Һанна Нотте: Ирандагы хәлләр Русиянең Украинага карата позициясен тагын да кырыслатачак

Русия президенты Владимир Путин һәм Иран юагры лидеры аятулла Али Хаменеи

Иранда хәлләр Русиягә һәм Русиянең Украинада алып барган сугышына йогынты ясый аламы?

АКШ һәм Израилнең Иранга һөҗүмнәре, шулай ук аятулла Али Хаменеиның үлеме Украинадагы сугыш кырында хәлләрне әллә ни үзгәртмәс кебек. Әмма бу хәл Русия президенты Владимир Путинны дүрт ел элек үзе башлап җибәргән киңкүләм сугышта "ничек кенә булса да өстен чыгарга кирәк" дигән фикерен тагын ныгытырга мөмкин. Бу хакта Русия-Иран мөнәсәбәтләре белгече Һанна Нотте Азат Европа/Азатлык Радиосына (RFE/RL) сөйләде.

Берлинда яшәүче сәясәт белгече, Евразия юнәлеше буенча Джеймс Мартин исемендәге төш коралын таратмауны өйрәнү үзәгенең җитәкчесе Нотте белән Азатлык 1 мартта әңгәмә корды.

RFE/RL: Бу хәл [Сүриянең элекке президенты Бәшар] Әсадның хакимияттән китүеннән һәм [Николас] Мадуро тирәсендәге вакыйгалардан соң килеп чыкты. Сүрия һәм Венесуэла вакыйгаларыннан соң бу Русия, йә булмаса Путинның дөньякүләм абруе өчен ни дәрәҗәдә зур югалту?

Һанна Нотте: Бу сорауга ике яктан карарга мөмкин… Бер яктан, моны Русия абруена бәрми дип әйтү кыен. Чөнки без Русиянең партнерлары һәм беректәшләренә каршы бер-бер артлы гамәлләр кылынуын күрәбез — Әсад, Мадуро, Хаменеи. Бу Русияне читтә калып, пассив рәвештә күзәтеп торучы итеп күрсәтә. Русиягә якын илләрнең бер-бер артлы басымга дучар булуы күзәтелә. Русиядә быел чират Кубага җитәргә мөмкин дигән борчылу да бар. Бу очракта инде дүртенче беректәш басым астында калачак. Менә бер ягы шушы.

Әмма конкрет, күзгә күренерлек нәтиҗәләр турында сөйләсәк, мин моның Русиянең дөньякүләм абруена зур йогынты ясавына бик үк ышанып бетмим. Берничә сәбәп китерәм. Беренчедән, бу вакыйгалар Русиянең Украинага каршы сугыш алып бару мөмкинлегенә турыдан-туры йогынты ясый дип уйламыйм. Һәм гомумән, сугышның ничек тәмамлануы, Русиянең анда нинди нәтиҗәгә ирешүе — Русия куәтенең төп бәясе шул булачак. Венесуэлада яки Иранда ни булуы түгел, ә нәкъ Украинадагы хәлләр хәлиткеч әһәмияткә ия.

Хәтта киресенчә, әгәр хәзер американнар Якын Көнчыгыштагы озакка сузылган сугышка тартыла икән, бу Украина мәсьәләсендә Русиягә басымны бераз киметергә дә мөмкин. Бу — беренче мөһим әйбер.

Икенчедән, Көнбатыштан читтәге илләрнең Русиягә карашы һәм "Русия үз партнерларын яклый алмый" дигән фикердән чыгып аның абруе кими дигән нәтиҗә ясауда да мин сак булыр идем… Чөнки Глобаль Көньякта Украинадагы сугышка караш үзенчәлекле: анда Русия Украина белән генә түгел, ә бөтен НАТО белән сугыша дип саныйлар…. Ягъни Глобаль Көньякта: "Әлбәттә, Русия Мадуроны да, Иранны да коткара алмый, чөнки ул Украинада бөтен коллектив Көнбатышка каршы сугыша", дигән фикер яңгырарга мөмкин. Шуңа күрә бу сугыш нәтиҗәсендә Русия абруе бик нык какшар дип әйтүе кыен.

Бу сугыш нәтиҗәсендә Русия абруе бик нык какшар дип әйтүе кыен

Алда безгә билгесез булып кала торган сорау — бу хәлләр Русиянең Якын Көнчыгыштагы мәнфәгатьләренә ничек тәэсир итәр? Бу инде сугышның алга таба ничек баруына һәм Иран эчендәге сәяси үзгәрешләргә бәйле булачак… Русия белән Иран арасындагы партнерлыкның киләчәге Иранның бу сугыштан никадәр зәгыйфьләнеп чыгуына һәм илдә хакимиятне кем кулына алуына бәйле. Әгәр руханилар хакимияте сакланып калса яки хакимиятне Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы кулына алса, Русия-Иран хезмәттәшлеге дәвам итү ихтималы зур. Әмма әгәр режим алмашынса һәм Көнбатыш, шул исәптән АКШ белән прагматик мөнәсәбәтләр корырга теләгән көчләр хакимияткә килсә, бу Русиянең Иран белән мөнәсәбәтләренә йогынты ясарга мөмкин. Ләкин вакыйгаларның кайсы юнәлештә үсәчәген әйтү өчен әлегә иртәрәк.

БУ ТЕМАГА: Трампның "Кызыл сызыгы". АКШ баш күтәргән ираннарга ярдәм итәрме?

RFE/RL: Сезнеңчә, руханилар хакимияте яки Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы (IRGC) идарәсе дәвам итү ихтималы зурмы?

Ханна Нотте: Дөресен әйткәндә, мин моны белмим. Киләсе атналарда яки айларда Иран эчендә ни булачагы турында без барыбыз да фараз гына кылабыз. Әлегә режим структуралары саклана дигән билгеләр бар. Хаменеи урынына киләчәк җитәкчелек, мөгаен, Иранның тышкы сәясәтендә кискен борылыш ясамас, ә билгеле бер дәвамчылыкны саклар кебек.

Шул ук вакытта, бу сугышның алдагы көннәрдә ничек тәмамланасын да без белмибез. Күзәтергә кирәкле төп мәсьәләләрнең берсе — АКШ белән Израил тагын кемнәрне һәдәф итеп алачак? Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрнеме, урта звенономы, әллә түбән дәрәҗәдәгеләрнеме? Сугыш ахырында хакимият баскычында кемнәр калачак? Бу хәлләр ил эчендәге сәяси тигезләнешкә ничек тәэсир итәчәк?

Тагын бер мөһим нәрсә: бу вазгыятькә китергән сәбәпләр күп булса да, Иранның икътисади хәле күптәннән бик авыр булуын да онытырга ярамый. Русия яки Кытай ярдәме дә аны сизелерлек җиңеләйтә алмады. Шуңа күрә санкцияләрне йомшарту һәм икътисади хәлне торгозү Иран өчен хәлиткеч фактор булырга мөмкин. Бу, бәлки, Тәһранны Көнбатышка карата бераз прагматикрак сәясәткә этәрер. Әмма барысы да күп төрле шартларга бәйле булачак.

БУ ТЕМАГА: Израилнең Иранга һөҗүме: "Бу төбәктәге зур сугышның башы"

RFE/RL: Ә Русия бу нәтиҗәне үзенә кулайрак юнәлешкә бору өчен нидер эшли аламы, яисә эшли дип уйлыйсызмы?

Ханна Нотте: Без белгәнчә, Русия үзе өчен уңайсыз хәлләр туганда, үз мәнфәгатьләрен саклап калу өчен бик тиз хәрәкәт итә. Венесуэладагы вакыйгалардан соң, русияләр шунда ук Дельси Родригес һәм, мөгаен, Венесуэла сәяси системындагы башка вәкилләр белән элемтәгә керде — үз кызыксынуларын саклау максатыннан. Сүриядә дә шуны ук күрдек: Әсад режимы җимерелгәннән соң, Русия үзенең элемтәләреннән файдаланып, йогынтысын һәм мәнфәгатьләрен саклап калырга ашыкты. Һәм моңа шактый уңышлы иреште.

Иран да бу кагыйдәдән читтә калмас. Русия дә шундый ук юл белән эш итәргә тырышачак. Әмма хәзер "кайнар" сугыш бара. Шуңа күрә бу мәлдә русияләрнең мөмкинлекләре чикле: алар, башкалар кебек үк, хәрби гамәлләрнең ничек үсеш алуын күзәтергә мәҗбүр… Русиянең Иранга кичекмәстән хәрби ярдәм күрсәтүе, һава һөҗүменнән саклану системнары яки корал җибәрүе бик икеле, чөнки сугыш дәвам итә. Бәлки, ниндидер мәгълүмати ярдәм күрсәтә алырлар, әмма турыдан-туры хәрби техника белән ярдәм итү мөмкинлеге юк диярлек.

Димәк, хәрби бәрелешләр барышын үзгәртү мөмкинлеге Русия өчен бик чикле. Бәлки, алар сәхнә артында дипломатик юл белән катнашып, АКШ белән Израилгә сугышны туктату өчен басым ясау омтылышы күрсәтер. Русия дипломатлары мондый тырышлыкларда катнаша дип уйларга нигез бар. Кичә БМО Иминлек шурасында Русия чыгышын да күрдек. Әмма төп сорау — русияләрне ни дәрәҗәдә тыңлыйлар?

Ә инде Хаменеидан соңгы чорга әзерлек мәсьәләсенә килгәндә, бу эшләр хәзердән үк алып барыла дип уйлыйм. Русия һәрвакыттагыча авырлыкны мөмкинлеккә әйләндерергә, мөмкин кадәр үз мәнфәгатьләрен саклап калырга тырышачак. Венесуэла һәм Сүриядә ничек эш иткән булсалар, монда да шул ук юлны сайлаячаклар.

БУ ТЕМАГА: Сүриядә ниләр булып ята?

RFE/RL: Тагын ике сорау бар. Беренчесе — Украина турында. Кайберәүләр әйтүенчә, Русиянең Ираннан алган дроннары һәм кораллары хәзер инде әллә ни зур роль уйнамый, чөнки Русия дроннарны үзе җитештерә башлады, технологиясе бар.

Димәк, Иранга һөҗүм Украинадагы сугыш кырында зур йогынты ясамас дип әйтергә буламы? Һәм икенче өлеше: Кремльдә төп өмет — АКШ игътибары Украинадан читләшеп, Якын Көнчыгышка юнәлер, нәтиҗәдә йә Америка Киевтан читләшер, йә Украинага Русия таләпләрен кабул итү өчен басымны көчәйтер дигән өметме?

Ханна Нотте: Беренче сорауга килгәндә, әйе, минем бәяләвемчә, хәзерге этапта Русиянең Украинадагы сугыш алып бару мөмкинлеге Иран ярдәменә әллә ни бәйле түгел. Чөнки "Шахед" дроннарын җитештерү Русиядә үзләштерелде. Бу, әлбәттә, соңгы елларда Русия белән Иран арасында хәрби-техник хезмәттәшлек булмады дигән сүз түгел. Кайбер яңа дрон модельләрен ясауда уртак эш барды дип уйлыйм. Әмма, гомумән алганда, камилләштерелгән "Шахед"ларны күпләп җитештерү хәзер инде Иран ярдәменә бәйле түгел. Шуңа күрә Иран тирәсендәге вакыйгалар Русиянең Украинага каршы сугышына сизелерлек тәэсир итәр дип уйламыйм.

Икенче сорауга килгәндә: Русиядән чыккан чикле генә сүзләрдән — экспертларның, элита вәкилләренең фикерләреннән чыгып, шуны әйтергә була: Русиядә бу хәлдән файда булыр дигән өмет бар. Әлеге файда АКШның Якын Көнчыгышка күбрәк тартылачагы, анда "батып" калачагы белән бәйле. Бу очракта Русия Украина мәсьәләсендә үзенә кулайрак килешүгә ирешә алыр дип өметләнәләр.

RFE/RL: Соңгы сорау күбрәк Путин турында. АКШ һәм/яки Израил чит ил җитәкчесен үтерә ала икәнен күрсәтү — бу аның өчен шәхси бәрелешме? Кайберәүләр әйтүенчә, Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафины үтерү Путинга бик нык тәэсир иткән. Имеш, бу 2012 елда Дмитрий Медведевка хакимиятне калдырып тору урынына яңадан президентлыкка кайтуының төп сәбәпләренең берсе булган. Сезнеңчә, хәзерге вакыйгалар Путин өчен шулкадәр әһәмиятлеме? Бу аның Украинага карата карашын үзгәртеп, тагын да кырысландырырга мөмкинме? Һәм бу хәлләр аның Трамп хакимияте яки гомумән АКШка мөнәсәбәтенә йогынты ясый аламы?

Ханна Нотте: Иң элек шуны әйтер идем: бүген иртәнге чыгышында Путин Хаменеины үтерүне бик кырыс бәяләде, әмма турыдан-туры Трампны яки АКШны гаепләп атады дип әйтеп булмый.

Минемчә, бу соңгы елда күзәтелгән гомуми сызыкның — Трамп белән мөнәсәбәтләрне киеренкеләштермәскә, аның белән ярыйсы гына мөнәсәбәттә калырга тырышуның — үзгәрүен аңлатмый. Һәм бу вакыйгалар нәтиҗәсендә дә үзгәрмәячәк кебек.

Мин Кремльнең бу сугыш һәм Хаменеины үтерүдән соң АКШка каршы кискен борылыш ясавын, йә ике арадагы мөнәсәбәтләрнең кинәт начараюын теләвен күрмим. Киресенчә, Русия ягыннан икеле риторика дәвам итәр дип уйлыйм: Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм башка рәсми затлар АКШны каты тәнкыйтьләячәк, ә Путин белән Кремль үзе турыдан-туры бәрелештән сакланыр.

Шулай да, бу хәлләр Путин өчен тетрәндергеч дип уйлыйм — Трампның Мадуро мәсьәләсендә дә, аннары Иранда да шулкадәр тиз һәм кыю гамәл кылуын күрү Кремльгә ошамый. Русия тышкы сәясәт белгече Федор Лукьянов та, бер җәһәттән, Хаменеиның үтерелүе Каддафи очрагыннан да яманрак дип ишарәләде. Чөнки Каддафи чит ил интервенциясе ярдәмендә бәреп төшерелсә дә, аны либияләр үтерде. Ә Иран очрагында Хаменеины турыдан-туры чит көчләр үтерде…

Минемчә, болар барысы да Русиянең Украина буенча позициясен тагын да кырысландырачак кына. Эчке тоемлавым шундый: бу хәлләр Путинны Украинада ничек кенә булса да өстен чыгарга кирәк дигән фикердә тагын да ныграк беркетәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз