Ay Yola исемле популяр башкорт төркеме Төркия телевидениесендә чыгыш ясаган һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашкан. Артистларның Төркиягә баруларының сәбәпләре – Нәүрүз бәйрәменә, TRT AVAZ телеканалының 17 еллыгына багышланган концертта катнашу. Бу хакта төркем үзләренең Telegram каналында хәбәр итте.
Очрашу Әнкарада Эрдоганның президент комплексында узган. Матбугат чаралары чакырылмаган, чара ябык булган. Анда ниләр турында сөйләшелгән – билгеле түгел.
Очрашу фотосы
Очрашуда шулай ук авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министры Ибраһим Юмаклы, парламентның тышкы эшләр комиссиясе рәисе Фоат Октай һәм президент хакимиятенең коммуникацияләр идарәсе башлыгы Борханетдин Дуран да булган.
Ay Yola төркеме бу очрашу турында: "Ул (Эрдоган – ред.) безнең иҗатыбызны югары бәяләде. Очрашуда курай моңы яңгырады, җылы, дустанә атмосферада булды", дип язды.
Музыкантлар әйтүенчә, Нәүрүз төрки бәйрәменә багышланган телевидение концертында дөньяның төрле почмакларыннан килгән артистлар чыгыш ясаган.
БУ ТЕМАГА:
Активистлар Украинадагы сугышны хуплаучы AY YOLA башкорт төркеменең Европа илләрендә концертына каршыМарт аенда Ay Yola төркеменең Европа туры булырга тиеш иде. Чит илдәге башкорт активистлары бу концертларга каршы чыкты. Алар Русия Украинадагы баскын сугышын алып бара, анда иң күп һәлак булучылар Башкортстан кешеләре, ни өчен Ay Yola төркеме бернинди дә каршылыксыз Европа илләренә килеп концертлар куя ала дигән сораулар куйды.
Төркем Сербиянең Белград шәһәрендә генә чыгыш ясап өлгерде. Җырчылар София, Будапешт, Берлиндагы концертларның узмаячагын хәбәр итте. Концертлар кичектерелә, диде алар. Концертларның узмавын алар визаларга бәйле дип аңлатканнар.
БУ ТЕМАГА:
AY YOLA төркеменең Европадагы туры туктатылдыAy Yola төркеменең солисты Ринат Рамазанов Русиянең бу сугышын хуплап фикерләрен әйткән иде. Русиянең Украинага каршы баскын сугышындагы хәрбиләргә хәйрия концертларында катнашты.
Төркия Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы мәсьәләсендә нейтралитет сакларга тырыша. Ул ике араны җайлар өчен үз мәйданын бирә. Истанбулда берничә тапкыр ике илнең делегацияләре очрашу уздырды. Эрдоган берничә тапкыр Украина президенты Владимир Зеленский, Украинаның элекке саклану министры, хәзер илнең иминлек һәм саклану шурасы сәркатибе Рөстәм Умеров белән очрашты. Моннан тыш Төркия Украина белән хәрби саклану өлкәсендә хезмәттәшлек алып бара.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлануына бишенче ел китте. Азатлык Радиосы хисабында Башкортстаннан үлүчеләр саны 9 меңнән артты. Бүгенге көнгә 9419 кеше үлеме турында хәбәр таба алдык. Бер ел элек кенә, 2025 елның февралендә хисапта Башкортстаннан 4666 исем булган иде.
- Русия Украинада алып барган баскын сугышында Азатлык Радиосы хисабына күрә Татарстаннан 8244 кеше һәлак булган. Болар барысы да без ачык чыганаклардан ачыклый алган саннар гына. Хакимият үлемнәрне яшерә, шуңа үлем-китемнәр саны тагын да зуррак була ала.
- Ay Yola – традицион төрки музыка белән заманча аранжировкаларны берләштергән этно-фолк төркем. Коллектив милли уен коралларын, башкорт фольклор мотивларын һәм эпос элементларын куллануы белән билгеле.
- Төркем Homay җыры белән киң танылды. Бу трек төрки дөнья илләрендә, шул исәптән Төркиядә дә популярлык казанып, коллективка халыкара танылу китерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!