Грециядә Литвада ике кешене үтерү әзерләүдә шикләнелгән ирне тоткарлаганнар. Башкорт активисты Руслан Габбасов үтерелергә тиеш кешеләрнең берсе мин идем дип белдерде.
Бүген Европа матбугат чаралары Литвада сыену алган 46 яшьлек Русия активисты һәм Кремльгә каршы чыгышлары белән билгеле сәяси киңәшчене үтерүне оештыруда катнашкан ирнең тоткарлануы турында хәбәр чыгарды.
Литвада яшәүче башкорт активисты Руслан Габбасов үтерелергә тиеш кешеләрнең берсе мин идем дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу былтыр, Литва бәйсезлеге көнен бәйрәм иткән вакытта булган. Габбасов мине балам һәм хатыным белән өйгә кайтып барганда үтермәкче булганнар дип сөйләде үзенең каналларында.
Тикшерү мәнфәгатьләрендә бу хакта дәшми торганнар.
"Русия хакимиятләре башта мине ничек тә Русиягә кайтарырга тырышты. Моның өчен төрле ысуллар кулландылар, туганымны тоткарлап, әгәр кайтсам, аны азат итәргә вәгъдә бирделәр. Болар килеп чыкмагач, чекистлар катырак гамәл кылырга хәл иткән", ди ул.
Тоткарланган иргә 55 яшь диелә. Ул 10 февральдә тоткарланган, дип хәбәр итә Delfi. Voria басмасы мәгълүматына караганда, ул — Грузиядән чыккан этник грек.
Салоники мәхкәмәсе аны Литвага экстрадицияләүне рөхсәт иткән, әмма ир Греция Югары мәхкәмәсенә шикаять биргән. Ул үз гаебен кире кага һәм Литвада аның тормышына куркыныч яный дип белдерә.
Эштә барлыгы җиде кеше катнаша: Греция, Русия, Грузия, Украина, Беларус һәм Литва ватандашлары. Алар 2025 елның 12 мартында тоткарланган, дип яза Delfi.
Литва куәт оешмалары фикеренчә, шикләнелүчеләр максатлар турында күзләү мәгълүматлары җыйган һәм аларны фото-видео язмалар ярдәмендә күзәткән. Киңәшченең машина капоты астыннан тыңлау җайланмасы табылган. Шулай ук Русия активисты аккаунтлары да ватылган.
Эш материаллары белән танышкан Voria басмасы язуынча, заказчылар потенциаль үтерүчеләргә паспортлар ясау һәм Литвага бару өчен 5 мең евро түләгән. Ялланган кешеләргә 40 мең евро, ә үтерүне оештыручыга 10 мең евро түләргә тиеш булганнар.
Журналистлар мәгълүматына караганда, җинаятьнең "төп оештыручылары" кулга алынмаган. Төп фигурантларның берсе Русия һәм Греция ватандашлыгына ия һәм хәзер Германиядә яши, дип хәбәр итә Voria.
- Руслан Габбасов үзе 2021 елның көзендә Русиядән китте. 2020 елны аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
- Узган айны Самар өлкә мәхкәмәсе башкорт активисты 46 яшьлек Руслан Габбасовны читтән торып 14 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!