Уфага техник белем алырга 240 Кытай студенты килә. Бу нәрсәгә китерә ала?

Уртак институт әле кампус кысаларында ачыла

Уфа һәм Чанчжоу университетлары техник фәннәрне өйрәнүдә уртак уку йорты булдыра. Ләкин Уфага укырга бары тик кытайлар гына киләчәк. Һәрхәлдә беренче елны. 240 кытай студенты Башкортстанның төп техник университетының әзер технологик базасына килеп керәчәк. Бу нинди нәтиҗәгә китерә ала?

Уфа фән һәм технологияләр университеты (УУНиТ) Чанчжоу университеты белән берлектә уртак Русия-Кытай институтын (Joint Institute of Ufa University of Science and Technology and Changzhou University) булдырды. Моның өчен 2026 ел башында Кытай мәгариф министрлыгы рөхсәте алынды.

Уртак институт Кытай белән Русия арасындагы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә һәм дәүләт стратегияләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән мәйданчык булачак диелә Башкортстан хөкүмәте матбугат хезмәт хәбәрендә. Белгечләр әзерләү программалары Цзянсу провинциясе һәм Башкортстанның мәгариф үсеше белән бәйле таләпләренә туры китереп төзеләчәк. Русия һәм Кытай студентлары ике университетның алдынгы галимнәреннән иң заманча, иң югары дәрәҗәдәге белем алу мөмкинлегенә ия булачак дип ышандыралар.

— Кытай Башкортстан өчен төп партнер булып кала, шуңа күрә без стратегик партнерлыкны, шул исәптән фәнни-мәгариф өлкәсендә дә, киңәйтергә омтылабыз. УУНиТ базасында уртак Русия-Кытай институтын ачу ике илнең якынаюында принципиаль яңа этапны аңлата. Бу этап үзара ышаныч, нәтиҗәле кооперация һәм фәнни эзләнүләрнең иң алдынгы юнәлешләрендә хезмәттәшлеккә әзерлек нәтиҗәсе булып тора, — дип саный Башкортстан Республикасының Фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мустафина. Аның сүзләрен Башкортстан дәүләт басмалары китерә.

Уртак институтның төп бурычы — Азия-Тын океан төбәгендә ике илнең икътисади проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле яшь белгечләр әзерләү, мәдәниятләр диалогын үстерү һәм Русия белән Кытай халыклары арасында үзара аңлашуны ныгыту.

Уфа фән һәм технологияләр университеты ректоры Вадим Захаров сүзләренчә, уртак институт төзү ике илнең уку йортлары структурасын оптимальләштерү һәм халыкара алмашуларны киңәйтү өчен башлангыч нокта булачак.

— Без талантлы белгечләр әзерләүнең яңа моделенә инновацияләрне актив рәвештә кертәчәкбез, әлеге модель "инженерия" белән "интернационализация"не берләштерәчәк. Ул укытучылар һәм студентлар өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм халыкара интеграция өчен ныклы нигез булдырачак, — дигән Захаров.

2026 елның сентябреннән бакалавриатның дүрт юнәлеше буенча диплом программнары кертеләчәк. Аларның барысы да техник фәннәр белән бәйле: "Материаллар белеме һәм материаллар технологияләре", "Химик технологияләрдә, нефть-химиядә һәм биотехнологиядә энергия- һәм ресурс саклаучы процесслар", "Технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру", "Мәгълүмати системаларның математик тәэминаты һәм администрлаштыру".

Икеле диплом программасына беренче кабул итү Кытай абитуриентлары өчен генә уздырылачак. Барлыгы 240 абитуриентны укырга алу күздә тотыла. Лекцияләр һәм дәресләр УУНиТ һәм Чанчжоу университеты укытучылары тарафыннан, бергәләп эшләнгән уку планнарына ярашлы рәвештә, алып барылачак.

Чанчжоу университеты (Changzhou University) — Кытай Халык Республикасының әйдәп баручы университетларының берсе, ул Times Higher Education (THE), QS World University Rankings, Scimago Institutions Rankings, U.S. News Best Global Universities Rankings һәм башка дөньякүләм рейтингларга керә.

БУ ТЕМАГА: Башкортстанда Кытай машина концернының заводын төзергә телиләр

Сәясәт белгече, Берлиндагы Русия һәм Евразияне өйрәнүче Карнеги үзәгенең фәнни хезмәткәре, Кытайның тышкы сясәтен өйрәнү белән шөгыльләнүче Темур Умаров әлеге хезмәттәшлекнең уңай якларын да, Башкортстанга китерә алырдай куркынычларын да күрә.

Темур Умаров

Аның сүзләренчә, Кытайда бүген белем алуга ихтыяҗ бик зур, һәм яшьләр моның төрле юлларын эзли. Кытай уку йортларына укырга керү бик авыр, ә көнбатыш университетлары акча ягыннан кесәгә суга, ул илләргә балаларын бай гаиләләр генә җибәрә ала. Шуңа күрә алар һаман да сыйфатлы белем бирә дип саналган, ләкин бәясе артык югары булмаган югары уку йортларын сайлый, ди Умаров. Русия бу исемлеккә шактый еш эләгә.

"Шул ук вакытта бу Уфа университеты өчен дә отышлы: алар валюта кереме ала, халыкара эшчәнлек күрсәткечләрен арттыра. Бүгенге Русия күзлегеннән караганда, Кытай университетлары белән хезмәттәшлек итүдә әлегә нинди дә булса проблемнар көтелми", ди белгеч.

Аның фикеренчә, Чанчжоу белән хезмәттәшлек Башкортстанга заманча технологияләргә, машиналарга һәм җиһазларга чыгу мөмкинлеге бирә ала. Аеруча 2024 елдан соң, әмма чынлыкта инде 2014 елдан башлап, Русиядә Көнбатыш технологияләрен алмаштыру процессы бара. 2016 елдан Кытай Русиянең төп экспортерына әверелде, бу рольдә Германияне алыштырды, һәм бүген Русиядә кулланылган технологияләрнең күпчелеге — кытайныкы.

"Шуңа күрә мондый хезмәттәшлек аша Башкортстан бу җиһазлар белән эшли белүче билгеле бер белгечләр катламын әзерли ала. Әлеге кадрлар соңыннан кытай җиһазларын Башкортстан сәнәгатенә интеграцияләү өчен кулланыла ала. Димәк, мәсьәләгә дөрес якын килгән очракта, бу хезмәттәшлек республиканың үз файдасына да эшли ала", ди Умаров.

Куркынычлар да бар.

Беренчесе - Башкортстанның Кытай өчен инфраструктурага әйләнеп калуы.

"Кытайга гамәли белгечләр кирәк, аеруча Цзянсу провинциясендә — ул бөтен Кытайның сәнәгать «цехы» булып тора. Әгәр ике университет арасындагы хезмәттәшлек програмнары кытай стандартларына яраклаштырылган булса, студентлар укуларын тәмамлагач, үз илләренә кайтып, алынган белемнәрне үз эшләрендә кулланачак. Бу очракта Башкортстан бары тик инфраструктурасы, белемнәре һәм кадрлары булган мәйданчык ролен генә үтәргә мөмкин," дип белдерде эксперт.

Икенчесе —галимнәрне ФСБ һәм контркүзләү оешмаларының күзәтеп торуы.

"Соңгы елларда чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек иткән күп кенә фәнни-тикшеренү институтлары һәм галимнәр белән килеп чыккан хәлләр. Аларны ФСБ һәм контркүзләү органнары игътибар белән күзәтә. Галимнәргә каршы ачылган эшләр дулкыны булды, алар еш кына яшерен кала, олы яшьтәге галимнәрнең туганнары үз хәлләрен җәмәгатьчелеккә чыгаргач кына билгеле була. Мондый очраклар күп", ди Умаров.

Өченче куркыныч — интеллектуаль милекне саклау. Кытай белән бәйле очракларда, кытай партнерлары интеллектуаль милекне саклау кагыйдәләрен еш кына санга сукмый, кайбер ноу-хауларны, бигрәк тә материаллар белеме һәм химия кебек сизгер өлкәләрдә, турыдан-туры күчереп алу мисаллары булды ди белгеч.

Дүртенче куркыныч — Уфа университеты Кытайда күргән шартлы ихтыяҗ артыннан куып, үз юнәлешен шуңа яраклаштырырга мөмкин, нәтиҗәдә институтның үз фәнни тикшеренүләренә игътибар кими ала. Бу гомуми процесслар масштабында никадәр зур куркыныч булуын аерым бәяләргә кирәк.

Һәм соңгысы: Кытай алынган белемнәрне бик тиз интеграцияли ала. 5–7 ел эчендә ул бу хезмәттәшлектән барлык тәҗрибәне туплап бетерергә мөмкин, һәм шуннан соң Уфа университетына ихтыяҗ калмаска да ихтимал дип фаразлый Умаров. Бу очракта кытай ягы партнерлыкка кызыксынуын югалтачак, ә Уфада Кытай юнәлеше белән шөгыльләнгән билгеле бер штат тупланган булачак — әмма әлеге белгечләрне кайда һәм ничек куллану мәсьәләсе ачык калачак.

Кытайның төбәкләр белән актив хезмәттәшлек итә башлавына (Башкортстанда башка тармакларда да Кытай ширкәтләре шактый эшли), Умаров бюрократик яктан төбәкләр белән килешү федераль дәрәҗәгә караганда җиңелрәк ди:

"Беренчедән, Мәскәү университетлары белән Көнбатыш илләре һаман да хезмәттәшлек итә, анда илләр даирәсе башка, конкуренция дә көчлерәк. Төбәкләр белән исә эшләү җиңелрәк: университетлар хезмәттәшлеккә ныграк мохтаҗ, студентлар агымы да зур түгел. Моннан тыш, геосәяси чикләүләрне исәпкә алганда да, төбәкләрдә ирек күбрәк. Мәскәү күзлегеннән караганда, бу — үзаллы акча эшләү дә, Мәскәүдә акча алмас өчен".

БУ ТЕМАГА: "Кытай йогынтысыннан качып булмый, үз мәнфәгатебездә файдаланырга кирәк"

Һонконгта ChoZan консалтинг ширкәтенә нигез салучы Эшли Дударенок Русиядә кытай студентларны алдагы биш елда 100 меңгә җитәр дип фаразлый. Аларны Русиядә эшләүче Кытай ширкәтләре өчен әзрелиләр ди ул.

"Кытай студентларын Русиядә эшләүче Кытай ширкәтләрендә эшләү яки ике яклы бизнес алып бару өчен әзерлиләр. Бу миграцияне күздә тоткан тардицион белем алу гына түгел, хезмәт ресурсларын үстерүнең стратегик програмы", ди Дударенок.

2025 ел башына булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда Кытай капиталы катнашында якынча 20 ширкәт эшли.

Кытай Башкортстанның иң эре сәүдә партнёры. 2025 елның тугыз ае нәтиҗәләренә күрә, республиканың тышкы сәүдә әйләнешенең 17,7 проценты Кытайга туры килгән, бу 485,4 миллион АКШ доллары дигән сүз.

Кытай студентларының иң күбе бүген АКШта, ләкин Русиядә дә аларның саны арта. Югары икътисад мәктәбе ректоры Никита Анисимов сүзләренчә, 2025 елда аларның саны 60 меңнән артып киткән, бу исә барлык чит ил студентларының 25 проценты дигән сүз. Ел дәвамында үсеш 46 процентны тәшкил иткән. 2030 елга Русия югары уку йортлары 500 мең чит ил студенты кабул итәргә ниятли, шул исәптән кытай студентлары өчен меңнән артык дәүләт стипендиясе бүлеп бирү планлаштырыла. Бу мәгълүматларны бүген Пекинда узган очрашуда Русиянең Милли тикшеренү университеты — игълан итте.

  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын ачыктан тәнкыйтьләми, Берләшкән Милләтләр Оешмасынның Иминлек шурасында еш кына Русияне яклап тавыш бирә.
  • Кытай оешмалары Башкортстан һәм Татарстанга актив рәвештә инвестицяләр кертә.
  • 2023 елда Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров һәм Кытайның Shandong Zingking Technology Co., Ltd машина концерны баш мөдире Ма Цзэнхуа белән сөйләшеп, машина концерны җитәкчесенә Башкортстанда махсус машиналар, әйтик ашыгыч ярдәм машиналары җитештерә торган завод булдыру мөмкинлеген карарган тәкъдим иткән. Анда җитешетерелгән техниканы уртак Башкортстан-Кытай бренды белән чыгарып, Русиянең башка төбәкләренә дә җибәреп булыр иде диде ул.
  • Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башланды. Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак.
  • Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!