Интернетта татар грамматикасын үзләштерү һәм камилләштерү өчен махсус сайт эшләп китте. "КАТ-КАТ" дип аталган бу проектта татар теленең башлангыч дәрәҗәсе өчен темалар һәм алар нигезендә интерктив күнегүләр тәкъдим ителгән.
Бу хакта Телеграм-каналда проект авторы Илдар Әюпов язып чыкты. Яңа ел бәйрәмнәрендә берничә буш көн табып, кечкенә тел проекты эшләп чыгарга насыйп булды, ди ул.
Сайтта телне яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен төп темалар тупланган. Ул A1 һәм өлешчә A2 тел дәрәҗәсенә нигезләнгән.
— Бу – дәреслек тә, үзлектән өйрәнү кулланмасы да түгел, нәкъ менә грамматик тренажёр. Ул дәресләргә өстәмә буларак эшләнгән, аларны алыштыру өчен түгел, — дип язды Әюпов.
Һәр темага сайтта кыскача теория бирелә. Аннары соң аның буенча интерактив күнегүләр тәкъдим ителә. Сайтта теркәлү кирәкми, барлык функционал бушлай.
Әюрпов сүзләренчә, әлегә бу эксперименталь проект булып тора, алга таба аны камилләштерү планлаштырыла. Аерым алганда тавышландыру, катлаулылык дәрәҗәләре, күнегүләр санын күбәйтү, тел дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге, мобиль кушымта булдыру кебек ниятләр бар, ди проект авторы.
Проектның фәнни мөхәррире – КФУның татар филологиясе доценты Эльвира Динмөхәммәтова диелә.
- Илдар Әюпов – татар телен өйрәнү, популярлаштыруга караган күпсанлы проектлар авторы, "Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе.
- Элегрәк ул татар һәм башкорт телләрендә балалар өчен "Әлифба" смартфон һәм планшет әсбабын чыгарган. Шулай ук ул татар теле кагыйдәләре тупланган "Дөрес" сәхифәсен ясаган иде.
- 2023 елда "Теория" студиясе татарча сүз байлыгын билгеләүче интернет-проект чыгарган иде. Ул кешенең татарча пассив сүз байлыгын, тел белү тирәнлеген белергә мөмкинлек бирә.
- 2025 елда Илдар Әюпов балалар өчен "Хәрефләр илендә" дип аталган мультфильмны башлап җибәрде. "Безнең максат – татар балалары өчен заманча, кызыклы һәм туган телгә мәхәббәт тудыручы мультфильм чыгару", дигән иде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!