миңнияр Байгускаров

65 яшьлек Байгускаров "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарлангач үзенә кул салды. Ул Мәләвез шәһәрендә яши иде. Аның бертуганы Салават Байгускаров абыйсын үләр алдыннан гына, "Баймак эше" турында күрсәтмәләр бирүен таләп итеп, куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын раслады. "Аспекты" басмасы язуынча, расланмаган мәгълүматларга күрә Байгускаровка "басым булган һәм аны үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергәннәр" — "ул асылынып үлгән". Басманың ике чыганагы әйтүенчә, ир үләр алдыннан хат язып калдырган.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG