Башкортстаннан AY YOLA төркеменең Берлиндагы концерты булмаячак

AY YOLA төркеме

Тамаша Берлинның Bi nuu төнге клубында 7 мартка билгеләнгән иде, клуб үзенең рәсми сәхифәсендә концерт булмаячак дигән игълан чыгарган. Сәбәпләрен аңлатмаган. 

Берлиндагы 7 мартка билгенләнгән AY YOLA төркеменең концерты булмаячак. Bi nuu төнге клубы үзенең игъланында "Чара булмаячак. Сатып алынган билетлар өчен акчаны кире кайтарып була" дип язу чыгарган. Ни өчен концерт булмый, нинди сәбәпләр аркасында уздырылмый — берни аңлатылмаган.

Шулай ук кайбер билет алучыларга оештыручылар шәхси язып сораучыларга концертның булмавын хәбәр иткән. Башка вакытка күчерү мөмкинлеге карала, ләкин көннәре расланмаган диләр.

AY YOLA төркеменең Instagram cәхифәсендә кешеләр "Без инде билетлар сатып алдык", "Кызганыч", "Бу хакта ниләр билгеле соң?" дигән сораулар, фикерләр калдырган. Төркем үзе бу хакта берни аңлатмаган. Телеграм каналларында да, рәсми сәхифәләрендә бу хакта белдерү юк. Кайбер платформаларда билетларның сатылуы дәвам итә.

AY YOLA төркеме әлеге вакытта Сербиядә. Телеграм каналларында бу хакта хәбәрләре бар, алар концертка әзерлекләрен, музыкантларга башкортча өйрәткән story-лар чыгарып бара. Белградта башкорт сәнгатькәрләренең концерты 28 февральгә билгеләнгән. Төркемнең Европа турында Софиядә, Будапештта концерт куелуы планга кертелгән. Иң соңгы концерт Берлинда, 7 мартта узарга тиеш иде.

Моңа кадәр Азатлыкка АКШта яшәүче башкорт активисты, чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон AY YOLA төркеме, аның солисты Ринат Рамазанов Укранадагы баскын сугышны хуплаган килеш, ничек Европага концерт белән бара ала дип сорау куйды. Активист фикеренчә, Русия популяр башкорт төркемен пропаганда коралы буларак куллана. Русиянең урыс җырчыларының күбесен Европага җибәрү кыенлашты, ә урыс булмаган, әмма популяр артистларга әле юллар ябык түгел, диде ул.

Мәскәү Русия хакимиятенә ләббәйкә итеп торган, Украинадагы сугышка да, анда меңләгән башкортларның һәлак булуына да күз йомучы артистларны "йомшак көч" буларак файдалана, ди ул.

— AY YOLA ның Европага килеп җырлап йөрүче шул ук Илдар Абдразаковтан нәрсә белән аерыла? Аны тыйдылар. Валерий Гергиев никадәр талантлы, исемле булмасын, концерты белән Европага кертмәделәр. Ничек итеп AY YOLA Европага керә ала соң? Алар да бит урыс дөньясының солдатлары, Мәскәүнең җырын җырлаучылар. Алар Европага килеп башкортларны танытып йөриячәкме? Юк. Алар Русияне, урыс дөньясын популярлаштырачак. Урыс җырчыларын кертә алмагач, менә шулай итеп башкортларны кулланалар. Бу — Мәскәүнең астыртын һәм кабәхәтләрчә эш итүе, — диде ул.

Айгөл Лайон Европаның миграция хезмәтендә уяусызлык, тирән уйлый белмәве, ришвәтчелекнең көчле булуы, шуңа да Европага Украина сугышын хуплаучылар да бер кыенлыксыз килә ала, диде.

  • AY YOLA төркеменең солисты Ринат Рамазанов Русиянең Украинага каршы баскын сугышын ачыктан-ачык хуплап чыкты. Русиянең Украинага каршы баскын сугышындагы хәрбиләргә хәйрия концертларында катнашты.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлануына 4 ел. Азатлык Радиосы хисабында Башкортстаннан үлүчеләр саны 9 меңнән артты. Бүгенге көнгә 9124 кеше үлеме турында хәбәр табылды. Бер ел элек кенә, 2025 елның февралендә хисапта Башкортстаннан 4666 исем булган иде.
  • Русия Украинада сугыш башлаганнан соң күп кенә иҗат әһелләре моны каршы булып, илдән китәргә мәҗбүр булды. Соңрак "Баймак эше" фигурантларын яклаучы башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов чит илдә сыену сорады.
  • Шул ук вакытта Путин сәясәтен яклаучылар Европа илләрендә концертлар куярга тырыша. Әмма әлеге илләр җәмәгатьчелеге алар катнашындагы чаралардан баш тарта. Мәсәлән, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Илдар Абдразаков 2026 елның гыйнварында Моцартның "Дон Жуан" операсында төп партияне җырларга тиеш иде. Аның исеме Верона театры афишаларында чыкты. Ләкин Liberi Oltre le Illusioni итальян берлеге җырчыны чакыруга каршылык белдерде. Шуннан соң Европарламент вице-президенты Пина Пичерно Абдразаковны операда катнаштырудан баш тартырга чакырды.

    Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде. Башка театрлар да Адбразаков партияләрен алыштырды.

    🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз