"Баймак эше" нигезендә хөкем ителгәннәр колонияләрдән Башкортстанга кайта башлады. "Бу – җиңүгә зур адым"

Денис Икбаев (уртада), Илназ Мәхмүтов (уңнан бишенче), Айгиз Абсалямов (уңнан алтынчы) һәм аларның якыннары

"Idel.Реалии" хәбәр итүенчә, 2024 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Баймак шәһәрендә булган "массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" эше өчен хөкем ителгән кимендә 11 кешегә соңгы айда иректән мәхрүм итү җәзасы йомшагракка алыштырылган. Редакция аларның исемнәрен ачыклаган һәм күбесенә мәҗбүри эшләр билгеләнгәнен, ә кайберләренә ирекне чикләү җәзасы бирелгәнен белгән. Май аенда Пермь төбәге һәм Свердлау өлкәсе мәхкәмәләре "Баймак эше" фигурантларының колонияләрдән азат итү турында тагын берничә үтенечен карарга тиеш. Хокук яклаучылар фикеренчә, хакимиятләр, күрәсең, "бераз акылга килгән һәм сыгылмалык күрсәтергә" булган.

Хөкем ителгәннәрнең туганнары аларның иреккә чыгуы турында аңлатма бирми. Март ахырында, апрельдә һәм май башында Пермь төбәге һәм Свердлау өлкәсе мәкхәмәләре "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән кимендә 11 башкортстанлының иректән мәхрүм итү җәзасын йомшаграк төрләргә алыштыру турындагы үтенечләрен канәгатьләндерде.

2024 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Баймак район мәхкәмәсе хөкемдары Элина Таһирова башкорт активисты Фаил Алсыновны Русия Җинаять кодексының 282 нче маддәсе 1нче өлеше ("нәфрәт яки дошманлык уяту") нигезендә гаепле дип таныды һәм аны гомуми тәртипле колониядә дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем итте. Гаепләү ягы активистка шул ук ук дүрт елны сораган иде, ләкин колония-яшәүлектә. Алсыновка хөкем карарын игълан итүгә берничә мең тарафдары килгән, алар мәхкәмә карарын ризасызлык белән каршы алган. Мәхкәмә бинасы каршындагы мәйданда хокук саклау оешмалары белән бәрелешләр булган: куәт структуралары протестчыларга каршы яшь чыгаручы газлы гранаталар кулланган һәм аларны резин таяклар белән кыйнаган. Протестчылар исә җавап итеп полициягә кар ыргыткан. Ахыр чиктә, көч структуралары Алсыновны мәхкәмә бинасыннан бары тик зур күләмдә өстәмә көчләр килгәч кенә алып чыгып китә алган. Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә 80ләп кешегә җинаять эше ачты.

31 мартта Түбән Тагилның Тагилстроевский район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә беренче булып хөкем ителгән — 52 яшьлек Илшат Ульябаевка колония җәзасын йомшаграк төргә алыштырды. Активистлар язуынча, сүз "кайбер гамәлләргә чикләүләр кертү" турында бара. 2024 елның июлендә Ульябаев биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

БУ ТЕМАГА:

"Баймак эшенең" 46 фигуранты "сәяси тоткын" дип танылды

8 апрельдә Пермь шәһәренең Мотовилиха район мәхкәмәсе 32 яшьлек 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде колония җәзасын "3 ел 4 ай 12 көнгә ирекне чикләү" белән алыштырды. Абсалямовка даими яшәү урыныннан читкә чыкмаска, күзәтүче оешма рөхсәтеннән башка яшәү урынын, шулай ук эш урынын үзгәртмәскә кушылган.

Шул ук көнне, 8 апрельдә, Пермьнең Мотовилиха район мәхкәмәсе тагын ике хөкем ителгән кешегә колония җәзасын мәҗбүри эшләр белән алыштырды: 29 яшьлек Илназ Мәхмүтов элек 3 ел 9 айга, 36 яшьлек Денис Икбаев 5 елга хөкем ителгән иде.

Мәхмүтовка 11 ай 12 көнгә,, ә Икбаевка — 2 ел 1 ай 28 көнгә мәҗбүри эш билгеләнде. Икесенең дә хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.

Денис Икбаевның туганнары 26 апрельдә аның колониядән азат ителүен раслады.

— Аллаһ ризалыгы белән Денис Икбаевны мәҗбүри эшләргә Уфа шәһәренә җибәрделәр. Бу — җиңүгә зур адым, — дип яздылар хөкем ителгән кешенең якыннары һәм Икбаевны каршы алу видеосын бастырып чыгардылар.

Соңрак Telegram-каналдагы әлеге пост бетерелгән.

20 апрельдә Пермь шәһәренең Мотовилиха район мәхкәмәсе 25 яшьлек 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде колония җәзасын "йомшаграк төргә" алыштырды.

БУ ТЕМАГА:

"Баймак исемлеге": 80ләп кеше зинданда. Кемнәр алар?

22 апрельдә шул ук мәхкәмә 43 яшьлек 5 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде колония урынына мәҗбүри эшләр билгеләде. Аңа күпме вакытка мәҗбүри эшләр бирелгәне ачыкланмаган. Туганнары хәбәр итүенчә, ир-атны 8 майда колониядән чыгарачаклар.

24 апрельдә Мотовилиха район мәхкәмәсе 25 яшьлек 8 ел да 6 айга иректән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән, әмма апелляция мәхкәмәсе бу мөддәтне 5 елга кадәр киметте

колонияне мәҗбүри эшләр белән алыштыру турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Аңа билгеләнгән мәҗбүри эшләрнең вакыты төгәл ачыкланмаган.

27 апрельдә шул ук мәхкәмә 33 яшьлек 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде карата да шундый ук карар чыгарды. Аңа билгеләнгән мәҗбүри эшләрнең вакыты да төгәл ачыкланмаган.

29 апрельдә Мотовилиха район мәхкәмәсе 44 яшьлек 5 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде колония җәзасын мәҗбүри эшләр белән алыштырды. Шул ук көнне Түбән Тагилның Тагилстроевский район мәхкәмәсе 41 яшьлек 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде колонияне "йомшаграк җәза төренә" алыштыру турындагы үтенечен канәгатьләндерде.

БУ ТЕМАГА:

Башкорт активисты Дим Дәүләткилдиннең туганнары аны куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын җиткерде

Бишенче май көнне Мотовилиха район мәхкәмәсе 44 яшьлек 5 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән. колонияне мәҗбүри эш белән алыштыру үтенечен канәгатьләндергән.

Үтенечләрен канәгатьләндергән хөкем ителгәннәрнең күбесенең туганнары бу вакыйгаларга аңлатма бирмәде.

— Мөгаен, алар, әйтик, күз тиер дә, азат ителүләре барып чыкмас дип борчыладыр, — дип сөйләгән "Idel.Реалии"гә исемен әйтмәү шарты белән хөкем ителгәннәрне яклау төркеменә кергән Башкортстан активистларының берсе. — Алар элек тә — тикшерү һәм мәхкәмәләр вакытында артык сөйләүдән качтылар, хәтта безнең белән дә бик теләп аралашмадылар, шәхсән дә.

Тагын бер төркем азат ителүне көтә

"Idel.Реалии" өйрәнгән мәхкәмә сайтларындагы эш карточкаларына караганда, Баймактагы вакыйгаларда гаепләнеп хөкем ителгәннәргә җәзаны йомшарту процессы әле 2025 елның көзендә үк башланган.

Агымдагы елның гыйнварында "Idel.Реалии" 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән. 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән идеиректән мәхрүм итү җәзасының "йомшаграк төргә" алыштырылуы турында язган иде; мөгаен, сүз мәҗбүри эшләр турында барадыр.

Март аенда тагын бер хөкем ителүченең — 59 яшьлек 3 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде иреккә чыгуы билгеле булды. Ул Пермьдәге 29нче санлы колониядә утырган. Мотовилиха район мәхкәмәсе карарында аңа калган җәза срогы йомшаграк төргә — "1 ел 10 ай 24 көнгә ирекне чикләү"гә — алыштырылганы әйтелә.

Шул ук айда Түбән Тагилнең Тагилстроевский район мәхкәмәсе 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде карата да иректән мәхрүм итү җәзасын йомшаграк төргә алыштырды.

БУ ТЕМАГА:

Башкортстан активисты Русия Думасыннан "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланучыларга амнистия игълан итүен сорый

Март аенда "Баймак эше" буенча тагын бер хөкем ителгән — 47 яшьлек Фәнур Хаҗинга Пермьнең Мотовилиха район мәхкәмәсе иректән мәхрүм итү җәзасын "1 ел 5 ай 27 көнгә мәҗбүри эшләр" белән алыштырды. Шул ук вакытта хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак дип билгеләнде.

4 майда Пермьнең Мотовилиха район мәхкәмәсе 30 яшьлек 3 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән калган җәза срогын йомшаграк төргә алыштыру турындагы гаризасын канәгатьләнедерде.

Май аенда Пермь төбәге һәм Свердлау өлкәсе мәхкәмәләре "Баймак эше" фигурантларын колонияләрдән азат итү турында тагын берничә үтенечен карарга тиеш.

27 майда Түбән Тагилнең Тагилстроевский район мәхкәмәсе 49 яшьлек 5 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде шартлы рәвештә иреккә иртәрәк чыгару мөмкинлеген караячак.

Моннан тыш, Тагилстроевский район мәхкәмәсе карамагында 59 яшьлек 4 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән, 34 яшьлек 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән иде һәм 38 яшьлек 8 ел да 6 айга иректән мәхрүм итү җәзасына хөкем ителгән, әмма апелляция мәхкәмәсе бу мөддәтне 5 елга кадәр киметте да гаризалары бар. Колмөхәммәтов колонияне "йомшаграк җәза төренә" алыштыруны сорый, Утәбаев — мәҗбүри эшләр белән алыштыруны; ә Ишморатов шартлы рәвештә иреккә чыгаруны үтенә.

"Бу —шактый югары даирәләрдә кабул ителгән сәяси карар"

Элек "Idel.Реалии"га Башкортстан җәмәгать эшлеклеләренең берсе (редакция аның исемен Русиядә "теләнмәгән" оешмалар турындагы канун аркасында атый алмый) әйтүенчә, "мөгаен, Мәскәүдә республикада репрессияләр белән артык мавыкканнарын аңлый башлаганнар".

— Күрәсең, федераль үзәккә, ниһаять, кешеләрнең хакимияткә каршы түгел, ә табигатьне явызларча куллануга каршы чыкканын аңлау килеп җиткән, — дигән ул. — Һәм Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсендә кемгәдер, минемчә, бервакытта тикшерү һәм мәхкәмәләргә халыкны тагын да ачуландыруга китергән кырыс чаралар күрергә күрсәтмә бирүләре өчен эләккән.

Әңгәмәдәш шулай ук тоткарланганнар арасында "гади кешеләрнең бик күп" булуын искәртә.

"Аларның күпчелеге моңа кадәр бернинди дә урам чараларында катнашмаган. Шуңа күрә хәзер мәхкәмәләрнең алар өчен җәзаны йомшартуны яңадан карап чыгулары һәм алга таба да караячаклары гаҗәп түгел".

"Баймак эше" нигезендә хөкем ителгәннәрнең җәзасын йомшарту тенденциясенең үзенчәлекләре турында "Idel.Реалии" сәяси тоткыннарны яклау белән шөгыльләнүче "Сәяси тоткыннарга ярдәм.Мемориал" хокук яклау проекты җитәкчесе Сергей Давидис белән сөйләште.

— Бер яктан караганда, бу — хөкемдарларның аерым һуманизм күрсәтүе яки Баймак вакыйгаларында катнашучыларның гамәлләренең "җәмәгать өчен куркынычлылыгын" сәламәт бәяләве нәтиҗәсе түгел, — дип белдерде Давидис. — Бу — югары даирәләрдә кабул ителгән сәяси карар булуы ачык. Һәм шуны да әйтергә кирәк: бу, һичшиксез, сәяси сәбәпләр белән ирегеннән мәхрүм ителгән кешеләргә карата гадәти мөнәсәбәт практикаларына каршы килә. Ә "Баймак эше", әлбәттә, нәкъ шундый сәяси мотивлы эшләрнең берсе. Шуңа күрә монда әлеге тенденциягә нинди дә булса юридик анализ бирү мөмкин түгел. Бары тик бу карарларның мөмкин булган мантыйгын аңлатырга тырышырга гына кала.

Сергей Давидис

Хокук яклаучы фикеренчә, бу мантыйк "Баймак эше"нең үзенең дә гаять зур һәм моңарчы күрелмәгән булуы белән бәйле.

— Баймактагы мәхкәмә бинасы янында мәйданда очраклы рәвештә генә булган кешеләргә каршы репрессияләрнең шундый киң колачлы һәм кырыс булуы, күрәсең, Русия хакимиятенең илдә яшәүче халыкларның милли оешмалардан куркуы белән аңлатыла, — диде Давидис. — Хакимиятне, гомумән алганда, үзеннән бәйсез булган теләсә нинди оешмалар борчуга сала. Әмма нигезендә көчле һәм табигый бәйләнешләр яткан милли хәрәкәтләр хакимияттә аеруча зур шик һәм курку уята. Соңгы елларда Русиядә кабул ителгән кайбер карарлар — мәсәлән, дистәләгән милли һәм төбәк оешмалары кертелгән "ПостРусиянең азат дәүләтләре форумы"н "террорчы" дип тану, "Русиягә каршы сепаратистик хәрәкәт"не "экстремистик" дип игълан итү һәм башкалар — нәкъ менә шул курку сәясәте кысаларында ята. "Баймак эше" белән бәйле киң масштаблы репрессияләр дә, әлбәттә, шул ук юнәлешнең бер өлеше.

Давидис аңлатуынча, "репрессияләр нәтиҗәсендә милләтләр юкка чыкмый", шуңа күрә хакимият, аның фикеренчә, "билгеле бер дәрәҗәдә акыллылык һәм сыгылмалылык күрсәтергә" булган.

Шуңа күрә хәзер ул "камчы белән прәннек" ысулын куллана

— Баймак вакыйгалары бит сугышка каршы да, Путинга каршы да чыгыш түгел иде. Алар, асылда, аерым милли мәсьәләгә бәйле протест булды. Шуңа күрә, бер яктан, хакимият репрессияләр ярдәмендә милли хәрәкәтләрдә катнашучы яки катнашырга мөмкин булган кешеләрне куркытырга омтылды. Әмма икенче яктан, хакимият бу кешеләрне тулысынча үз дошманына әйләндерергә ярамаганын да аңлый. Шуңа күрә хәзер ул "камчы белән прәннек" ысулын куллана. Камчы инде кулланылды — кешеләрне куркыттылар, хакимияткә каршы чыгышларның ярамаганын күрсәттеләр. Хәзер исә "прәннек" кулланыла — кешеләргә хакимиятнең, гомумән алганда, аларга дошман түгеллеген, кирәк булса, йомшаклык та күрсәтә алуын аңлатырга тырышалар. Моның өчен бары тик "үзеңне дөрес тотарга" кирәк. Һәм аңлашыла ки, колониядә утыруны җиңелрәк җәза белән алыштыру турындагы мондый карарлар, иң элек, "сабак алганын" аңлаган кешеләргә карата кулланылачак.

Шул ук вакытта хокук яклаучы ассызыклаганча, "бу кешеләрне шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итмәүләре очраклы түгел".

— Алар хакимиятнең "кармагында" кала. Җәза саклана, бары тик йомшаграк формага гына алыштырыла — һәм бу инде күпсанлы, асылда гаепсез кешеләрнең иректән мәхрүм ителүе китереп чыгарган кебек көчле эмоциональ реакцияне һәм киң теләктәшлекне тудырмый, — диде әңгәмәдәш.

Давидис әйтүенчә, башка "гомум тәртипсезлекләр" эшләрендә иректән мәхрүм итү җәзасын күпләп йомшаграк җәза төрләре белән алыштыру очракларын ул белми.

Хокук яклаучы фикеренчә, "Баймак эше"ндәге гади катнашучыларны күпләп азат итү факторы Оренбурда баручы "оештыручылар" мәхкәмәсе нәтиҗәсенә "уңай яки йомшартучы йогынты ясавы икеле" дип белдерде.

— Киресенчә булыр дип уйлыйм: хакимият, мөгаен, "аерып идарә итү" принцибы буенча эш итәчәк. Гади катнашучыларга һуманлык турында сигнал җибәреләчәк, ә хакимият үзенең инанган дошманнары, чын куркыныч дип санаган кешеләр, кызганычка каршы, мөмкин кадәр кырыс җәза алачак, — дип йомгаклады Сергей Давидис.

  • Idel.Реалии мәгълүматларына караганда, 2024–2025 елларда беренче инстанция мәхкәмәләре Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем иткән. Аларның 66сына, апелляция шикаятьләре каралганнан соң, 3 ел да 3 айдан 7,5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.
  • Хөкем ителгәннәрнең берсенә — Минзия Әдһәмовага мәхкәмә җәзаны үтәүне (дүрт ел иректән мәхрүм итүне) балаларына 14 яшь тулганчы кичектергән. Баймак вакыйгаларында катнашкан тагын бер хатын-кызны (аның исеме аталмый) мәхкәмә "массакүләм тәртипсезлекләргә чакыру"да (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе 3нче өлеше) гаепле дип танып, психиатрда мәҗбүри амбулатор дәвалануга хөкем иткән.
  • "Сәяси тоткыннарны яклау. Мемориал" хокук яклау проекты мәгълүматларына караганда, 2026 елның гыйнварына "Баймак эше"ндә хөкем ителгән 64 кеше сәяси тоткын дип танылган. Хокук яклаучылар фикеренчә, әлеге эш нигезендә эзәрлекләнүчеләрнең күпчелеге сәяси мотивлар аркасында җаваплылыкка тартылган.

Язманың оригиналы - Idel.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!