Казанда әл-Курсави һәм Шәехгали урамнары барлыкка киләчәк

Казан, архив фотосы

Моннан тыш тагын бер урам Идел урамы дип аталачак.

Казанның Вахитов районында оешкан яңа урамнарга исемнәр кабул ителде. Бу хакта карар Казан мэриясе сайтында урнаштырылган. Яңа урамнар Портовая, Девятаем һәм Меховщиков урамнары тирәсендә барлыкка киләчәк диелә.

Урамнарның берсенә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Габденнасыйр әл Курсави исеме биреләчәк. Ул суфийчылык, дөньяны өйрәнеп тануга багышланган хезмәтләр яза. Аның тормышын һәм иҗатын өйрәнгән Шиһабетдин Мәрҗани Курсавины "татар дөньясын үзгәртеп коруга нигез ташын салучы" дип атаган.

Икенче урам исә гарәп графикасында басма машина уйлап табучы, инженер, "Яңалиф" язу машинасын гамәлгә куючы Әскар Шәехгали исеме белән аталачак. 1920нче елларда ул чит илдә җитештерелгән язу машинасын гарәп графикасына яраклаштырып көйли, шуның өчен ике патент ала. Татар теле латин әлифбасына күчерелгәч, ул Яңалифта яза торган язу машиналарын җитештерә.

Моннан тыш тагын бер урам Идел урамы дип аталачак. Урысча да аңа "улица Идель" исеме бирелде.

  • Соңгы елларда Татарстан башкаласында урамнарның 54 процентына урыс телендә, 46 процент очракта — татар телендә исем бирелгән.
  • Узган ел "Болгар мирасы" ширкәте башлыгы, язучы Шәриф Камал туганы Нәфис Байгилдиев Казандагы Назарбаев урамына Шәриф Камал исемен бирүне сорап, Татарстан хөкүмәте, Дәүләт шурасы һәм мәдәният министрына мөрәҗәгать итте. Әмма түрәләр бу тәкъдимне кабул итмәде.
  • Моңа кадәр депутатлар авыл атамаларын ике телдә дөрес язу мәсьәләсен күтәргән иде. Алар Күн авылының Конь дип тәрҗемә ителүенә гаҗәпләнде.
  • 2019 елда Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова исемнәре Казан үзәгеннән читтә урнашкан "Салават күпере" торак комплексы урамнарына бирелде. Бу милли җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!