Билгеле татар тарихчысы, археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин вафат булган. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясе хәбәр итте. Галимгә 74 яшь булган.
— Галим Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Идел буе урта гасыр шәһәрләре һәм Татарстан археологик мирасын өйрәнүгә әйтеп бетергесез өлеш кертте. Аның фәнни хезмәтләре, экспедицияләре, ачышлары, хезмәттәшләре һәм шәкертләре белән күпьеллык эше җирле археологик фәненең мөһим өлеше булды, — диелә академия хәбәрендә.
Аның белән хушлашу урыны һәм вакыты аерым хәбәр ителәчәк диелә.
Фаяз Хуҗин 1951 елның 1 августында Зәй районының Карман авылында туган. 1972 елда Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган. Ике ел мәктәптә эшләгәннән соң, ул Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли башлаган. Шуннан соң ул Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтында эшләгән, 2007 елдан – институтның төп фәнни хезмәткәре.
Галимнең эзләнүләре Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы археологиясе һәм тарихы өлкәсендә булган. 1994-2005 елларда ул "Казан кирмәне" археологик экспедициясен җитәкләгән. Моннан тыш Биләр, Суар, Җүкәтау, Чаллы җирлекләрендә күләмле археологик экспедицияләрне алып барган.
Галим еш кына тарих мәсьәләләрендә Азатлык Радиосы укучыларына фикерләрен җиткергән. 2023 елда ул Кубрат ханның улы Котрагка һәйкәл сүтү мәсьәләсен шәрехләгән иде, Котраг ханның тарихын сөйләгән иде.
2021 елда галим Идел Болгары варисларының чуашлар булу ихтималы турында сөйләгән иде. Моңарчы ул укучыларыбызга Татарстан җитәкчелегенең Болгар һәм Зөя белән күбрәк мавыкканга, Биләрнең игътибар читендә калуын аңлаткан булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!