Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән мәктәбе кызларга яулык бәйләп йөрүне тыйды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төмәннең 88нче мәктәбе кызларга яулык бәйләп йөрүне рәсми рәвештә тыйды. Төбән вице-губернатор тыкшынуыннан соң бу рөхсәт ителгән иде. Мәктәп җитәкчелеге моны "вакытлыча гына иде" дип аңлатты.

Төмәннең 88нче мәктәбендә укучыларга яулык ябып яки "кагыйдәләргә туры килмәгән башка киемдә" килү тыелган. Элегрәк мәктәп җитәкчелеге яулыктан йөрүне "чыгарма буларак" һәм вакытлыча гына рөхсәт итеп торган булган. Бу хакта мәктәп идарәсе шурасы рәисе Елена Корчемкина аңлатмасына сылтанып 72.RU яза.

"Элегрәк ата-ана мөрәҗәгате белән чыгарма буларак аерым укучыларга дәресләрдә яулык ябып утырырга рөхсәт ителде – вакытлыча, әлеге мәсьәләне идарә шурасында караганчыга кадәр. Бу педагогик кагыйдәләрдән чыгып, балалар мәнфәгатьләрендә эшләнде. Хәзер исә идарә шурасы кануннарга ярашлы карар кабул иткәннән соң мәктәп аны үтәргә тиеш", дигән Корчемкина.

Ата-аналарның сайлау хокуы бар диелә: йә балалары мәктәп формасы таләпләрен үти, йә башка җирдә укый, башка юл белән белем ала.

2 сентябрьдә Төмән шәһәренең 88нче мәктәбенә хиҗап киеп килгән укучыны кертмәскә теләгәннәр. Әлеге низагны кызның әнисе видеога төшереп барган. Мәктәп мөдире Елена Головчак кызның башыннан яулыгын салуын таләп иткән. Соңрак ул видеода "Мәктәптән чыгыгыз! Мин полиция чакырам", дип әйтә. Низагтан соң кызның ата-анасы юридик ярдәм сорап адвокат Руслан Нәгыевка мөрәҗәгать итте. Бу хәлне ул "Русия Конституциясендәге белем алу, шәхси тормыш, дин тоту хокукын бозу", дип атады.

Ввице-губернатор тыкшынуыннан соң мәктәптә яулык бәйләп йөрергә рөхсәт ителде.

Русия уку йортларында яулык бәйләп йөрү проблемы һәрдаим туып тора:

  • Ике ел элек хиҗап кигәне өчен Омски көллиятенә кертелмәгән укучы Алинә Нәүрүзова мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Ул көллияттә яулык бәйләп дәрескә йөрүне тыючы кагыйдәләрне гамәлдән чыгаруны сораган иде. Мәхкәмә аның шикаятен канәгатьләндермәде.
  • 2020 елда Екатеринбур шәһәрендәге Свердловски өлкә медицина көллияте абитуриентына уку йортында хиҗап киюне тыйдылар.
  • Биш ел элек Сарански шәһәрендәге уку йортларында кызларга яулыкларын салырга йә өйдә укырга кушылуы хакында сөйләгән иде юрист Марат Ашимов Азатлыкка.
  • Аңа кадәр Мордовиянең Азюрка авылында ислам дине кушканча яулык ябынып йөрүче укучыларны эзәрлекләгәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG