Журналистлар сугышта 200 меңнән артык Русия хәрбиенең һәлак булганын раслады

Сугышта үлүчеләр каберләре, Тула, архив фотосы

Моңарчы Азатлык Радиосы сугышта кимендә 17 мең Татарстан һәм Башкортстан кешесенең үлгәнен раслады. Ике республика үлемнәр саны белән Русиядә беренче ике урында бара.

Украинага каршы сугышның дүрт елы дәвамында Русиядән кимендә 200 186 хәрби һәлак булган. Бу саннарны "Медиазона", BBC-ның урыс хезмәте һәм волонтерлар төркеме ачыклаган.

2025 елда якынча 50 мең хәрбинең үлеме расланган. Формаль яктан, әлегә бу күрсәткеч 2024 елдан кимрәк, чөнки ул елны якынча 84 мең сугышчы һәлак булды. Шул ук вакытта журналистлар сүзләренчә, узган елда һәлак булган Русия хәрбиләре саны 90 меңнән дә артып китәргә мөмкин, чөнки үлем очраклары турында дистәләрчә мең язма әлегә эшкәртелмәгән.

— Хәзерге вакытта билгеле булганча, 2025 елда алдагы ел белән чагыштырганда некрологлар 40 процентка күбрәк басылып чыккан. Дипломатик очрашулар һәм мөмкин булган солых турында сөйләшүләр күп булуга карамастан, 2025 ел Русия гаскәре өчен иң канкойгыч ел булыр, дип фаразларга мөмкин, — диелә язмада.

Үлемнәр саны белән "лидер"-төбәкләр: Башкортстан (кимендә 8792), Татарстан (кимендә 7390) һәм Екатеринбур (кимендә 6777).

  • Сугышта үлүчеләр хисабын Азатлык Радиосы да алып бара. Бүгенге көндә безнең хисапта Башкортстаннан – 9124, Татарстаннан 7889 сугышчы бар. Бу көннәрдә ике республикадан үлүчеләр саны 17 меңнән артты. Сүз журналистлар раслый алган саннар турында гына бара, хакимият югалтулар санын яшерә, чын саннар күпкә югарырак булырга мөмкин.
  • Һәлак булучыларның күпчелеге (57%), элеккечә үк, — ихтыярилар, ягъни, үз теләге белән сугышка китүчеләр, мобилизацияләнгәннәр һәм колонияләрдән сугышка җибәрелгән хөкем ителүчеләр. Европа сәясәтен анализлау үзәге хезмәткәре Александр Коляндр фикеренчә, икътисад үсеше акрынайган саен һәм хезмәт хакларының арту тизлеге кимегәндә, контракт төзеп сугышка китү мөмкинлеген карый торган кешеләр саны бары тик артачак.
  • Журналистлар анализына күрә, контрактларны ешрак кечкенә шәһәрләр һәм авылларда яшәүчеләр имзалый. Анда тотрыклы һәм яхшы түләнә торган эш урыннары җитешми, ә җирле хакимиятләрнең агитациясе зур шәһәрләр белән чагыштырганда кырысрак һәм үтемлерәк булырга мөмкин.
  • 24 февраль Русиянең Украинада сугыш башлауга 4 ел тулды. Азатлык Радиосы беренче тапкыр үзенең хисабы нигезендә исемнәрнең ономастик анализын ясады, Татарстан һәм Башкортстаннан үлүчеләрнең милләтләрен өйрәнеп карады.
  • АКШның Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге (CSIS) чыгарган мәгълүматка караганда, 2022 елның февраленнән Русиянең якынча 1,2 миллион хәрбие һәлак булган, яраланган яисә хәбәрсез югалган. Аларның якынча 325 меңе – үлгәннәр, ди үзәк.
БУ ТЕМАГА: Бишенче елын башлаган сугыш: Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр арасында күпме татар-башкорт?

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!