Элекке элемтә министры Николай Никифоровка Finiko эше нигезендә читтән торып гаепләү белдерелгән

Николай Никифоров, 2018 елгы фото

Элекке министр акча белән бәйле хәрәмәләшү һәм җинаятьчел берләшмә оештыруда гаепләнә. Ул илдән киткән.

Русия эчке эшләр министрлыгы Finiko финанс пирамидасы турындагы җинаять эшендә Татарстанның һәм Русиянең элекке элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка читтән торып гаепләү белдергән. Тикшерү мәгълүматынча, ул пирамида оештыручыларның берсе булган. Бу хакта 4 сентябрьдә "Коммерсантъ" хәбәр итте.

Никифоровка җинаятьчел берләшмә оештыру һәм аеруча зур күләмдә акча белән бәйле хәрәмләшү маддәләре нигезендә гаепләү белдерелгән. Басма мәгълүматларынча, элекке министр хәзер чит илдә. Аны башта федераль, соңрак халыкара эзләүгә игълан итү ихтималы бар.

"Коммерсантъ" язуынча, Никифоров 2018 елда министр вазифасыннан киткәннән соң күбесенчә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәгән һәм Русиягә вакыт-вакыт кына кайтып йөргән. Басма аның белән телефоннан элемтәгә чыгып булмавын да хәбәр итә.

31 августта Казан янындагы Иннополис шәһәрендә Finiko белән бәйле эштә дизайнер һәм архитектор Азат Төхвәтуллин тоткарланды. 1 сентябрьдә Мәскәүнең Мещанский район мәхкәмәсе аны сак астына җибәрде. Аңа да аеруча зур күләмдә акча белән бәйле хәрәмләшү һәм оешкан җинаятьчел берләшмә төзүдә гаепләү белдерелгән. Төхвәтуллинның бу җинаять эше кысаларында позициясе ачык чыганакларда күренми.

"БИЗНЕС Online" чыганакларына сылтанып хәбәр иткәнчә, Төхвәтуллинны тоткарлау белән бер үк вакытта Никифоровны да кулга алу планлаштырылган булырга мөмкин. Басма язуынча, Никифоров 31 августка каршы төндә Мәскәүнең Внуково һава аланыннан хосусый очкыч белән киткән. "БИЗНЕС Online" ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә юл тоткан булырга мөмкин дип яза. Бу мәгълүмат рәсми рәвештә расланмаган.

Тикшерү нәрсәгә нигезләнә?

"Коммерсантъ" мәгълүматларына караганда, тикшерү Никифоровны Finikoны оештыручыларның берсе дип саный. Тикшерү мәгълүматынча, пирамида җыйган акчаларны чит илгә чыгаруда Никифоров һәм Төхвәтуллин белән бәйле "Иннополис Архитект" ширкәте кулланылган булырга мөмкин. Ширкәтнең яртысы Төхвәтуллинга, калган өлеше Никифоров белән бәйле "Развитие Иннополиса" оешмасы аша элекке министрга карый.

"БИЗНЕС Online" моңа кадәр дә Никифоров белән Төхвәтуллинның бизнес-партнерлыгын һәм "З-Сити" проекты белән бәйләнешен язган иде. 2020 елгы материалында басма "З-Сити" ширкәтендә Никифоровның "Развитие Иннополиса" аша 33,3 процент өлеше булганын хәбәр итте. Шул ук ширкәттә Төхвәтуллинның һәм Finikoны оештыручыларның берсе саналган Эдвард Сабировның өлешләре булган.

БУ ТЕМАГА:

Finiko финанс пирамидасы корбаннары саны бер миллионга җитәргә мөмкин

Элекке министрның Finiko белән бәйләнеше турында нәрсә билгеле?

Finiko эше буенча төп фигурантларның берсе Эдвард Сабиров та Никифоров белән бәйле бизнес-проектларда катнашкан. Сабиров Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарланып, соңрак Русиягә тапшырыды. Хәзер ул тикшерү белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән.

"БИЗНЕС Online" 4 сентябрьдә үз чыганакларына сылтанып, Сабировның тикшерүчеләргә Finiko идеясын Никифоров түгел, ә Азат Төхвәтуллин тәкъдим иткән дип сөйләвен язды. Басма мәгълүматынча, Төхвәтуллин платформаны булдыру өчен башлангыч капитал һәм маркетингка ярдәм күрсәткән булырга мөмкин. Төхвәтуллинга белдерелгән гаепләүләрне ул үзе яки аның яклаучылары аша кире кагу турында мәгълүмат әлегә юк.

Finiko эше

Finiko Татарстанда барлыкка килгән финанс пирамидасы буларак билгеле. Җинаять эше 2020 ел ахырында ачылды. Тикшерү мәгълүматларына караганда, катнашучылар халыкка инвестицияләрдән югары керем вәгъдә иткән. "Коммерсантъ" язуынча, хәзерге эш кысаларында сүз якынча 8 мең зыян күрүче һәм аларга 5 млрд сум тирәсе зыян салыну турында бара.

Моңа кадәр Finikoның башка оештыручылары һәм катнашучыларына карата җинаять эшләре мәхкәмәгә җиткерелгән иде. Мәсәлән, 2024 елда Казанның Вахитов район суды Лилия Нуриеваны алдау юлы белән акча урлау һәм җинаятьчел берләшмәдә катнашу маддәләре нигезендә 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Югары мәхкәмә соңрак бу хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Хәзер Finiko белән бәйле җинаять эшен Русия эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты тикшерә, дип хәбәр итә "Коммерсантъ". Элекке министр Николай Никифоровка карата гаепләү читтән торып белдерелгән.

БУ ТЕМАГА:

Ничек акчасыз калмаска? Финанс пирамидаларының 5 билгесе

Кем ул Николай Никифоров

Никифоров 2010-2012 елларда Татарстан вице-премьеры, элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры иде. 2004 елда ул Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган.

Татарстанны дигитальләштерү белән шөгыльләнде, электрон хөкүмәт, ГЛОНАСС-112 системын булдырды, Иннополис шәһәре проектын әзерләүдә катнашты.

2012-2018 елларда Русиянең элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры булды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!