Түбән Камада да Украинага каршы сугышучыларга мемориал ачылачак

Мемориал проекты. 116.RU | Новости Казани и Татарстана Telegram каналы

Май аенда шундый ук мемориал Лаешта ачылган иде.

Түбән Камада Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларга мемориал ачылачак

Мемориалда бронзадан эшләнгән һәйкәл урнаштырылачак. Аның эчтәлегенә күрә, бер солдат иптәшен каплап тора, икенчесе алга күчә, аннары алар чиратлап шулай хәрәкәт итә.

Мемориалда сугышта һәлак булганнарның исемнәре дә язылачак. Ничә исем булачагы турында әлегә мәгълүмат юк.

Азатлык Радиосының cугышта үлүчеләр хисабында Түбән Кама районыннан 654 һәлак булган сугышчы турында билгеле. Чынлыкта үлемнәр саны күпкә күбрәк була ала.

Азатлык сугышта үлүчеләр исемлеген ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми.

  • Түбән Камага дроннар даими һөҗүм итә. 10 августта иң үлемечле һөҗүмнәрнең берсе булды. Ул көнне 13 кеше һәлак булды, 78 кеше яраланды.
  • Түбән Камада ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК нефть эшкәртү ширкәтләре урнашкан. Укрина нефть табышыннан кергән акчаларны Русия сугышка тота дип белдерә һәм шул сәбәпле нефть ширкәтләренә һөҗүм итә.
  • Татарстан рәсмиләре Русиянең Украинага каршы сугышта актив катнаша: сугышка ихтиярилары күпләп җәлеп итә, һуманитар ярдәм күрсәтә, сугышны аклау пропагандасын алып бара.
  • Азатлык Радиосы исәпләвенчә, республикадан сугышта кимендә 9660 хәрби һәлак булган. Бу без ачык чыганаклардан тапкан кешеләр генә, хакимият чын югалту саннарын яшерә, чын саннар күпкә югарырак булырга мөмкин.
  • Май аенда Лаешта да Украинага каршы сугышучыларга мемориал ачылды. Анда районнан үлгән 195 исем бар

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!