Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәриф Камал туганнары Казандагы Назарбаев урамын татар язучысы исеме белән атауны сорый


Хәзерге Шәриф Камал урамы "төрмәгә илткән урау юлы" булып тора, Назарбаевның Казанга бернинди катнашы юк, Казакъстан халкы Нурсолтан Назарбаевка җирәнеп каравын күрсәтте, дип саный хат авторлары.

"Болгар мирасы" ширкәте башлыгы, язучы Шәриф Камал туганы Нәфис Байгилдиев Казандагы Назарбаев урамына Шәриф Камал исемен бирүне сорап, Татарстан хөкүмәте, Дәүләт шурасы һәм мәдәният министрына мөрәҗәгать итте. Хатлар Азатлык редакциясендә бар.

Шәриф Камалның берничә туган гаиләсе исеменнән язылган хатта бүгенге көндә Казандагы Шәриф Камал урамының бары тик тимер юлны урау урамы булуы, тәртипкә китертелгән шәһәр урамы булмавы турында әйтелә. "Бу юлның исеме язучы абруен күтәрүдән бигрәк, аны төшерә", ди хат авторлары.

— Татар драматургы, язучы-классик Шәриф Камал аның исеме белән шәһәр читендә төрмәгә илткән урау юлы атавына лаеклымы? — диелә хатта.

Язучы исеме белән хәзерге Нурсолтан Назарбаев урамын атарга тәкъдим ителә. Моңа Байгилдиев берничә сәбәп китерә, аерым алганда, ул Казакъстандагы соңгы сәяси вакыйгалар "Казакъстан халкының Нурсолтан Назарбаевка җирәнеп каравын күрсәтте. Халык Казакъстанның яңа президенттан Назарбаевны ил сәясәтеннән чыгарырга сорады" ди. Моннан тыш Казакъстан президенты Токаевның халык таләбен үтәве, Назарбаевны һәм аның якын кешеләрен сәясәттән чыгаруы да аргумент булып китерелә.

Мөрәҗәгатьтә Назарбаев урамының элек Эсперанто исемен йөртүе искәртелә, бу исем мәгънәгә ия түгел, 2015 елда урам Татарстанга бернинди катнашы булмаган Назарбаев исеме белән аталды, ди хат авторы. "Башка илнең сарай түнтәрелешләрендә катнашмас өчен без кичекмәстән Назарбаев урамы исемен үзгәртергә тәкъдим итәбез", диелә.

Хат Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исемнәренә язылган. Моннан тыш Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллинага да теләктәшлек сорап хат җибәрелгән.

2015 елда Казан хакимияте Эсперанто урамына Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев исемен бирде. Бу карарны хакимият вәкилләре урамда Халыклар дуслыгы йорты булуы белән аңлатты. Бу адым Эсперанто урамында яшәүчеләрдә ризасызлык уятты, халык урам чараларын оештырды, петицияләр имзалады.

"Урамның исемен үзгәртү турында яңалыкларны кертер алдыннан бераз күбрәк вакыт уйланырга кирәк булган икән. Шәһәр башкарма комитеты исеменнән гафу итүегезне сорыйм", дип әйткән иде ул чакта Казан мэры Илсур Метшин. Урам исемен кире Эсперанто атамасына кайтармадылар.

Гыйнвар башында Казакъстанда халык протестлары башланды. Җаңаөзен шәһәрендә сыекланган газга бәяләр ике тапкырга артканнан соң ризасызлык чаралары башланды. Алматы шәһәрендә кораллы кешеләр катнашында талаулар һәм мародёрлыклар урын алды.

Берничә көн эчендә протестлар сәясиләште, каршылык чараларында катнашучылар Казакъстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаевның сәясәттән китүен, ил президенты Касым-Җомарт Токаевның отставкасын һәм үз эченә яңа демократик сайлаулар уздыруны алган сәяси реформалар таләп итте. Нәтиҗәдә, Токаев Иминлек шурасы рәисе вазифасыннан Назарбаевны төшерде, аңа якын саналган кайбер кешеләрне вазифаларыннан алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG