Башкортстан хакимияте "Башнефть" ширкәтендәге хиссәләренең бер өлешен саткан. Бу хакта Петербур халыкара икътисади форумында республика премьер-министры Андрей Назаров белдерде.
Аның сүзләренчә, хиссәләр федераль җитәкчелек ризалыгы белән сатылган. Шул ук вакытта килешүдә республикага киләчәктә аларны кире сатып алу хокукы да бирелгән.
Апрель аенда гына Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның матбугат хезмәте "Башнефть" хиссәләрен хосусыйлаштыру тәртибендә сату мәсьәләсе каралмый дип белдергән иде.
Хиссәләрнең бер өлешен сату мөмкинлеге турында сүзләр 2025 ел ахырында ук чыккан иде. Ул вакытта республика хакимияте ширкәтнең 11,3 миллион хиссәсен, ягъни низамнамә капиталының 6,36 процентын сату ихтималын караган. Бу Башкортстан кулындагы тупланманың якынча дүрттән бер өлешенә туры килә.
Ул вакытта респуликаның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белдергәнчә, республика хакимиятен мондый адымга беренче чиратта бюджеттагы кыенлыклар һәм "Башнефть"нең финанс нәтиҗәләре начараю этәрә. 2025 ел нәтиҗәләренә караганда, ширкәтнең саф табышы 103,2 миллиард сумнан 46,6 миллиард сумга кадәр кимегән. Шул ук вакытта керемнәр дә төшкән, ә дивидендлар күләме сизелерлек азайган.
Әгәр 2023 ел нәтиҗәләре буенча акционерларга 44,4 миллиард сум дивиденд түләнгән булса, 2024 ел өчен бу күрсәткеч 26 миллиард сумга калган. 2025 ел нәтиҗәләре буенча исә директорлар шурасы нибары 12,3 миллиард сум күләмендә дивиденд түләргә тәкъдим иткән.
Нәкъ менә дивидендлар кимү Башкортстан бюджетына җитди йогынты ясаган дип санала. Республика өчен "Башнефть" еллар буе төп керем чыганакларының берсе булып килде. Шул ук вакытта төбәк бюджеты дефициты да үскән: 2025 елга ул 28,6 миллиард сумга җиткән.
Мәскәү биржасындагы бәяләрдән чыгып исәпләгәндә, сатылган пакет өчен республика якынча 11–15 миллиард сум акча алган булырга мөмкин.
Экспертлар бу карарны вакытлыча финанс проблемаларын хәл итү чарасы дип бәяли. Алар фикеренчә, акцияләрне сату бюджеттагы җитешсезлекләрне капларга ярдәм итә ала, әмма киләчәктә республика дивидендлар рәвешендәге тотрыклы кеременең бер өлешен югалтачак. Шуңа күрә бу адым кыска вакытлы финанс мәсьәләләрен хәл итсә дә, озак вакытлы нәтиҗәләре турында бәхәсләр дәвам итә.
Быел Башкортстан казнасы 22,5 миллиард сум дефицит белән кабул ителде.
2016 елда "Башнефть" хиссәләренең 50,08 процентын "Роснефть" 330 млрд сумга сатып алды. Бәйге узыдырылып тормады. Ул вакытта Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов республика "Башнефть"тәге 25 процент хиссәләрен сатарга җыенмый дип белдергән иде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.