"Безнең гәҗит" һәм "Юлдаш" ябыла. Чиратта кем?

"Безнең гәҗит" тышлыгы. Архив фотосы

Берничә татар газетының ябылуы турында билгеле булды. 43 ел журналистикада эшләгән "Безнең гәҗит" басмасы хуҗасы Илфат Фәйзрахманов бу өлкәдән китүе, газетны әдәби альманахка калдыруы турында белдерде. Казанда чыгучы "Юлдаш" һәм Оренбурдагы "Яңа вакыт" та почта каталогында юк. Моның сәбәпләре нидә?

Озак еллар дәвамында татар журналистикасында хезмәт куйган Илфат Фәйзрахманов журналистика өлкәсеннән китүе турында белдерде. Ул нәшер иткән "Безнең гәҗит" ябылмый, әмма эчтәлеген үзгәртә. Журналистик материаллар даими бастырган медиа 2026 елның икенче яртыеллыгында әдәби әсәрләр бастырачак. Бу хакта Илфат Фәйзрахманов "Безнең гәҗитнең" соңгы санында "Аерылмыйбыз, ләкин…" дип исемләнгән мәкаләдә хәбәр итте. Журналистикадан китү сәбәпләрен ул аңа карата оештырылган мәхкәмәләр, штрафлар булды дип аңлаткан.

"…Ике мәхкәмә аша уздым. Кисәтүләр алдым. Штрафлар салынды. Миңа "экстремист" ярлыгы такмакчылар. Соңгы, әле 26 майда гына булган Югары мәхкәмә утырышында: "Мин беркайчан да экстремист булмадым. Булмаячакмын да. Экстремистларны җинаятьчеләр дип саныйм", – дип белдердем.

Илфат Фәйзрахмановка карата "Безнең гәҗит"нең гыйнвар санында чыккан "Соравым тел турында иде" дигән язма өчен административ эш ачылган иде. 13 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны Русия административ хокук бозулар кодесының 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә гаепле дип тапты һәм 20 мең сум күләмендә штраф салды. Язманың авторы - Казаннан Рәфкать Ибраһим. Ул 2025 елның 19 декабрендә Русия президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә килгән сораулар турында. 26 майда Татарстанның Югары мәхкәмәсе әлеге карарны гамәлдә калдырды.

Тагын бер административ эш былтыр декабрьдә каралды. 2025 елның сентябрендә чыккан берничә мәкалә өчен шул ук маддә нигезендә 20 мең штраф салынды.

Илфат Фәйзрахманов язуынча, ул журналистикада 43 ел гомерен уздырган. "Безнең гәҗит" 2003 елда чыга башлаган иде.

"Мин демократия казанышларга ирешкән дәүләт-ватаныбызда яшәргә хыялландым. Шул максатта эшләдем. Ләкин демократия үргәген бары тик телевидениедә иҗтимагый-сәяси программалар баш редакторы, мәгълүмати тапшырулар мөдире булганда, "Безнең гәҗит" редакцияләренә әчендә генә күрсәтә алдым.

Минем кул астындагы журналистлар җил-яңгыр тимәде. Алар иркенләп, чикләүләрсез иҗат белән шөгыльләнде, тыелган темалар булмады. Иминлегемә янаулар белән ничә тапкырлар очрашырга туры килде. Эзәрлекләүләрне бер генә тапкыр күрмәдем. 

Инде менә бүгенгесе – чик. Мин журналистикадан китәм. Бу журналист буларак Илфат Фәйзрахманов чыгарган соңгы сан. Журналист буларак язылган соңгы мөхәррир сүзе. Мин бүгеннән журналист түгел", дип язган ул.

Илфат Фәйзрахманов бүген журналистика белән шөгыльләнергә авыр дип ишарәли. Ул үзен шартларга "яраклаша белмәдем", теләмим дигән. Фәйзрахманов шулай ук сүз иреге юк дип яза. Фикер белдерергә курыкмаганнар бүген йә төрмәдә, йә мөһаҗирлектә, ди ул.

"Газеталарның элеккеге төпләнмәләрен алып укыйм да, булган икән сүә иреге, дип тел шартлатам. Ә без шул чакта зарлана идек бит. Ул язмаларны язарга түгел, укырга да ярамаган заман җитә бугай. Элек мин сүз иреге сүздән соң да булырга тиеш, дияргә ярата идем, ә бүген башкачарак: сүздән соң иректә калу өчен тырышырга, дияргә кирәк… Бүген мине хөкем итсәләр, килер буын аклар дип уйлыйм. Инде үзгә фикер белдерергә җөрьәт иткән журналистлар кайсы төрмәдә, кайсы чит илләргә качарга мәҗбүр булды. Мин беркая да китәргә җыенмыйм. Мин шушы ватанымны ватан дип саныйм һәм мин экстремист түгелмен… Мин калдырып киткән журналистика инде күптән дүртенче хакимият түгел. Ул диктант язучы гына", дип фикерләрен белдергән нәшир.

Фәйзрахманов "Безнең гәҗит" башкача журналистик материаллар әзерләмәячәк дип аңлаткан. Ул кешеләрдән килгән хатлар, саллы фикерле язмалар күп, дигән. Булган темаларны журналист, "Сираҗи сүзе" мөхәррире Искәндәр Сираҗига тапшырачагын язган. Фәйзразманов бу газетны әлегә чын журналистка үрнәгендә эшләгән бердәнбер басма дип билгеләгән. Аңа да ярдәм кирәк, дигән ул. Нәшер, журналист Искәндәр Сираҗи бер елдан артык басым астында яши. Аның өендә берничә тапкыр тентү булды, аның техникасын алдылар, газет чыкмау мәсьәләсенә килер терәлгән иде. Сираҗи әле мәхкәмә юлларын таптый.

Журналист һәм нәшир Искәндәр Сираҗи 2024 елның октябреннән җинаять эзәрлекләнүендә. Тикшерү комитеты аңа Русиянең Җинаять кодексының 294нче маддәсе 1нче бүлеге һәм 137нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә гаеп белдерде. Эш материалларына караганда, Сираҗиның YouTube-каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгатендә ике кешенең шәхси мәгълүматлары күренгән. Бу видеода сүз Ибраһим Зәкиев эше турында бара. Имеш, видеода Зәкиевны үтерүдә гаепләгән ике кешенең — Сабиров һәм Сафиуллинның фотолары һәм видеолары күренгән. Бу ике кеше, Сираҗи шәхси мәгълүматларыбызны чыгарды дип, тикшерү комитетына шикаять иткән. Әлегә мәхкәмә эшләре бара.

БУ ТЕМАГА:

Татарстан-2025: репрессияләр, телне кисү, өркетелгән җәмгыять

Илфат Фәйзхрахманов "Безнең гәҗит" 2026 елның икенче яртысында әдәби журнал буларак нәшер ителәчәк дип аңлаткан. Анда әдәби әсәрләр, гыйбрәтле язмышлар, көнкүреш киңәшләр урын алачак, диелгән. Фәйзрахманов, бәлки, үзенең дә әсәрләрен шунда бастырырмын дигән.

Фәйзрахманов үзенең журналистикадан китүен беренче һәм бердәнбер очрак дип әйтми. Редакциядә вакытында эшләп китүче журналистларның күпчелеге татарча мәкаләләр, тикшеренүләр алып бармаганын әйтә. Мәсәлән, аның редакциясендә озак еллар дәвамында журналист Эльвира Фатыйхова эшләде, ул бүген башка өлкәдә эшли.

Ул да үзенең "Әйттем әле!" Телеграм каналында Илфат Фәйзрахмановның журналистика белән шөгыльләнүен туктауын авыр кабул иттем дигән. Ул журналистика күптән үлде, ул тоташ пропагандага әверелде, дип язган.

"Журналистикадан китәм" дип язу бик авыр ул. Бик-бик авыр. Төзүчелектән, сатучылыктан, урам себерүдән һәм башка шуның ише эшләрдән ишегеңне шапылдатып ябып китеп буладыр, ә монда син, тиреңне тереләй салдыргандай газапланып, җаныңны салып калдырасың. Миндә бу шулай булды. Без укыганда, журналистиканы "дүртенче хакимият" диләр иде. Халык белән хакимият арасындагы күпер идек. Илфат абый белән бергә эшләгәндә дә, аннан соң да, бик күп күперләр салынды. Ә бүген, татар журналистикасының соңгы атланты булып, Искәндәр Сираҗи җан тартышып ята. Мәкаләләр язганда да килеп бер рәхмәт әйтә белмәгән, беркайчан да аның кадерен белмәячәк, аны хакламаячак, адвокатка өч тиен сәдака да бирмәячәк халкы өчен көрәшнең "әҗер-савабын" җыя. Төпкә төшеп баручы корабның штурвалын һаман җибәрергә теләми.

Дөньясы күптән әйләнеп капланды, югыйсә. Инде илдә журналистика да, күперләр дә бетте. Бер генә хакимият һәм хаким калып бара. Русиядә журналист һөнәре юкка чыкты. Милли журналистика дип аерып әйтмим, гомумән әйтәм. Аның урынына тоталь пропаганда белән блогерлык, һәм күпчелектә, бик надан, чи блогерлык калды. Журналистлар шул блогерларны җыеп кунак итүче, премияләр бирүче әфисәнтләргә әйләнде. Бик аяныч вакыйгалар. Аңлатырлык сүзләр җитмәс коточкыч вәзгыять", дип фикерләре белән уртаклашкан ул.

Журналистикадан китәргә теләмәсә дә, бу адымны ясарга мәҗбүр ителүче Рәмис Латыйпов та бар. Ул Татарстанда иң көчле журналистладдан саналды. Әмма урыс милләтчеләре аның дин әһеле, галим, Русия мөфтие урынбасары Дамир Мөхетдиновтан алган әңгәмәдән соң шау-шу күтәрде. Латыйпов вазифасыннан китте, руханига исә басым дәвам итә, аңа административ эш ачылды.

БУ ТЕМАГА:

"Татар-Информ" һәм "Интертат"ның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов вазифасыннан киткән


Татар журналистикасында легенда булып саналган "Татарстан яшьләре" газетасы да быел чыгудан тукталды. Редакция акча булмаганлыктан таратылды. Бу хәл - берничә елга сузылган җан асрау тормышын дәвам итәргә мөмкин түгел, газет бүтәнчә чыкмаячак дип хушлашты редакция укучылары белән. Бу газет вакытында 400 мең тираж белән чыккан, чын журналистика үрнәгендә эшләүче, халык яраткан медиа булды. Редакция Татарстан хакимиятеннән дә ярдәм сораган, ярдәм итүче табылмаган. "Татарстан яшьләре" "Татмедиа"га кушылырга теләмәгән. Үзаллы тормышны тартып чыгара алмаган тарихлы газет.

Ябылу, юкка чыгу каршына "Юлдаш" газетасы да килеп баскан. Ул "Русия почтасы" каталогында юк. 1 июльдән башлап "Юлдаш" (чыгудан туктый. Ябылу сәбәпләре әлеге дә баягы акча. Газетаны почта хезмәтләренә бәйле чамадан тыш зур чыгымнар буып үтергән. "Юлдаш" та үзенчәлекле тарихлы газета. Ул - беренче шәхси татар газетасы. Ул да Татарстарнның суверенитеты тарихы белән бәйле. 1992 елда чыга башлаган "Юлдаш" татар телле булып та әбүнәчеләр җыярга мөмкин, дәүләтнең дотациясеннән башка акча эшләп булганын күрсәтә алды. Аннан соң ул башкаларга да бу юлны күрсәтте. Татарча шәхси газетлар күпләп чыга башлады. "Юлдаш" редакциясе күп башка газетлар, календарьләр, китаплар чыгарды. Әле дә "Русия почтасы"ндагы каталогта нәшрият чыгарган "Сердәшем", "Гаилә учагы", "Юлдаш сканвордлары" "Дини календарь — 2027 ел" бар, аларга язылырга мөмкин.

"Юлдаш" хосусый татар газеталарына юл яручы булды. Аның үрнәгендә "Ирек мәйданы", "Акчарлак", "Безнең гәҗит", "Ясминә", "Сираҗи сүзе" һәм башкалар барлыкка килде, алар дәүләт басмаларына көндәш булды.

Хосусый медиаларның уңышы дәүләт төртеп күрсәткән темаларны, түрәләр хисабын язудан качу, хылык телен куллану, укучыларга кызыклы эчтәлекле басма чыгарырга тырышу. Шуның белән алар дан казанды, тиражларын туплады. Озак еллар дәвамында, мәсәлән, "Ирек мәйданы", "Акчарлак", "Ясминә" кебек татар газетлары тираж буенча иң зур медиалар булып санала. Дәүләттәге басмалар андый тиражлар туплый алмады. Әмма татарча хосусый газетлар да соңгы елларда тиражлар үсми, бер урында таптанып тора, дип зарлана. Бу татар телен кулланучылар даирәсе тараюы, газетның кешеләргә җиткерү юллары авырлашуы белән дә бәйле, икътисади кризис та үз эшен эшли дип яза журналистикада эшләүчеләр.

Хосусый газетлар дигитал форматка күчү проблемы каршында да тора. Алар иске газет форматтан социаль медиада эшләүгә күчә алмый, акча эшләү ысулларын эзләү кирәк, татарча мәкаләләрне электрон рәвештә сатып алырга ул кадәр зур аудитория юк һәм кешеләр моңа өйрәнмәгән, яшьләр күп очракта мәгълүматны урыс яки инглиз телендә алырга күнеккән, дип саный Азатлык Радиосы күзәткән белгчеләр. Мәсәлән, хосусый газетта эшләүче бер хезмәткәр (исемен дә, басмасын да иминилек өчен язмыйбыз - ред.) сөйләвенчә, социаль челтәрдә кешеләр лайк куйган өчен акча килми, реаль әбунәчеләр акчасына яшибез дип сөйләде:

"Социаль медиаларда контент булдыруны әлегә дәүләт медиалары гына булдыра ала. Алар дәүләт дотациясендә утыралар, акча эшләү максаты тормый, лакйлар да җиткән. Алар дәүләткә менә безнең видеоролик фәлән кадәр каралды, шулкадәр лайк җыйды дип мактанып күрсәтә ала, дәүләт аларга казнадан акчаны бирүне дәвам иттерәчәк. Ә хосусый редакцияләр лайклар белән ничек акча эшләсен? Кем аларга видео фәлән карау җыйды дип акча бирсен? Газета ренакциясендә кешеләрне яшәтәсе бар? Әлегә шул реаль әбунәчеләр бар, алар атнага бер газет алыр өчен язылалар, рәхмәт төшкерләре. Әмма бу да озак елларга сакланмаячак".

Блогер, тарихи тапшырулар төшерүче Альберт Шакиров татар басмаларының ябулуы дәвам итәчәк, дип фаразлый. Ул да үзенең Телеграм каналында газетларның бүгенге хәле белән фикерләре белән уртаклашкан.

"Ябылулар булачак. Моны басма матбугат өчен җаваплылар да факт буларак кабул итә дип уйлыйм. Барысын да өстери, яшәтә, яшәртә алмаячаклардыр. Кемнәр яраклаша, цифрлаша ала - игътибар шуларга булачак. Газет укучыларының кимүе бер хәл, татарча газет укучылар саны кай тирәдәдер бит әле. Аларны санасаң, егылырга торучыларны төртеп егу отышлырактыр. Сизмәгән булсагыз, тәртипләр күптән шундый - кирәктән бигрәк отышлылык, рентабельлек ягын карыйсы. Милли, татарча дигән бөтен әйберне беръюлы күтәрә торган заман түгел", дигән ул.

Оренбург өлкәсендә 1991 елдан бирле чыгып килгән "Яңа Вакыт" газеты да каталогтан алынган. Басманы озак еллар Фәннур Гайсаро берүзе чыгарды, әмма авырып китү сәбәпле, эшли алмый башлады.

Журналист Рәмис Латыйпов сүзләренчә, Оренбург татарлары әлегә нишләргә белми. "Чыгаруны дәвам итәргә уйлаган очракта юридик мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булып чыга, аларны моңа кадәр, язылу кампаниясе тәмамланганчы хәл итмәгәннәр икән, хәзер хәл итәргә алынырлар микән?" ди Латыйпов.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!