Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча сүз байлыгын билгеләүче интернет-проект барлыкка килде


Ул татар телен камил белүчеләр һәм татарча өйрәнүчеләр арасында телне популярлаштыру максатын куя.

31 май интернетта "Сүз байлыгы" проекты эшли башлады. Ул кешенең татарча пассив сүз байлыгын, тел белү тирәнлеген белергә мөмкинлек бирә, дип сөйләде Азатлыкка проект авторы Илдар Әюпов.

Сайтта теләүчеләргә татар теленнән тест узарга тәкъдим ителә. Сораулар арасында сирәк кулланылган сүзләр дә бар, уйлап табылган сүзләр дә тәкъдим ителә (бу очракта татарча мондый сүзнең булу-булмавын билгеләү кирәк).

Әюпов Азатлыкка сөйләгәнчә, әлеге проект укучыларга татар телен никадәр яхшы һәм "тирән" белүен күрсәтә ала. Бу телне белү дәрәҗәсен объектив билгеләү метрикасы булып тора. Мондый проект татар телен өйрәнүчеләр һәм яхшы белүчеләр арасында да телне популярлаштыру максатын куя, ди ул. Сайт тәкъдим иткән статистика нигезендә фәнни тикшеренүләр дә ясап була.

— Мондый проектның татарча да кирәклеген күптәннән уйлаган идем. Инглизчә, урысча мондый статистикалар биргән сайтлар күп. Проект шактый озак әзерләнде, — дип сөйләде Илдар Әюпов.

Техник модельләр белән төрле телләргә мондый проектлар ясаучы Григорий Головин уртаклашты. Татарстанның Гамәли семиотика институты исә татар теленең "Туган тел" корпусын кулланырга мөмкинлек бирде, ди проект авторы.

Әлегә тестта 20 меңләп сүз бар. Анда әдәби сүзләр генә кулланыла, барлык диалекталь вариантларны алу мөмкин түгел, дип аңлатты автор. Тест төгәллеге исә кулланучылар саны артуы белән камилләшәчәк.

Моңарчы дизайнер һәм тел активисты Илдар Әюпов балалар өчен уен рәвешендә хәрефләрне һәм сүзләрне өйрәнү өчен "Әлифба" әсбабын тәкъдим иткән иде. Ул татар орфографиясен тикшерүче "Дөрес" сайты, "Әлбәттә" фәнни-популяр порталы, "Тыпыр-тыпыр грамматика" видеодәресләре һәм башка тел проектлары белән дә шөгыльләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG