Казанда элек Җәмигъ мәчете төзелергә тиеш булган урынга хәзер квартал мәчете салырга җыеналар. Ул Идел буе Болгарында ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы исемен йөртәчәк. Бизнес Онлайн язуынча, төзелеш эшләре быел сентябрьдә башланырга тиеш. Ел ахырына кадәр җирлекне әзерләү, котлован казу, нигез салу, коммуникацияләр үткәрү һәм башка башлангыч эшләрне тәмамлау бурычы куелган.
Башта бу урында 10 мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчете төзергә ниятләгәннәр иде. Әмма проект гамәлгә ашмый калды. Соңгы елларда Җәмигъ мәчете өчен берничә урын каралды. Башта аны нәкъ менә "Кырлай" урынында төзергә җыенып, 2022 елда Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә ният ташы салынды. Соңрак мәчетне Бишбалта бистәсендә, Идел белән Казансу кушылган урында төзү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Аннары проект өчен "Яңа Портовая" районындагы порт элеваторы тирәсендәге мәйдан да телгә алынды. Әмма бу урыннарның берсендә дә төзелеш башланмады.
Элегрәк Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов мәчетнең урынын үзгәртү уңаеннан Татарстан Дәүләт шурасына мөрәҗәгать иткән иде. Алар җир мәсьәләсен хөкүмәт карый дип җавап кайтарды.
Your browser doesn’t support HTML5
Казанның татарлыгы кемгә комачаулый?
Җәмәгать эшлеклесе, "Архитектурасы" Телеграм каналы авторы Ян Гордеев Казандагы Җәмигъ мәчет ул сәяси мәсьәлә, Татарстан хакимиятенә Мәскәүдән турыдан-туры әмер булмаска да мөмкин, әмма алар барыбер федераль үзәккә карап, алдан барысын да хәстәрләп эш итәргә тырыша дип әйткән иде
— Казанда чиркәү төзелде, ул зур, матур килеп чыкты. Тигезлек булсын өчен шундый ук зурлыкта, тарихи үзәктә мөселманнар өчен гыйбадәтханә төзергә кирәк диелде. Татарстан әнә шул тигезлек белән мактана да бит. Җәмигъ мәчет башта "Гаилә" үзәге янында булыр дигән фикерләр яңгырады, әмма кешеләр безгә Казан кирмәненә манзара каплана дип чәчрәп чыкты. Гомумән шаккатырлык хәл, кешеләрнең ачуын кабартырга теләсегез, монда мәчет төзелә дип әйтү җитә, хәтта Казанда да. Кырлай паркы урыны компромисслы булды, әмма Кырлый урыны да экологлар, архитекторлар, шул тирәдәге халыкка ошамады, хатлар яза башладылар, ул да үз ролен уйнаган дип саныйм. Медиада Кырлай телгә алынмый, Бишбалта гына бар. Анда инде эшләр бара, ком ташыйлар. Күрәсең, шунда төзелер дә, — дип фикерләре белән уртаклаша ул. — Татарстан хакимиятенә Мәскәү урын турында әйтмәгәндер, әмма алар алдан итәкләрен җыеп куярга ярата. Бишбалтада зур мәчетне төзү техник яктан төзү уңайлы, машина юллары бар. Зур торак комплексы төзелә, ягъни кешеләр күп булачак. Тик Бишбалта тарихи урын булса да, ул шәһәр үзәге түгел. Урын татарлар, мөселманнар өчен принципиаль мәсьәлә. Мин дә Җәмигъ мәчет тарихи үзәктә торырга тиеш дип саныйм. Бу Татарстанда, Казанда барлык конфессияләр дә тигез хокуклы икәнен күрсәтәчәк. Ә хәзер Җәмигъ мәчет белән бу баланс югалачак.
Гордеев фикеренчә, татар җәмәгатьчелеге артык чәчрәп чыкмаячак, вазгыять уңай түгел, кешеләр үз фикерен ачыктан-ачык, кычкырып әйтә торган вакыт түгел һәм хакимият аннан файдалана.
— Хакимият берни әйтмәячәк, аңа шулай уңайлы. Шау-шу чыкса, 10 мең кеше имзалаган берәр ачык хат булса, кымшанырлар, ни дә булса аңлатырлар иде, мөгаен, ә әле берсе берни сорамый икән, ник алар аклансын, ди? Бу аларның алымы түгел. Сорау бирелми торып хакимият үзе инициатива күрсәтеп сөйли башласа, үзләре низаг тудыручы була ала. Халык дәшми, шуңа да барысы да үз тәртибе белән бара кебек, — диде ул Азатлык Радиосына 2023 елны.
БУ ТЕМАГА:
"Җәмигъ мәчетне читкә күчерсәләр, ул аңлашылмый торган бер урынга әвереләчәк"Хәзер исә элекке парк урынында якынча 400 кешегә исәпләнгән тыйнаграк квартал мәчете төзелергә мөмкин. Мәчетнең мәйданы якынча 900 квадрат метр булачак. Бизнес-Онлайн мәгълүматына караганда, ул классик ислам стилендә, турыпочмаклы формада төзеләчәк. Проектта бер биек үзәк манара, дүрт кечкенә почмак манарасы һәм алтын белән капланган зур үзәк гөмбәз каралган. Биек уксыман тәрәзәләр, аркалы керү юллары һәм шәрык орнаментлары мәчетнең тышкы кыяфәтен тулыландырачак. Проектны архитектор Айвар Саттаров ясаган булуы ихтимал.
Элегрәк Татарстан мөфтие Камил Сәлмигуллин Татарстан җитәкчелеге "Кырлай" паркында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы һәм кечерәк мәчет өчен файдаланырга ризалык биргән дип әйткән иде.
Яңа мәчет гыйбадәт урыны гына булмаячак. Проектка күрә, аның янында хәләл ризыклар сатылачак сәүдә үзәге, дини чаралар өчен зал, мәетханә, ислам медицина үзәге булдыру күздә тотыла. Моннан тыш, мәчеттән ерак түгел татар телендә укытачак мәктәп һәм балалар бакчасы төзү дә ниятләнә.
Мәктәпкә килгәндә, элегрәк Казанда Шоссе урамында мөселман рухи-белем бирү комплексы төзеләчәге хәбәр ителгән иде. Проект белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелек итә диелде.
"Без милли мәгариф өчен көрәшәбез. Әлеге кишәрлек монда рухи-агарту комплексы форматында мәктәп белән балалар бакчасы төзергә мөмкинлек бирә, анда татар телендә белем биреләчәк", дигән иде мөфти Камил Сәмигуллин. Объект элекке "Кырлай" паркы артына, Кремль һәм Киров дамбалары арасындагы дүрт һектар җиргә урнашачагы әйтелде.
Шулай ук элек медиа Болгар Ислам академиясен Казанга Кырлай паркына күчерү турында сөйләшүләр бара дип тә язып чыкты. Ләкин соңрак бу хакта берни ишетелмәде.
БУ ТЕМАГА:
"Бу — безнең күптәнге хыял". Казанда мөселман мәктәбе төзергә җыеналарСоңгы елларда татарның тел, дин мәсьәләсендә чигенүләре күп булды. Бу Казанның үзәгендә татар оешмаларыннан биналарын тартып алуда да, татар үзәкләре булып эшләгән җәмәгать урыннарның да юкка чыгарып барылуда да чык күренә.
Татарстан Милли китапханә төзибез дип күп вәгъдә ителде, әмма хакмият яңа бинаны төзер өчен үзәктән уңай урынны да, акча да тапмады. Мәсьәлә "Казан" милли-мәдәни үзәк хисабына хәл ителде. Бина тартып алынды, аны китапханә итеп оештырдылар, әмма милли-мәдәни үзәктә урнашкан "Меңъллык" музей да, андагы күргәзмәләр үзәге дә юкка чыкты. Аларга әлегәчә урын табылмады.
Жуковский белән Карл Маркс урамнары киселешендә дә "Шәрыкъ", "Азатлык" татар яшьләре, Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бинаны инде хәзер искә дә алучы юк. Ә ул да татарның бер үзәге иде.
Татар яшьләре үзәге ачылмады, аларга бинаны күпсенделәр. Күптән планлаштырылган мөселман гимназиясе өчен дә Казан үзәгендә урын табылмый. Гәрчә Казанда менә дигән православ гимназиясе шәһәрнең нәкъ үзәгендә - Туфан Миңнуллин урамында, өр-яңа, бассейнлы бинада эшләп килә.
БУ ТЕМАГА:
Разил Вәлиев: "Казанның бөтен җирендә татарлыкны саклау концепциясе кирәк"Милли архив Лаеш районына күчерелде, Ислам академиясенә дә Казанда урын табылмады, Болгарга озатылды.
Габдулла Тукай белән бәйле бердәнбер бина да җимерелде, аның урынына пыяла бина күтәрелде. Казанның Иске бистәсендә туып-үскән татарлар кем Азино, кем Авиатөзелеш районына күчерелде, алар киткәч, урамда татар рухы калмады, югыйсә бистәнең йөзе - анда яшәүче кешеләр. Урам татар исеме белән калды, әмма ул тоташ курчак йортларыннан гына тора һәм бу бутафория татар мәдәниятен хәтерләтә.
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев татарны Казан үзәгеннән куып чыгару системлы бара дип әйткән иде.
— Вазгыять шундый: урыска Казан уртасында чиркәүне салырга ярый, татарга юк. Бу - татарны санга сукмау. Таптылар бит урынны чиркәүгә, ә татарга килеп төртелгәч - юк. Әле Бишталтада да төзергә рөхсәт итмәсләр дип уйлыйм, — ди Бариев. — Мәскәү рөхсәт итмәсә, беркая китә алмыйлар. Шулкадәр зур басым астында яшәргә туры килә, коточкыч. Бу хакимият булганда без үзебезчә яши алмыйбыз. Мәчетне дә кайда төзергә татар үзе хәл итә алмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!