Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:06

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмованың Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Бауман урамына Сөембикә исеме бирү турындагы мөрәҗәгатенә җавап алынды. Бәйрәмова тәкъдиме кире кагыла.

Фәүзия Бәйрәмованың татарча язылган мөрәҗәгатенә Казан шәһәре башкарма комитетының топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреева урыс телендә җавап биргән. Хатта язылганча, шәһәр урамнарының атамалары тарихка бәйле, шуңа күрә комиссия Казан шәһәренең тарихын үзгәртергә омтылмый. Моннан тыш, урам исемен үзгәртү зур авырлыклар тудыра, диелә. "Юридик затлар норматив һәм финанс документларын яңадан ясатырга, физик затлар яшәү урынында яңадан теркәлергә һәм документларын алыштырырга тиеш булачак. Бу финанс чыгымнарга китерә, ә моның белән халык килешми", дип язылган хатта.

Урамнарның атамалары анда яшәүче кешеләрнең теләге белән генә алыштырылырга тиеш, дигән юллар да бар.

Нәтиҗәдә, Людмила Андреева Бауман урамын Сөембикә урамына үзгәртүне кирәк дип тапмый. "Сөембикә ханбикә исеме Казанның яңа урамында яки скверында мәңгеләштереләчәк", ди Андреева.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Казакъстан башкаласы Астанада Сөембикә урамы ачылу уңаеннан Татарстан президентына мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьтә Астанада Сөембикә урамы ачылуга​ рәхмәт белдерелә һәм Татарстан башкаласы Казан үзәгендәге Бауман урамына да Сөембикә исемен бирергә тәкъдим ителә.

Берничә ел элек Казанның Эсперанто урамы Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев исеменә үзгәртелде. Хакимиятләрнең халык фикерен белешмичә генә урам исемен алыштыруы зур ризасызлык тудырган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG