Accessibility links

Төмәндә яулык бәйләгән укучыны мөдир мәктәпкә кертмәcкә тырышкан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мөдир кызга яулыгын салырга, әнисенә мәктәптән чыгарга кушкан.

Төмән шәһәренең 88нче мәктәбенә хиҗап киеп килгән укучыны кертмәскә теләгәннәр. Бу хакта медиада һәм социаль челтәрләрдә видео таралды. Әлеге хәл турында адвокат Руслан Нәгыев Telegram каналында язып чыкты. Кызның әтисе юридик ярдәм сорап Нәгыевка мөрәҗәгать иткән.

Әлеге низагны кызның әнисе видеога төшереп барган. Мәктәп мөдире Елена Головчак кызның башыннан яулыгын салуын таләп иткән. Соңрак ул видеода "Мәктәптән чыгыгыз! Мин полиция чакырам", дип әйтә.

Кызның әтисе Ибраһим Давытов бу хәл турында Төмән медиасы 72.ru-га сөйләгән.

— Без гаиләдә дин тотабыз. Шуңа күрә әни кеше һәм кыз яулык киеп йөри. Иртән җәмәгатем кызны мәктәпкә озатырга барды. Берничә минуттан кызым мәктәптән елап чыккан. Мәктәпкә мөдир кертмәде дип әйтте. Хатыным нәрсә нигезендә баланы мәктәпкә кертмәүләрен сораша башлаган. Мөдир мәктәпнең низамнамәсен күрсәткән һәм "хиҗап киеп кермәячәксез" дип әйткән, — дип сөйләгән ул.

Ахыр чиктә кызны дәресләргә керткәннәр.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

— Бу Русия Конституциясендәге белем алу, шәхси тормыш, дин тоту хокукын бозу очрагы. Моннан тыш, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы федераль канунның 4нче мәддәсе нигезендә, дәүләт ата-аналарның балаларын тәрбияләвенә тыкшынмый. Кызның башына кигән яулыгы әйләнә тирәдәгеләрнең хокукын бозмый, шуңа күрә беркем дә аны салдырырга хокуклы түгел, — дип белдерде Руслан Нәгыев.

Русия уку йортларында яулык бәйләп йөрү проблемы һәрдаим туып тора. Ике ел элек хиҗап кигәне өчен Омски көллиятенә кертелмәгән укучы Алинә Нәүрүзова мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Ул көллияттә яулык бәйләп дәрескә йөрүне тыючы кагыйдәләрне гамәлдән чыгаруны сораган иде. Мәхкәмә аның шикаятен канәгатьләндермәде.

2020 елда Екатеринбур шәһәрендәге Свердловски өлкә медицина көллияте абитуриентына уку йортында хиҗап киюне тыйдылар. Шуннан соң Татарстан мөфтие Русиядә хиҗапны тыюларга ризасызлык белдергән иде.

Биш ел элек Сарански шәһәрендәге уку йортларында кызларга яулыкларын салырга йә өйдә укырга кушылуы хакында сөйләгән иде юрист Марат Ашимов Азатлыкка.

Аңа кадәр Мордовиянең Азюрка авылында ислам дине кушканча яулык ябынып йөрүче укучыларны эзәрлекләгәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG