Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәктәп укучыларының 70%-ы татар телен өйрәнә – шәһәр мэры

Архив фотосы
Архив фотосы

Республика мәктәпләрендә "туган тел" дәресен, нигездә, атнага 1-2 сәгать кенә өйрәнәләр.

Татарстанның зурлыгы белән икенче шәһәре Чаллыда узган уку елында туган тел буларак татар телен өйрәнүне 70,9% укучы сайлаган. Бу хакта республиканың мөгаллимнәрнең август киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерде.

Туган тел буларак татар телен сайлаучылар саны артып бара, ди ул. 2023-2024 уку елында татар телен – 66,8%, 2024-2025 уку елында – 69,2% укучы сайлаган булган.

2017-2018 уку елында Мәскәү кушуы белән Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылудан туктады. Шуннан соң татар телен республикада "туган тел" предметы нигезендә ата-аналар гаризасы белән генә укып була.

Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә татар телен атнасына 1-2 сәгать кенә укыйлар. Укытучылар һәм белгечләр бу тел үзләштерү өчен бик аз дип саный.

Татарстанда 2025-2026 уку елында татар телен ничә укучы сайлаганы билгесез, рәсмиләр бу санны әлегә атамады. 2024-2025 елда татар телен укучыларның 63,58 %-ы сайлаган иде. Республика буенча тенденция тискәре: 2017-2018 уку елында татар телен укучыларның 69% кеше сайлаган.

Фәннәрне татар телендә укучылар саны тагын да азрак. Узган елда Татарстан түрәләре республика мәктәпләрендә 57,8 мең бала татар телендә белем алуын белдергән иде.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG