Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышны хуплаучы Башкортстанның AY YOLA төркеме Европа илләрендә концерт куячак

AY YOLA төркеме. Фото "Вконтакте" битеннән.
AY YOLA төркеме. Фото "Вконтакте" битеннән.

Европада, АКШта яшәүче башкорт активистлары башкорт төркемен Русия йомшак көч итеп куллана, алар урыс дөньясын таныта дип саный.

2025 елны "Һомай" җыры белән танылган AY YOLA төркеменең беренче
чыгышы 28 февральдә Сербия башкаласы Белградта узачак. Аннары AY
YOLA Болгарстанга, Софиягә юл тота. Европа буенча турда шулай ук
Маҗарстан белән Германия дә бар. Берлиндагы концерт 7 мартка
билгеләнгән. Оештыручысы – Берлинның BiNUU төнге клубы. Концертка керү
бәяләре төрле. Каядыр 35 евро тора, каядыр – 45 евро. Уртача бәя шул. AY
YOLA-ның Европага чыгуы беренче тапкыр. Русия җырчылары Көнбатыш
илләренә кертелмәгән яки аларның концертлары тыелган вакытта, популяр
башкорт төркеме бер кыенлыксыз Европага визалар ала, концертлар
оештыра. Ничек итеп? Моның артында кем тора?

AY YOLA Уфада барлыкка килгән этно-поп төркеме. Аңа 2024 елда нигез салына.
Коллектив өч кешедән тора: вокалист Адел Шәйхетдинова, бас-гитарачы Руслан
Шәйхетдинов (ул Уфада DJ Ruslan Sever буларак танылган иде, Адел — аның кызы), солист Ринат Рамазанов (ул танылган "Аргамак" башкорт этно төркемне оештыручы һәм солисты иде). Төркем 2025 елда киң танылу алды, "Һомай" җыры дөнья чартларының югары урыннарына менде, бөтен диярлек социаль челтәрләрне камап алды.

AY YOLA төркеме Русиядә дә, дөньяда да бик тиз популярлык казанды. "Һомай" җыры хәтта Көнбатыш йолдызларының, шул исәптән Леди Гаганың Abracadabra композициясен дә узып китте заманында.

"Һомай" шулай ук Казакъстан, Үзбәкстан һәм Украина чартларында беренче урыннарны яулады. Берара ул төрки дөньяны берләштерүче җырга әйләнде. Башкорт җыры дөньяга таралуы уңай күренеш буларак кабул ителде, җыр аша
башкорт теле, башкорт мәдәнияте популярлашты. Кайчандыр "Алтын" белән "Пыяла" дигән татар җырлары да шундый ук тәэсир ясады.

Иң кызыгы шунда "Һомай" җырын төрки дөнья күтәреп алды һәм социаль челтәрләрдә "Башкортлар ирекле булырга тиеш!", "Башкортлар, алга!", "Башкортстан бәйсез булырга тиеш!", "Без - төркиләр, без бердәм!" кебек фикерләр күп язылды. Җыр Русиянең урыс булмаган милләтләренә дә тәэсир итми калмады. Башка милләт кешеләре Instagram Tik-Tok- та "Һомай"ны кулланым мин башка, мин үзгә, мин урыс түгел, минем башка тамырларым, башка телем, мәдәниятем бар дигәнне күрсәтеп видеолар ясый башлады. "Һомай" җыры кешеләрдә әнә шул үзбилгеләнү эффектын кабызып җибәрде. Кешеләрдә туган телеңдә җырлап та, сөйләшеп тә үзең булып калырга мөмкин, туган тел сине кәттә итә дигән хисне арттырды. Башкорт җыры Русиядәге урыс булмаган кешеләрнең бер өлешен илһамландырды. Бу Шаманның "Я — русский!", Татьяна Куртукованың "Матушка земля" җырларына үзенә күрә бер җавап буларак яңгырады.

Берлинда яшәүче татар активисты (исемен иминлек йөзеннән язмыйбыз - ред.) AY YOLAның популярлыгы хакимиятне, пропагандистларны куркыткандыр дип чамалый.

— Русия хакимияте урыслыкны көчәйткән арада монда башкорт төркеме миллилекне күтәрә, халыкта милли үзаңны үстерә. Хакимият нишләде? Аларны чакырып алып бүләкләргә күмде, төрле дәрәҗәле исемнәр бирде. Аннары соң AY YOLA Русия хакимияте оештырган барлык чараларда катнаша башладылар. Аннексияләнгән Кырымда чыгыш ясадылар, "Таврида" фестивалендә катнаштылар. "МузТВ" концертларында да, "Интервидение"да да алар бар. Алсу
белән дә җыр яздырдылар, Дима Билан белән дә чыгыш ясадылар. Бөтен җиргә капкалары ачык. AY YOLA хәзер Русия хакимиятенең уенчыклары. Аларны күрсәтеп, хакимият менә бит Русиядә төрле милләтләр ничек бәхетле яши, алар ирекле иҗат итә, аларның мәдәниятләре үсештә дип әйтә ала. Тәнкыйтьчеләр телләр тыела дисә, ничек инде тыела дип менә башкорт төркеме никадәр популяр дип авызларын йомачаклар. Русиядә милли проблемнар юк! — дип фикерләре белән уртаклаша активист.

2025 елда Апрель уртасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Ay Yola төркеме музыкантларына мактаулы исемнәр бирү турында фәрман имзалады. Ринат Рамазановка "Башкортстан Республикасының халык артисты" исеме ә Руслан белән Адел Шәйхетдиновларга "Башкортстан Республикасының атказанган артисты" исемнәре тапшырылды. Дөнья башкорт корылтае төркемне үзенең медале белән бүләкләде.

Эш шунда ки, AY YOLA төркеменең солисты Ринат Рамазанов Русиянең Украинага каршы баскын сугышын ачыктан-ачык хуплап чыкты.

2023 елның ноябрендә ул "абыемны махсус операция зонасына озатам" (Русия хакимиятләре сугышны шулай дип атый - ред.) дип пост язды. Ринат Рамазановның бертуган абыйсы үз теләге белән сугышка китте. Русиянең Украинага каршы баскын сугышындагы хәрбиләргә хәйрия концертларында катнашты. 2022 елның июнендә Казанда Татарстан, Башкортстан артистлары катнашында узган хәйрия концертында Рамазанов фетнәчел "ДНР" белән "ЛНР"га акча җибәрергә чакырды дип искә алучылар да бар. Рамазановның позициясен Казакъстанда да тикшергәннәр иде. Казакъстандагы AIRAN YouTube-каналы "Артистның сәяси позициясе әһәмиятлеме?" дигән сорау куйган иде.

— Әгәр ул агрессияне һәм көч куллануны пропагандалый икән, без аның иҗатына ничек карарга тиеш? Бу сораулар Русиянең күрше дәүләт территориясенә басып керүеннән соң аеруча актуальләште, — дип язганнар иде. Башкорт комитеты әгъзасы Руслан Габбасов Idel.Реалии-гә элек биргән комментарында алар
чит илләргә чыга башлагач, аларның сугышка мөнәсәбәте темасы калкып чыгачак дип фаразлаган иде.

— Әгәр син башкорт һәм татар аудиториясе кысаларыннан чыгып, бөтен төрки дөньяга мөрәҗәгать итәсең икән һәм шул ук вакытта Русия идеологиясе белән бәйле икәнеңне, Украинага каршы сугышны хуплавыңны күрсәтәсең икән, әзер бул: төрки илләрдә дә моның өчен сине көчле тәнкыйть көтәчәк — хәтта концертларыңны да гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр, — дигән иде Руслан Габбасов.

Германиядә дә, Сербиядә дә, Болгарстан белән Маҗарстанда да әлегә AY YOLA төркеменең концертларына байкот яки протест күрсәтүләр күренми. Әмма кайбер чатларда бу турыда фикерләшүләр, төркемнең солисты Ринат Рамазановның сугышны хуплавы турында сөйләшүләр бар. Ләкин чит иллләрдә, шул ук Германиядә яшәүче татар-башкортлар төрле. Алар арасында сугышка каршы булучылар да, Путин яклылар да җитәрлек. Берлиндагы татар активисты моны болай дип аңлата.

Бер өлеше сәясәт белән кызыксынмый, аларга Сабантуй, чәкчәк белән чәй эчүләр генә кызык

— Чатларда реакцияләр төрле. Бу тема калыккач, кемдер сугыш, сәясәт турында язмагыз диде. Сугыш Русия белән Украина арасында бара, без - татарлар, башкортлар башка темага сөйләшәбез, диделәр. Әмма бу сугышта ни өчен иң күп үлүчеләр татар белән башкорт дигән сорауны алар куя белми. Кемдер AY YOLA төркеменең сугыш яклы икәнен белмәгән булып чыкты, шуңа бармаячагын әйтте. Менә Германиядәге татар-башкортлар алар төрле, аларның күбесе сугышка кадәр илдән китүчеләр. Бер өлеше сәясәт белән кызыксынмый, аларга Сабантуй, чәкчәк белән чәй эчүләр генә кызык. Ә бер өлеше кычкырып әйтмәсәләр дә Русияне хуплыйлар. Ачыктан-ачык әйтергә куркалар, чөнки куып чыгарудан куркалар. Берлиндагы "Русский дом"да Сабантуй оештырыла, бик күп кеше җыела. Бонн шәһәрендәге Сабантуй Русиянең илчелеге белән бергә узды. Берсенең дә ни өчен монда Русия яки "Русский дом" дигән сорау тумый. Андыйлар, AY YOLA концертына бара, әлбәттә.

Кемдер битараф, матур, заманча музыка бит дип акланалар. Алар сугыш темасыннан кача. Сугышка каршы булучы кешеләр дә бар, әмма алар азчылык. Алар чит дәүләтне басып алуны, кешеләрне үтерүне хуплаучыларның коцертына акча түләп тә, бушлай барып та аларга алкышлап утыруны кабул итми, — диде ул Азатлыкка.

АКШта яшәүче башкорт активисты, чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон AY YOLA төркемен башкорт теле, җырын танытуы өчен хуплап була, әмма аларның баскын сугышны ачыктан-ачык хуплаулары бөтен тырышлыкларын сызып ташлый, дигән фикердә. Ул әгәр AY YOLA-ның солисты Ринат Рамазанов баскын сугышны хупламаса, хакимият Русиядә башкорт төркеменә ул кадәр популярлашырга ирек бирмәс иде, аларга юллар ябылыр иде, дип саный.

Тик ул бу баскын сугышны хупламаса, бәлки, хакимият аны шулкадәр күтәрмәс иде, акча бирмәс иде, популярлаштырмас иде

— AY YOLA төркемнең башкортларны, башкорт телен танытуга зур өлеш керткәнен кабул итәм. Бу яктан афәрин. Төрки дөньяда да популярлык казандылар, урыс телле кешеләргә дә башкортларны күрсәттеләр. Әмма шушы каһәр суккан сугышны хуплаулары бөтен әйберне сызып ташлый. Менә аның төркемнең лидерын — Ринат Рамазанов үзе мобилизацияләнсә, ул бит бөтен башкорт, татар, хакас, бурят кебек фронтның сызыгына җибәрәләчәк кеше, тыныч кына, җылы җирдә утырып гомерен саклап кала алмаячак иде.

Мәскәү өчен ул милләте белән бер тапкыр гына куллана торган чимал. Алдылар да
ыргыттылар утка, бетте-китте. Бары тик кысык күзле башкорт булганга күрә бу сугышта һәлак булачак иде. Чөнки урыс түгел бит, әйдә башкорт "жалко что ли?!"
Әмма Рамазанов аны сугышка җибәрмәячәкләрен белә. Шуның аркасында ул тыныч кына башкорт музыкасы белән шөгыльләннә, данга күмелеп яши, абзыйлар аны "маладис" дип аркасыннан кага, мәмиле урыннарда, дәрәҗәле кеше булып йөри. Тик ул бу баскын сугышны хупламаса, бәлки, хакимият аны шулкадәр күтәрмәс иде, акча бирмәс иде, популярлаштырмас иде, — ди ул. — Аның илдән чыгып китеп, читтә дә башкорт музыкасын язып, азат булып Көнбатыш илләрендә дә, төрки дәүләтләрендә гастрольләрдә йөри ала иде. Чиста намус белән, Башкортстанга кайтарылган табутлар санын арттырмыйча яши ала иде. Әмма ул бу юлны сайламады.

Активист фикеренчә, Русия популяр башкорт төркемен пропаганда коралы буларак куллана. Русиянең урыс җырчыларының күбесен Европага җибәрү кыенлашты, ә урыс булмаган, әмма популяр артистларга әле юллар ябык түгел, ди ул. Мәскәү Русия хакимиятенә ләббәйкә итеп торган, Украинадагы сугышка да, анда меңләгән башкортларның һәлак булуына да күз йомучы артистларны "йомшак көч" буларак файдалана, ди ул.

Бу — Мәскәүнең астыртын һәм кабәхәтләрчә эш итүе

— AY YOLA Европага килеп җырлап йөрүче шул ук Илдар Абдразаковтан нәрсә белән аерыла? Аны тыйдылар. Валерий Гергиев никадәр талантлы, исемле булмасын, концерты белән Европага кертмәделәр. Ничек итеп AY YOLA Европага керә ала соң? Алар да бит урыс дөньясының солдатлары, Мәскәүнең җырын җырлаучылар. Алар Европага килеп башкортларны танытып йөриячәкме? Юк. Алар Русияне, урыс дөньясын популярлаштырачак. Урыс җырчыларын кертә алмагач, менә шулай итеп башкортларны кулланалар. Барселонада башкорт мәдәният көннәре узмадымы? Ул Мәскәү акчасына оештырылды, бу чараны уздырыр өчен йөгереп йөрүче кеше Русия сугышы, "безнең солдатлар" дип акча җыеп йөрүче башкорт хатыны. Бу — Мәскәүнең астыртын һәм кабәхәтләрчә эш итүе. Безне, башкортларны, шулай куллануларына гарьләнәм. Рамазанов чынында аның белән шулай куллануларына сөенә. Сугыш булмаса, AY YOLA Алсу белән дә, Мадонна белән чыгыш ясаса, риза булыр идем, куаныр идем. Әмма дүрт ел инде сугыш бара һәм бу сугышта иң күп үлем Башкортстанга туры килә. Без бит беренче чиратта кырылабыз, милләт юкка чыга, — ди ул.

Айгөл Лайон Мәскәүнең хакимияте белән тыгыз элемтәдә булган русияләргә һаман да визалар бирелүенә аптырый. Хәтта Италиядәге Параолимпия уеннарына Украинадагы сугышта яраланып кайтучы Русия спортчысы катнаша ала икән, димәк Русиянең куллары озын, ул тегеләй дә, болай да үтеп керә ала, ди ул. Русиянең "бөек музыкасы", "урыс әдәбияты", "урыс спорты", "урыс балеты" дигән төшенчә һаман да яши, Русия шуны оста куллана, ди Айгөл. Ул бу очракта Европаның миграция хезмәтендә аяусызлык та, тирән уйлый белмәве дә, ришвәтчелек тә көчле, дип саный.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлануына 4 ел була. Азатлык Радиосы хисабында Башкортстаннан үлүчеләр саны 9 меңнән артты. Бүгенге көнгә 9124 кеше үлеме турында хәбәр таба алдык. Бер ел элек кенә, 2025 елның февралендә хисапта Башкортстаннан 4666 исем булган иде.
  • Русия Укрианада алып барган баскын сугышында Азатлык Радиосы хисабына күрә Татарстаннан 7889 кеше һәлак булган. Болар барысы да без ачык чыганаклардан ачыклый алган саннар агына. Хакимият үлемнәрне яшерә, шуңа үлем-китем саны тагын да зуррак була ала.
  • Гыйнвар азагында сугышта Русия ягыннан үлүчеләрнең исемлеген җыйган "Би-би-си"ның урыс хезмәте белән "Медиазона" Русиядә юкка чыгу куркынычы астында торган аз санлы халыклар вәкилләренең күпләп үлүен белдерде. 23 гыйнварга барлыгы 165 661 хәрбинең үлемен расланса, аларның 465е – әлеге халык вәкилләре.
  • Халык саны нисбәтеннән караганда, әлеге халыклар арасындагы югалтулар башка барлык этник төркемнәр белән чагыштырганда шактый югары, дип белдерде журналистлар. Һәлак булучыларның яртысына якыны — ненецлар: барлыгы 201 кеше.
  • Кечкенә милли азчылыклардан тыш, Русиядәге милли республикалар да зур зыян күрә. Азатлык Радиосы күп тапкыр хәбәр иткәнчә, абсолют санда иң күп үлүчеләр – Башкортстан белән Татарстаннан.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG