"Сова" тикшеренү үзәге 2025 елда Русиядә намус иреген гамәлгә ашыру турында хисап чыгарды. Авторлар фикеренчә, дәүләтнең дини азчылыкларны дискриминацияләүгә юнәлтелгән сәясәте, гомумән алганда, алдагы еллардагы тенденцияләрне дәвам иткән.
"Сова" мәгълүматларынча, дәвам итүче миграциягә каршы кампания "мөселман оешмаларының тормышын сизелерлек катлауландырган": мәчетләр төзүгә каршы протестлар еш кына миграциягә каршы шигарләр астында узган, ә аларны оештыруда уңчы радикаль агым вәкилләре күренекле роль уйнаган.
Хисапта шулай ук әйтелгәнчә, хакимиятләр канунсыз миграция һәм экстремизм белән көрәш сәбәбен алга сөреп, инде эшләп килгән мөселман гыйбадәтханәләрен япкан, ә рейдларда "еш кына уң-радикаллар да катнашкан".
Төрле төбәкләрдә мәчетләр төзү тирәсендә низаглар элеккечә күп булды. Кайберләре турында Азатлык Радиосы да язды. Аларның бер өлеше моңа кадәр башланган каршылыкларның дәвамы иде.
"Узган елдагы кебек үк, бу протестлар еш кына мигрантака каршы эчтәлектә булды, ә аларның актив катнашучылары, хәтта оештыручылары да булып уң радикаль оешмалар вәкилләре чыгыш ясады.
Мисал өчен "Урыс җәмгыяте" ("Русская община") Балашихада балалар бакчасы һәм саклану-сәнәгать ширкәте янәшәсендә мөселман җәмгыятенең гыйбадәт йорты өчен бина алу ихтималлыгына канәгатьсезлек белдерде. Шәһәр хакимиятенә акланырга туры килде һәм алар гыйбадәт йорты ачуны планлаштырмаганнарын, шулай ук бинаны дини оешма тарафыннан сатып алу килешүен килештермәгәннәрен әйттеләр", диелә хисапта.
Яңа Мәскәү районы кешеләре Коммунаркада мәчетне дә үз эченә алган милләтара үзәк төзүгә каршы чыгуны дәвам итте. Каршы чыгучылар Вячеслав Володин(Русия Думасы рәисе), Дмитрий Медведев (Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары) һәм Михаил Мишустинга (премьер-министр) видеомөрәҗәгать язды һәм мигрантларга каршы даими кулланыла торган тәнкыйтьләр кулланды.
БУ ТЕМАГА: Русиядә мәчетләрне ябуны, мигрантларны илдән кууны сораучы "Урыс җәмгыяте" кемгә ышыклана?Хакимият канунсыз миграция һәм экстремизмга каршы көрәш дигән сәбәп белән, инде кулланыла торган гыйбадәт йортларын һәм намаз бүлмәләрен ябуны дәвам иттеләр. Мондый урыннарны ачыклау буенча үткәрелгән рейдларда еш кына уң радикаллар да катнашты.
"Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк: күп очракта гыйбадәт йортлары чыннан да кагыйдәләрне бозып, кирәкле рөхсәтләр һәм килештерүләрсез ачылган була", диелә хисапта.
Шунда ук алдагы еллардагы кебек үк, мөселманнарның инде кулланылышта булган биналарны файдалану белән бәйле кыенлыклары турында да әйтелә. Гадәттә, якында урнашкан йортларда яшәүчеләр гыйбадәт кылу урыннары янәшәсендә булу белән бәйле төрле уңайсызлыкларга зарланды, ә төрле вәкаләтле оешмалар бу шикаятьләргә җавап итеп дини оешмаларга төрле санкцияләр кулланды.
"Мәчетләр төзелешенә каршы булган очраклардагы кебек үк, инде эшләп килгән мөселман гыйбадәт биналарына каршы көрәштә дә еш кына уң радикаль оешмалар вәкилләре актив роль уйнады.
БУ ТЕМАГА: Былтыр Мәскәү өлкәсендә 13 мөселман гыйбадәт йорты ябылганТөрле төбәкләрдә мөселманнарның гыйбадәт йортларын һәм намаз уку бүлмәләрен ябу дәвам итте. Мәсәлән, Петропавловски-Камчатски шәһәрендә мөселман җәмгыяте сатып алган бинада оештырган гыйбадәт йорты ябылды, чөнки бу бина тиешле рөхсәтсез кулланылган: ул 2012 елда кадастр исәбенә җәмәгать туклануы корылмасы буларак кертелгән булган. Җирле кешеләрнең шикаяте белән бинада үткәрелгән тикшерү санитария һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган. Бина хуҗасына кануннарны бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү ясалган", диелә хисапта.
Шулай ук гыйбадәт йортлары Мәскәү өлкәсе Мытищи һәм Балашиха шәһәрләрендә дә ябылганы әйтелә.
Краснодар эчке эшләр министрлыгы шәһәр идарәсе төбәктә канунсыз биш мөселман намаз бүлмәсе ачыклануы турында хәбәр итте.
"Ике очракта оештыручыларга Русия административ хокук бозулар кодексының (КоАП) 5.26 маддәсенең 4нче өлеше буенча (вөҗдан, дин тоту иреге һәм дини берләшмәләр турындагы канун таләпләрен бозып миссионерлык эшчәнлеге алып бару) беркетмәләр төзелгән. Калган өч очракта дини төркем эшчәнлеге алып бару факты буенча тикшерү оештырылган. Бу тикшерүләрнең нәтиҗәләре безгә билгеле түгел", диелә хисапта.
Канунсыз намаз бүлмәләренең эшчәнлеге узган елны шулай ук Пермь өлкәсенең Карагай бүлгесендә һәм Сосновский районында туктатылган. Ике очракта да намаз бүлмәләрен оештыручылар җаваплылыкка тартылган.
БУ ТЕМАГА: "Мәчет төзергә рөхсәт бирмиләр, булганында намаз укырга ирек юк"Шулай ук Самар өлкәсе тикшерү комитеты Мехзавод бистәсе халкының шикаяте буенча тикшерү уздырган. Шикаять намаз йортына йөрүчеләрнең гыйбадәт вакытында бинаның эченә сыймавы һәм якындагы урамда торулары белән бәйле уңайсызлыклар турында булган. Тикшерү нәтиҗәсендә Красноглински районы мөселманнары дини җәмгыяте рәисе Илдар Миңхамәтов рөхсәтсез митинг оештырганы өчен 50 мең сум күләмендә штрафка тартылган.
Белгород өлеәсе Иске Оскол эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе (УМВД) прокуратура белән берлектә Ураза гаетен бәйрәм итәргә дип гыйбадәт йортына килгән машиналарның юлларны томалавы турында җирле халык шикаяте буенча тикшерү үткәргән. Тикшерү шикаятьтә күрсәтелгән фактларны расламаган, әмма бу адреста дини оешманың теркәлмәгән булуы ачыкланган. Бинаның хуҗасына Русия административ хокук бозулар кодексының 8.8 маддәсенең 1нче өлеше (җир участогын аның категориясенә һәм/яки рөхсәт ителгән кулланылышына туры килмәгән максатта файдалану) буенча административ эш кузгатылган. Ә бәйрәм намазын оештыручыга экстремизмга каршы тору турындагы кануннарны бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү ясалган.
Хисап авторлары язуынча, Вязьмада гыйбадәт йорты хуҗасы Ч. Алишер Ч. Русия административ хокук бозулар кодексының 20.35 маддәсе 2 нче өлеше (дини оешмалар объектларының (территорияләренең) антитеррор яклавы таләпләрен бозу) буенча 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Бу гыйбадәт йорты 2023 елда ук канунсыз төзелеш дип танылган булган. Ул чакта мәхкәмә бинаны сүтәргә кушкан, әмма хуҗа аның бер өлешен генә сүтеп, анда теркәлү рәсмиләштергән. Шуннан соң канун буенча бинаны тулысынча сүтү мөмкин булмый башлаган.
БУ ТЕМАГА: Башкортстанда экстремистик әдәбият табылды дип, Дүртөйле районындагы мәчетне 20 көнгә япканнарХисапта язылганча, узган ел кайбер очракларда дини оешмаларга үз милек хокукларын яклау өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Мәсәлән, февральдә Уфа шәһәренең Октябрь районы мәхкәмәсе "Мәхәллә № 2025" мөселман дини оешмасы өчен Нагаево авылында 2007 елда төзелгән, әмма рәсмиләштерелмәгән һәм файдалануга тапшырылмаган мәдрәсә бинасына милек хокукын таныды.
Иске Мочали авылы мөселман дини оешмасы Пильнә районы хакимиятенә каршы төбәк Арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп, канунсыз дип саналган мәчет бинасын рәсмиләштерү өчен дәгъва белдергән.
"Процессның нәтиҗәсе безгә билгеле түгел, әмма мәхкәмә дини оешма яклы карар кабул иткән дип фаразларга була, чөнки район администрациясенең дәгъвада күрсәтелгән таләпләргә каршы килмәве билгеле", диелә хисапта.
Шунда ук төрле канун бозулар өчен төрле төбәкләрдә берничә мөселман оешмасы ябылганы әйтелә. Гыйнварда Мәскәү өлкәсе мәхкәмәсе Русия юстиция министрлыгы дәгъвасын канәгатьләндереп, Мәскәү янындагы Котельники авылындагы җирле мөселман дини оешмасын ябу карарын кабул иткән. Берничә ел дәвамында җирле халык һәм "Русская община" тарафыннан ябылуы таләп ителгән намаз уку бинасы пломбалап куелган, ә оешма җитәкчесе Салават Ибатуллинга карата Русия Җинаять кодексының 173.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
"Ноябрьдә Русия Юстиция дәгъвасы белән мәхкәмә Мәскәү өлкәсендәге "Мәхәллә № 2708" мөселман дини оешмасыны тарату карарын кабул иткән. Тарату сәбәбе итеп "формаль билгеләр" күрсәтелгән. Оешмага караган һәм 20 елдан артык эшләгән гыйбадәтханә ябылган. Оешма җитәкчесе Арслан Садриев сүзләренчә, оешмада проблемалар 2020 елда шәһәр администрациясе үзгәргәннән соң башланган. Шулай ук Садриевкә карата Русия җинаять кодексының 173.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган", диелә хисапта.
Можайски шәһәрендә Русия юстиция министрлыгы дәгъвасы буенча мәхкәмәнең "Ватаным" мөселман оешмасыны таратуы да әйтелә. Сәбәп итеп нигез салучы җыелышның протоколында җыелышка өч көн кала вафат булган кешенең исеме күрсәтелүе. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. Дини оешма шикаят тә биргән, әмма аны ота алмаган.
БУ ТЕМАГА: Можайскида "Ватаным" дини оешмасын япмакчыларТөрле төбәкләрдәге мөселман оешмалары элеккечә даими рәвештә полиция басымына дучар ителгән. Кагыйдә буларак, тыкшыну нигездә канунсыз яшәүче, эшләүче мигрантларны ачыклау рейдлары белән бәйле булган һәм еш кына намазларның бозылуы һәм башка тәртип бозулар белән үрелеп барган. Вакыт-вакыт бу рейдларда куәт структуралары һәм төрле дәүләт оешмалары белән беррәттән, "Русская община" вәкилләре һәм башка уңчыл радикаль оешмалар да катнашкан.
Мәсәлән, Электросталь шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) ноябрь аенда Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча Баш идарәсенең экстремизмга каршы көрәш үзәге, Русия Тикшерү комитетының Баш хәрби тикшерү идарәсе, прокуратура, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук ОМОН һәм Росгвардия, исемнәре аталмаган ирекле дружиналар катнашында, җирле мөселманнарның дини оешмасын комплекслы тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә административ хокук бозулар кодексының 8.8 маддәсе 1нче өлеше (җир кишәрлеген максатчан билгеләнеше буенча файдаланмау) һәм 5.26 маддәсе 4нче өлеше буенча беркетмәләр төзелгән, ә 37 кеше хәрби комиссариатка җибәрелгән.
Хисапта шулай ук Мәскәү шәһәрендә Огородныйдагы "Рисалят" һәм Басовская урамындагы "Истина" оешмалары биналарында, Мәскәү өлкәсе Балашиха, Наро-Фоминск, Иске Купавна, Троицки, моннан тыш Тверь һәм Сургут шәһәрләрендә дә шундый ук рейдлар үткәрелүе әйтелә.
БУ ТЕМАГА: Песков мәктәпләрдә хиҗап кию мәсьәләсен төбәк хакимиятләре үзләре хәл итә дидеУзган елдагы кебек үк, уку йортларында яулык кигән мөселман хатын-кызларны дискриминацияләү очраклары күзәтелгән.
"Әмма элек мондый хәлләрне без, гадәттә, дәүләт структуралары белән бәйле булмаган дискриминация дип бәяләсәк, хәзер безгә билгеле булган "хиҗап" тирәсендәге хәлләргә күпчелек очракта дәүләт оешмалары да кушыла башлады.
Мәсәлән, Хабаровски шәһәрендә лицей мөдире 1 сентябрьдә тантаналы линейкага яулык киеп килгән укучы кыздан баш киемен салуын таләп иткән. Шул ук вакытта ул гамәлдәге кагыйдәләрдә яулык киеп йөрүгә турыдан-туры тыю булмавын да таныган.
Укучы кызның әти-әнисе прокуратурага һәм төбәкнең бала хокуклары вәкаләтле вәкиленә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган", диелә хисапта.
Русия Тикшерү комитеты әлеге низаг факты буенча тикшерү башлаган, әмма ул кызның әти-әнисе мөрәҗәгате аркасында түгел, ә аның әтисе адресына уң радикаль Telegram-каналларда барлыкка килгән гаепләүләр сәбәпле башланган. Канал авторлары аны "вахһабчылык"ка катнашы булуда, этник җинаятьчел төркем әгъзасы булуда, шулай ук лицей директорына янауда гаепләгән.
Калуга өлкәсенең Жуковски районындагы мәктәпләрнең берсендә укучы балаларның әти-әниләре җиденче һәм тугызынчы сыйныфларда укучы ике кызның дәресләргә яулык киеп килүенә ризасызлык белдергән. Шикаять итүчеләрне мәктәп җитәкчелеге генә түгел, ә төбәкнең мәгариф министрлыгы да яклаган.
"Нәтиҗәдә, кызлар дәресләргә йөрүне туктатырга мәҗбүр булган, ә аларның ата-аналары юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Җәмгыятьтә киң резонанс тууга бәйле рәвештә, вазгыятькә өлкәнең эчке сәясәт министры Олег Калугин дә реакция белдергән. Ул мәктәп администрациясе гамәлләрен хуплап, болай дип белдергән:
"Мәктәп — ул ватандашлык институты, ул дөньяви оешма, шуңа күрә монда үзеңнең дини үзенчәлекләреңне артык күрсәтергә кирәкми", дип әйткән.
Ә Ханты-Манси автоном бүлгесенең кайбер шәһәрләрендә укучыларның тышкы кыяфәтен контрольдә тотуны прокуратура үз өстенә алган. Мәсәлән, Түбән Варта шәһәрендә мәктәп укучыларының ата-аналарына белем бирү оешмаларында укучыларның дини кием киеп йөрүе мәсьәләсендә тикшерү үткәрелергә мөмкин булуы турында кисәтү ясалган.
Әгәр укучыларның дини киемдә, шул исәптән хиҗаптан һәм пәрәнҗә киеп йөрүе ачыкланса, җаваплылыкка белем бирү оешмалары җитәкчеләре тартылачак. Шундый ук күрсәтмәләр Нефтеюгански шәһәрендәге уку йортларына да бирелгән.
БУ ТЕМАГА: Мәскәүдә мәчет һәм мөселман үзәкләре биналарына вандаллар һөҗүм иткән
Хисап авторлары билгеләвенчә, җәмәгать урыннарында намаз уку темасы даими рәвештә җәмәгатьчелектә күтәрелеп торган. Кайбер очракларда түрәләр бу мәсьәләне административ җәзалар кулланып хәл итәргә омтылуы әйтелә.
Хисаптан шулай ук вандаллык очракларыннан иң еш зыян күргән корылмаларының мөселман биналары булуы билгеләнә. 2025 елны барлыгы 15 шундый очрак теркәлгән, ә 2024 елда дүрт булган.
Мәскәү өлкәсе шәһәрләре — Раменское һәм Егорьевски, шулай ук Благовещенски, Усински һәм Тольятти шәһәрләрендә гыйбадәт йортлары һәм мәчетләр яндырылган. Тамбов шәһәрендә бер кеше пневматик пистолеттан гыйбадәт йортына атып, тәрәзә пыяласын зарарлаган. Хабаровск шәһәрендә вандаллар мөселман зиратының керү урынын җимергән һәм Коръән аятьләре язылган стендны ваткан. Петербур, Адыгея, Хабаровски һәм Чиләбе өлкәсе территорияләрендә җинаятьчеләр мөселман корылмалары янына дуңгыз түшкәсе өлешләрен ташлап калдырган.
"Бу инцидентларның күбесенә уң радикаль оешмалар вәкилләре катнашы булуы ихтимал", диелә хисапта.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!