Башкортстанда башкорт һәм урыс телләрендәге элмә такталарына яңа таләпләр расланды

Уфада башкортча һәм урысча элмә тактасы

Башкортча язылган өлешне кыскартырга яки гадиләштереп бирергә ярамый, диелә документта. Башкортча текст өстә, урысчасы астарак язылырга тиеш булачак.

Башкортстанда оешмаларның элмә такталарын, күрсәткечләрен һәм рәсми документларын ике дәүләт телендә – башкорт һәм урыс телләрендә рәсмиләштерү тәртибен билгеләгән методик тәкъдимнәр эшләнде. Документ "Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында"гы канунны тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән, дип хәбәр итә Башинформ.

Оешма исемнәре, эш тәртибе кебек мәгълүмат башкорт һәм урыс телләрендә урнаштырылырга тиеш. Ике вариант эчтәлек һәм күләм ягыннан бер-берсенә туры килергә тиеш – башкортча вариантны кыскартырга яки гадиләштереп бирергә ярамый.

Тышкы бизәлешкә дә таләпләр бар: хәрефләрнең зурлыгы, төсе, шрифты һәм контрастлыгы ике тел өчен дә бертөрле булырга тиеш. Язу горизонталь урнашкан очракта башкортча текст сулда, урысча – уңда булырга тиеш; вертикаль урнашканда башкортча вариант өстә, урысчасы астарак языла.

Тәкъдимнәрдә башкорт теленә хас хәрефләр аерым күрсәтелгән, аларны дөрес язмау канун таләпләреннән читкә тайпылу дип каралачак. Шуңа күрә эшмәкәрләргә тәрҗемәне игътибар белән тикшерергә кушыла.

Методик киңәшләрдә электрон тәрҗемәчеләр ышанычлы чара түгел диелә, бәхәс туган очракларда телче белгечләргә мөрәҗәгать итү киңәш ителә. Башкортстан Фәннәр академиясенең Башкорт энциклопедиясе институты яки "БашПеревод" системыннан консультация алу мөмкин диелә.

  • Башкортстанда дәүләт телләре турындагы канун 1999 елда кабул ителгән, шуннан бирле телләр сәясәтенә кагылышлы берничә дәүләт програмы эшләгән.
  • Узган елны Башкортстанның Иҗтимагый пулаты һәм республика муниципалитетлары башкорт телендәге элмә такталарның хаталарын тикшерде. "Мониторинг максаты – кемне дә булса гаепләү түгел, ә телләргә хөрмәтне саклау", диделәр Иҗтимагый пулатында.
  • Татарстанда дәүләт телләре турында канунны даими рәвештә бозу очраклары күзәтелә. Еш кына элмә такталарында татар теленә урын табылмый. Казанда татар телен урынына кырымтатар телен куллану очраклары да булды.
  • Моңарчы Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның телләр грантлары бүлгәндә татар теленә аерым багышланган бер генә проект та булмаганы, ә татарга каршы юнәлешле проектка 10 млн сум бирелгәне язган идек.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!