Башкортстан балалар бакчаларында татар төркемнәренә 1% бала йөри

Иллюстратив фото

Башкортстантат туган телләрдә белем бирүгә караган саннарны чыгарды.

8 сентябрь көнне, Русиядә Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Туган телләр көне уңаеннан, Башкортстантат республикада туган телләрдә белем бирүгә караган кайбер саннар белән уртаклашты.

Оешма мәгълүматларына караганда, 2025-2026 уку елында укучыларның 93,3 проценты урыс телендә белем алды. Башкорт телендә укучылар өлеше – 6,2 процент, татар телендә – 0,4 процент, чуаш телендә – 0,03, мари телендә исә 0,02 процент.

Мәктәпләрдә урыс теленнән тыш Русия халыклары телләрен аерым предмет буларак 196 меңнән артык укучы өйрәнгән. Алар арасында 156,2 меңе башкорт телен, 34,3 меңе татар телен, 2,9 меңе мари телен, 2,2 меңе чуаш телен сайлаган. Удмурт телен предмет буларак 595 укучы өйрәнгән.

2025 ел ахырына Башкортстанда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында – балалар бакчаларында – 186,2 мең бала тәрбияләнгән. Аларның күпчелеге – 169,8 меңе, ягъни 91,2%-ы – урыс телендә тәрбия алган.

Башкорт телендә эшли торган төркемнәргә 18,8 мең бала (10,1%) йөргән, татар телендәгеләргә исә 1,9 мең бала (1 %).

Чуаш һәм удмурт телләрендәге төркемнәрдә 200дән артык сабый тәрбия алган.

  • 2021 елгы Русия җанисәбе саннарына күрә, Башкортстанда халыкның 36,89%-ын – урыслар, 31,01%-ын – башкортлар, 23,82%-ын – татарлар тәшкил итә. Шул ук вакытта, республикада татарлар санын киметеп күрсәтү тенденциясе бар, дип саный Татарстан этнологлары.
  • Моңарчы Уфада дәүләт теле буларак башкорт телен 119,4 мең укучы өйрәнгән, бу барлык укучыларның 84,9%-ын тәшкил иткәнен Уфа мәгариф идарәсе хәбәр иткән иде. Укучыларның нинди өлеше татар телен өйрәнүе турында мәгариф идарәсе мәгълүмат китерми.
  • Шул ук вакытта, 204 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында – балалар бакчасында укыту һәм тәрбия туган (башкорт һәм татар) телләрендә алып барыла диелә. 14 балалар бакчасында тәрбия башкорт телендә барса, бары бер бакчада гына татар телендә алып барыла, диелә. Бу бакчада 154 бала тәрбияләнә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!