Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада башкорт телен укучыларның 85% өйрәнә – шәһәр мәгариф идарәсе

Уфаның 119нчы мәктәбе, архив фотосы
Уфаның 119нчы мәктәбе, архив фотосы

Шәһәрдә күпме укучының татар телен өйрәнүе турында саннар китерелми.

2025-2026 уку елында Уфада дәүләт теле буларак башкорт телен 119,4 мең укучы өйрәнгән. Бу барлык укучыларның 84,9%-ын тәшкил итә. Саннар Уфа мәгариф идарәсе сайтында күрсәтелгән.

Бу күрсәткеч арта бара, ди мәгариф идарәсе. 2024-2025 уку елында башкорт телен 118 426 (84,36%) укучы өйрәнсә, 2022-2023 уку елында – 106 617 (79,32%) укучы өйрәнгән иде.

Укучыларның нинди өлеше татар телен өйрәнүе турында мәгариф идарәсе мәгълүмат китерми. 2021 елгы җанисәп саннарына күрә, шәһәрдә яшәүчеләрнең 50,7% – урыслар, 28% – татарлар, 21,2% – башкортлар.

Шәһәрнең 125 мәктәбендә 40 милләт вәкиле укый. Укыту урыс, башкорт, татар телләрендә алып барыла. Моннан тыш 10 туган тел укытыла, диелә хисапта.

Шул ук вакытта, 204 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында – балалар бакчасында укыту һәм тәрбия туган (башкорт һәм татар) телләрендә алып барыла диелә. 14 балалар бакчасында тәрбия башкорт телендә барса, бары бер бакчада гына татар телендә алып барыла, диелә. Бу бакчада 154 бала тәрбияләнә.

Уфаның 32 балалар бакчасында татар теле аерым өйрәтелә. Узган уку елы белән чагыштырганда татарча белем алучылар саны 84 балага кимрәк (1 167 бала), ди мәгариф идарәсе.

  • Моңарчы Татарстанның зурлыгы белән икенче шәһәре Чаллыда узган уку елында туган тел буларак татар телен өйрәнүне 70,9% укучы сайлаганы билгеле булды.
  • Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә татар телен атнасына 1-2 сәгать кенә укыйлар. Укытучылар һәм белгечләр бу тел үзләштерү өчен бик аз дип саный.
  • Татарстан башкаласы Казанда татар телен ничә бала сайлаганы әлегә билгесез, җирле мәгариф идарәсе бу санны әйтмәде.
  • 2017 елда Русия республикаларның милли телләрен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура Татарстан һәм кайбер башка республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә милли телләр дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG