Татарстан-Башкортстан эшмәкәрләре салым реформасыннан зарлана: "ябылырга гына кала"

Иллюстратив фото

Татарстан эшмәкәрләре керемнәр кимүе һәм үз эшләрен ябу куркынычы хакында әйтә. Моның төп сәбәбе — салым реформасы. Русиянең Украинага каршы баскын сугыш алып барыр өчен чыгымнарын каплау максатыннан эшмәкәрләр ел башыннан салымнарны берничә тапкыр күбрәк түләргә мәҗбүр. Моны аеруча кече бизнес алып баручылар сизгән. Бу хакта Азатлык Радиосы Татарстандагы эшмәкәрләр белән сөйләште.

Русия алып барган сугыш фонында салым реформасы үткәрелде. Рәсмиләр Украинага каршы сугыш өчен чыгымнарның артуы белән бәйле дип аңлата.

2026 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәт салымы (НДС) 20 проценттан 22 процентка күтәрелде.

Гадиләштерелгән салым системы өчен түләү чиге дә 60 млн сумнан 20 млнн сумга кадәр төшерелде. Кече һәм урта бизнес өчен ташламалар исемлеге кыскартылды.

Моңа кадәр кече эшмәкәрләр патент белән салым түләде. Хәзер күпчелеге яңа систем — Автомат рәвештә гадиләштерелүче салым системы (АУСН) нигезендә түли. Бу керемнәрнең 8%-ын тәшкил итә.

Кече һәм урта бизнес өчен иминият түләүләренең ташламалы 15% ставкасы бетерелде. Күпчелек эшмәкәрләр гомуми тарифлар түләргә мәҗбүр. Бу хезмәт хакы фондының 30% кадәр җитә.

Русия финанс министрлыгы белдерүенчә, салым реформасы 2026–2028 елларда бюджетка өстәмә 4,423 трлн сум керем китерергә тиеш.

Сугыш башланганнан бирле Илкүләм байлык фондының (ФНБ) кулланып булган өлеше 50%тан артыкка кимегән. Бу якынча 4,7 трлн сумны тәшкил итә.

Шул ук вакытта өстәмә салымнар федераль бюджетка гына күчерелеп барыла. Татарстанның үзендә калган салымнары елдан-ел кими. 2025 елда Татарстанда җыелган 1 трлн 733 млрд сум салымның 1 трлн 146 млрд сумы Мәскәүгә киткән.


БУ ТЕМАГА:

Мәскәү байый, төбәкләр фәкыйрьләнә. Салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясар?

Башкортстан шәһәрләренең берсендә вендинг белән шөгыльләнүче эшмәкәр (исемен иминлек максатыннан язмыйбыз) салымнар җиде тапкырга үсте ди. Аның шәһәрнең төрле нокталарында снэк һәм эчемлек сата торган автоматлары бар. Ул моңа кадәр патент нигезендә салым түләгән. Реформадан соң, патент лимиты 60 млн сумнан 20 млнга төшерелде. Нәтиҗәдә, эшмәкәрнең кереме 20 млн сумнан күбрәк булганга, ул патенттан төшеп калган. Элек аның еллык салымы ярты миллионга да җитмәгән. Ә хәзер — 3,5 млн сум. Бу АУСН нигезендә керемнең 8%-ы ди ул. Шул ук вакытта бәяне ул күләмдә арттырып булмый ди ул.

— Халыкның сатып алу мөмкинлеге 20%-ка төште. Күп кеше экономияли башлады. Алар эчемлекме, әллә бу акчага күмәч алыйммы дип уйлый. Хәзер сатулар бөтенләй төшеп беткән урыннар бар, — ди ул.

Моннан тыш, мобиль интернет томалаулар да йогынты ясаган. Автоматлар сим-карта белән эшли. Томалау вакытында автоматларны кулланып булмый ди ул.

Бу икътисади вазгыять соры базарның үсүенә китерә

— Бу вазгыятьтә эшмәкәрләрнең 80%-ы бизнесын үстерә алмый. Алар ничек исән калырга дип утыра. Кредитлар кыйммәт, халык экономияли. Гомумән алганда, вак эшмәкәрләрнең 30%-ы ябыла. Мәсәлән, тәмәке кибетләре күп ябылды. Беренчедән, аларның сатулары кимеде. Икенчедән, салымнары һәм аренда хаклары артты. Ә бит тәмәкнең бәясен арттырып булмый.

Татарстанда гүзәллек салоннары ябыла, автосервислар да авыр хәлдә ди ул. Аныңча, бу икътисади вазгыять соры базарның үсүенә китерә. Әйтик, эшмәкәрләр үз эшен ике бизнес итеп терки башлаган. Алар берсен патент аша, икенчесен АУСН аша алып бара. Даими мөштәриләрдән кәгазь акча ала, бу салым түләүдән качарга ярдәм итә. Шулай итеп керемнәрне дәүләткә күрсәтмәскә тырыша.

Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә иминлек максатыннан аны атамый.

Казанда үзенең азык-төлек кибетен тотучы бер эшмәкәр (исеме иминлек максатыннан яшерелде) ел башыннан салымның ничек артуы турында Азатлык Радиосына сөйләде.

— Безнең кибет зур түгел, якынча 40 квадрат метр урында сатабыз. Без патент нигезендә якынча 260 мең сум түли идек. Патентны дүрткел метр белән бирәләр. Керемнәребез елына 30-40 млн тирәсе. Хәзер мондый керем өчен ташламалар бетерелде. Шулай итеп мин патент системыннан чыгарылдым. Хәзер яңа салым белән АУСНга күчтек. Анда керемнән 8% түләргә кирәк. Элек 260 мең сум түләсәм, быел салымнар елына 2,5-3 млн сумга кадәр булачак.

Мондый шартларда ул ябылырга гына кала ди. Өстәвенә хәзер федераль челтәрләр басты. Шәхси азык-төлек кибетләре инде болай да калмады диярлек.

— Моңарчы "Пятерочка" кебек федраль челтәрләр 20%-лы НДСта утыра иде. Менә хәзер салымнарын 22%ка үстерделәр. Патентта утырганнарның салымы бит бермә-бер артты.

БУ ТЕМАГА:

Татнефть һәм "Алабуга"ның табышка салым күләме 11 млрд сумга кимегән

Салым реформасын авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр дә нык сизгән. Татрстанның бер районында эшләүче шәхси сөт комбинаты җитәкчесе (район һәм җитәкче исеме иминлек максатыннан яшерелде) Азатлыкка сөйләвенчә, хәзер оешма ябылу куркынычы астында.

— Без сөт ризыклары җитештергәч, хөкүмәт ташламалы салым калдырды. Без НДСны 10% күләмендә түлибез. Әмма пленка, техникага алмаш әйберләр, ягулык алабыз. Анда НДС 22% күләмендә бит. Хәзер хезмәт хакы һәм салым гына түли алабыз. Башкага акча җитми. Машиналар да таушалып тора. Аларны алыштырыр өчен лизинг алырга кирәк. Лизинг кыйммәтләнде — 25%, — ди ул.

Әлеге сөт комбинатында 150 кеше эшли. Анда эремчек, йогырт, кефир һәм башка сөт ризыклар җитештерелә.

Безнең бер елда җитештерү күләме ике тапкырга төште

— Безнең бер елда җитештерү күләме ике тапкырга төште. Аена 700 тонна җитештерсәк, ул 350гә азайды. Хәзер 430 тоннага бераз күтәрелде. Элек сөтне 1,5 мең тонна җыйсак, бүген 600-650 генә калды. Кайбер колхозларда сөт җыюдан баш тарттык. Әгәр сатып булмаса, нигә аны алырга?

Аның сүзләренчә, бүгенге вазгыятьтә халыкның сатып алу мөмкинлеге төшкән. Аеруча өлкән буын вәкилләренең. Сөт ризыкларын иң күбе алар ала ди ул.

— Әбиләрнең пенсиясе үсми бит. Моңа кадәр алар көн сан сөт ризыклары ашый торган иде. Минем күзәтүләремә караганда, былтыр алар атнасына өч тапкыр гына сөт ризыкларын ашый башлады: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга. Хәзер атнасына ике тапкыр ашый: дүшәмбе һәм җомга. Торак коммуналь түләү хаклары арткач, беренче чиратта шуны түлиләр, аларда сөт ризыклары кайгысы калмый.

Аныңча, болай дәвам итсә, җитештерүне туктатырга һәм аны ябарга туры киләчәк. Бүген башка зур сөт комбинатлары да авыр хәлдә ди ул. Аларның да базаларында продукция сатылмый ята икән.

БУ ТЕМАГА:

2025 елда Татарстанда ачылган ширкәтләргә караганда ябылганнары күбрәк булган

2025 ел нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда ябылган ширкәтләр саны яңа теркәлгән оешмалар саныннан шактый күбрәк булган. Процент күрсәткечләрендә аерма 18%-ка җиткән.

Салым реформасы Татарстанда 6 мең эшмәкәргә аеруча нык тәэсир иткән. Мәсәлән, НДС түләргә мәҗбүр булучылар өч тапкырга арткан. Моңа кадәр аларның саны 3 мең булса, хәзер 9 мең тәшкил итә.

Стратегик өйрәнүләр үзәгенең мониторинг белешмәләренә караганда, Русиядә кече һәм урта бизнесның 75%-ы үсеш өчен кереме юк. Февральдә бу күрсәткеч 57% тәшкил иткән. Бу шартларда эшмәкәрләрнең 31%-ы үз эшен ябу, яки аны сату турында уйлана, диелә Югары икътисад мәктәбе һәм ФОМның уртак тикшеренүләрендә. Эшмәкәрләрнең яртысы вазгыять яхшырмаячак дип саный.

Шул ук вакытта бу реформа эшмәкәрләрне соры базарга китерәчәк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр Русия фәннәр академиясенең Халык хуҗалыгы институты тикшеренүендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!