Хиҗап көне: Сайлау һәм сынау

Иллюстратив фото

1 февраль Халыкара хиҗап көне билгеләнә. Аның төп максаты — мөслимәләр өчен хиҗапның, яулыкның әһәмиятен аңлату, җәмгыятьтәге стереотипларны җимерү. Бу көн мөслимәләрнең яулык бәйләп йөрү хокукын яклау нияте белән гамәлгә куелган.

Азатлык радиосы Татарстаннан китәргә мәҗбүр булган берничә яулыклы мөслимә белән сөйләшеп, башка илләрдә хиҗапка карата мөнәсәбәт, җәмгыятьнең кабул итүе һәм мөслимәләрнең үзләрен ничек хис итүе турында фикерләрен белеште.

Дөнья хиҗап көне – Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан рәсми танылган көн түгел, аны социаль челтәрләрдә активистлар игълан иткән.

Хиҗап гарәп телендә япма дигәнне аңлата, әмма татарда хиҗап дигәндә башка бәйләгән гади яулык та истә тотыла.

Азатлык Радиосы белән сөйләшкән мөслимәләрнең берсе дә үзенең чын исемен белгертергә теләмәде.

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә иминлек максатыннан аны атамый.

Гөлнара (исеме үзгәртелде) тумышы белән Татарстаннан, инде биш ел тирәсе Чехиядә яши.

— Мин Европага күчкәндә 18 яшь тулган иде, ә хиҗапны 17,5 яшьтә яптым. Кечкенәдән үк төрле мәдрәсәләргә йөрдем: кайберләре мәчет каршында иде, соңрак хатын-кызлар өчен махсус мәдрәсәгә дә йөрдем. Гадәттә, бу дәресләр ял көннәрендә яки җәйге каникулларда уза иде. Мәдрәсәгә мин һәрвакыт яулык бәйләп бара идем, лагерьларда да хиҗапта йөрдем.

Шул вакытларда мәдрәсәгә генә түгел, мәктәпкә дә яулык бәйләп йөрүче кызларга соклана идем, аларга кызыга идем. 8–9нчы сыйныфларда инде мин дә моңа күңелем белән әзер икәнемне аңладым кебек. Хәтта кайчак мәктәпкә кадәр яулык бәйләп барып, мәктәпкә керер алдыннан салып куя идем.

Бер тапкыр 9нчы сыйныфтан соң, каникуллар бетеп 10нчы сыйныфка күчкәч, бер иптәш кызым белән мәктәпкә хиҗапта барырга уйладык. Әмма бу хакта укытучылар ишеткән булып чыкты. Соңрак ачыклаганча, иптәш кызымның дәү әнисе танышларына сөйләгән, ә сүзләр шулай итеп мәктәпкә барып ирешкән. Нәтиҗәдә безгә яулык бәйләп килүне тыйдылар, яки күрше татар мәктәбенә күчәргә тәкъдим иттеләр.

Әти-әниләр өчен, әлбәттә, иң мөһиме — баланың сыйфатлы белем алуы. Ә мин укыган мәктәп шәһәрдәге иң яхшыларның берсе санала иде, шуңа күрә безне татар мәктәбенә күчермәделәр. Шулай итеп, ул чакта без хиҗап япмыйча калдык.

Гөлнара хиҗап ябу хыялын һәрвакыт күңелендә йөрткән һәм мәктәптән киткәндә булса да аны тормышка ашырган.

— 11нче сыйныфны тәмамлаганда, Рамазан ае алдыннан БДИ башланырга тиеш иде. Шул вакытта инде без хиҗап ябарга карар кылдык, чөнки мәктәптән куып чыгармаслар дип аңлый идек. Алда өч имтихан бар иде, һәм шуның беренчесенә без яулыктан килдек. Безне күреп, барысы да аптырап калды. Кайбер укытучылар хәтта исәнләшмичә дә узып китте кебек. Соңрак сыйныфташларымнан ишетүемчә, безнең турында күп сүзләр, гайбәтләр йөргән, имеш, "сектантлар" дигәннәр. Ул вакытта безнең мәктәптә башка хиҗаптан йөрүче кызлар юк иде. Шулай итеп, мин 17,5 яшьтән яулыктан йөри башладым.

Мәктәптән соң нефть институтына укырга кердем, ләкин анда озак укымадым. Төркемдәге яшьләр бик сүгенә торган, тәртипсезрәк иде. Шулай да алар беркайчан да минем хиҗабыма карата начар сүз әйтмәде. Өч атна укыганнан соң уку йортын ташладым, бер ел өйдә булдым, машина йөртергә өйрәнеп таныклык алдым. Аннары Чехиягә күчтем, тел өйрәнә башладым.

Гөлнара Чехиядә җәмгыятьтә, аеруча да яшь буында хиҗапка караш Татарстаннан әллә ни аерыла дип санамый.

— Андагы укуым халыкара студентлар алмашу програмы кысаларында барды, төрле илләрдән килгән яшьләр укый иде, шуңа күрә хиҗапка карата мөнәсәбәт азмы-күпме нейтраль булды. Каршы сүзләр ишетелмәде. Әмма беренче уку елында лаборатория дәресләрендә бер укытучы: "Әгәр лабораториядә ут чыкса һәм ул яулыкка капса, аны тиз генә салып булмый, шуңа монда болай йөрү ярамый", дигән мәгънәдә сүзләр әйтте. Бу миңа ачыктан-ачык төрттерү кебек тоелды.

Кешеләрнең миңа сәерсенеп карауларын да сизә идем. Хәзер дә андый карашлар очрый, әмма мин инде моңа игътибар итмим. Бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр хиҗапка ныграк карый. Бу, гадәттә, элекке Чехословакия чорында яшәгән буын вәкилләре.

Шуңа күрә эш эзләгәндә резюмема фотосурәтләр куймый идем. Шул гына. Ахыр чиктә мине лабораториягә эшкә алдылар. Җәй көне Татарстанга кайткач, анда да бер лабораториягә эш сорап бардым — мине алырга әзер иделәр, хиҗап турында бер сүз дә әйтмәделәр. Ләкин мин кире Чехиягә китәргә булдым.

Гомумән алганда, мин яшәгән шәһәрдә яулыклы кызлар күбрәк татар гимназиясендә укый иде. Шулай ук мөслимәләр арасында өйдән уку формасына күчүчеләр дә очраштыргалады.

БУ ТЕМАГА: "Әфганстаныңа кит!" Беларуста хиҗаптан йөрүчеләр ничек көн күрә

Әлфия (исеме үзгәртелде) хәзер гаиләсе белән АКШта яши. Ул Татарстандагы зур шәһәрләрнең берсеннән. Хиҗапны ул мәктәптә укыган елларында япкан.

— Мин хиҗапны 13–14 яшьләр тирәсендә яптым, бу 1998 елларга туры килә. Ул вакытта яулык бәйләүчеләр әле бик күп түгел иде. Мәктәптә мин бердәнбер яулыклы укучы булдым. Башка кызлар да яулык япты, ләкин 9нчы сыйныфтан соң берсе мәдрәсәгә китте, икенчесе начар укыды, һәм мәктәп мөдире аңа: "Я яулыкны саласың, я башка мәктәпкә китәсең", — дип ультиматум куйды.

Университетта да мин үзем генә хиҗаптан йөрдем. Әмма яулык аркасында беркайчан да җитди проблемнар булмады. Мәктәптә җыештыручыларның бүлмәләре бар иде, мин шунда кереп намаз укый идем. Университетта исә гардеробта эшләүче хатын-кызлар мине намаз укырга кертәләр иде. Кыскасы, бу яктан авырлыклар кичермәдем.

Авырлыклар күбрәк башка якта иде: ул чорда мөслимәләр өчен кием, хиҗап табу мәсьәләсе бик кискен торды. Моннан тыш, паспортка яулыкта фотога төшәргә дә рөхсәт итмиләр иде. Соңрак мөслимәләр мәхкәмәләргә йөреп, паспортка яулыктан фотога төшү хокукын яклап алды, һәм әлеге мәсьәлә әкренләп хәл ителде, — дип сөйли Әлфия.

Аның әйтүенчә, 1990 еллар ахырында җәмгыять хиҗаплы мөслимәләрне күрергә әле ияләшеп бетмәгән була, шуңа күрә кимсетеп сүз әйтүчеләр дә очраган.

— Авылга кайткач: "Безнең әби-бабайлар яулыкны болай бәйләмәгән, ник аны өчпочмаклап, косынка итеп кенә бәйләмисең?" — дип әйтәләр иде. Мин беркайчан да кеше сүзенә карап яшәмәдем. "Монашка" дип кычкырып калучылар да булды. Әтием дә минем яулыктан йөрүемә каршы иде, хәтта минем белән бергә чыгып йөрисе дә килми иде. Шуңа күрә хиҗап ябу миңа шактый авыр бирелде кебек, — дип искә ала ул.

АКШка күчкәч, Әлфия үзен күпкә иркенрәк хис итә башлаган.

— Миңа бик рәхәт булды. Беркем дә сәерсенеп карамый, бассейнга буркинида да кереп була, спорт белән дә иркен шөгыльләнергә мөмкин. Без башта кечкенә генә штатка килеп урнаштык, кешеләргә бераз сәер тоелса да, танышырга, сөйләшергә тырышалар иде. Университетта укыдым, соңрак анда математика фәненнән ассистент булып эшләдем, гамәли дәресләр алып бардым. Яулык аркасында бернинди проблем да булмады. Калифорниягә күчкәч исә, гомумән, хиҗапка игътибар итүче дә калмады.

Әмма Германиядә тәҗрибәсе башкача булган.

— Анда без якынча бер ярым ел яшәдек, бу 17 еллар элек иде. Ул чорда Германиядә яулыклы кызларга күпкә авыррак булды. Бәлки, бу укымаган төрекләр күп булу һәм шуңа бәйле стереотиплар белән аңлатыладыр. Бер тапкыр хәтта бассейннан чыгып китәргә куштылар. Бу хәл хәтеремдә аеруча уелып калды.

Әлфия әйтүенчә, хәзер Татарстанда мөслимәләр өчен мөмкинлекләр күбрәк кебек: матур күлмәкләр, хиҗаплар сатыла, сайлау киңәйгән.

— Кызганыч, мин андый мохиттә озак яшәгәнем булмады, шуңа хәзер республикада мөслимәләргә ничек яшәве турында төгәл әйтә алмыйм.

АКШта исә башка кыенлык бар, ди ул.

— Биредә мөслимәләр өчен кием, матур хиҗап табу җиңел түгел. Ләкин мөслимәләр бу юлны Аллаһка гыйбадәт итү өчен сайлый. Шуңа күрә җиңеллекне эзләмисең, нинди шартларда яшисең — шуңа яраклашып яшисең. Минем мөслимә дусларым арасында да яулык салучылар күп булды. Эш урыннарында яулыкка каршы сүз әйтмәсәләр дә, эшли башлагач, күпләре яулыкларын салды, — ди Әлфия.

БУ ТЕМАГА: Төмән мәктәбе кызларга яулык бәйләп йөрүне тыйды

Лилия (исеме үзгәртелде) хәзер Төркиянең Анталья шәһәрендә яши. Моңа кадәр ул Татарстанда, шулай ук Мәскәүдә дә яшәгән. Яулыкны 21 яшендә япкан.

— Мин инде 15 ел яулыкта. Яулык япкан вакытта без Казанда яши идек. Эштә дә, урамда да мине бик җылы кабул иттеләр. Мәскәүгә күчкәч тә, бер кешедән дә яулык турында начар сүз ишетмәдем. Киресенчә, күршеләр гаиләбезне яратты. Фатир хуҗасы — урыс абыйсы: "Иң мөһиме, сиңа рәхәт булсын, башкаларның сүзенә карама", дип әйтә иде.

Төркиядә инде, Аллаһка шөкер. Җәйләрен эссе, әлбәттә, ләкин андый кызу көннәрдә Казанда торып килгәнгәме, диңгездә коенып күнеккәнгәме — җиңелрәк кичерәм.

Төркиядә яулык гадәти хәл буларак кабул ителә, ә Русиядә яулыклы кызларга игътибар күбрәк. Төркиядә кешеләр сиңа гади кеше кебек карый, ә бездә, Татарстанда, яулыклы кызларга таләпләр артык зур кебек. Алар гөнаһсыз, идеаль булырга тиеш сыман. Кечкенә генә ялгышлык эшләсәң дә, Русиядә шунда ук яулыкка төрттерәләр.

Хиҗап Аллаһ ризалыгы өчен киелә, иң мөһиме — ният. Яулыкны саклап калу өчен һәрвакыт дога кирәк. Һәм матур хиҗапка акча жәлләмәү дә мөһим: яулык күп булса да, аларны алмаштырып тору зарур.

Дөнья хиҗап көнен үткәрү фикере 2013 елда Назма Кханга килгән. Тумышы белән Бангладештан булган кыз Нью-Йоркка күченгән, шунда аның яулыгыннан еш кына көлгәннәр, аңламыйча караганнар. Хиҗапның нәрсә булганын, нигә кирәк икәнен бар дөньяга аңлату өчен Назма махсус сайт булдырган, анда яулыгы аркасында дискриминациягә дучар булган кеше мораль ярдәм ала алган. Күп хатлар алгач, Назма барысына да ярдәм итим дип Дөнья хиҗап көнен оештырырга булган. Беренче зур күләмле чарада 67 илдән хатын-кызлар катнашкан, төрле милләт хатыннары 1 февраль көнне яулык япканнар. Шулай ел да билгеләнгән көн барлыкка килгән.

Русиядә дә яулык темасы әледән-әле күтәрелеп килә. 2024 елны Владимир өлкәсендә мәктәптә хиҗаптан йөрү тыелды. Бу Русиядәге беренче шундый чикләү керткән төбәк булды.

Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүне тыюга каршы чыкты. Алар дәүләт оешмаларыннан Владимир өлкәсенең Мәгариф министрлыгы кабул иткән карарга хокукый бәя бирүне сорады. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да хиҗапны тыюга каршы фикер белдерде.

2024 елны Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Лянтор нефть техникумы студенты Лилия Рәхмәтуллинаны яулыктан йөрү сәбәпле укуга кертмәделәр. Лилиянең әтисе Илдус Рәхмәтуллин IslamNews агентлыгына сөйләвенчә, уку йорты җитәкчелеге мөслимә укырга кергәндә аның яулык киюенә каршы булмаган.

  • 2022 елның көзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. "Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", диде мөфти.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!