Азатлык Татарстаннан сәяси активисты аркасында һәм куәт структураларының басымы, янавы аркасында качып китәргә мәҗбүр булган Раушан Гыйззәтуллин тарихын язган иде. Ул Германия хакимиятеннән сәяси сыену сораган, әмма аңа бу соравын кире какканнар. Аңа юлланган рәсми җавапта идарә Русиядә татарлар сан буенча икенче урында тора, алар күпчелек, аларның диннәренә, телләренә басым ясалмый, хокуклары бозылмый, татарлар эзерләкләнми, активистка кире Русиягә кайту куркыныч тудырмый, дигән фикерләр бар. Раушан Гыйззәтуллин сәяси сыену ала алмаса, аңа депортация яный. Раушан Гыйззәтуллин бу карарны апелляциягә биргән.
Азатлык Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсенә берничә сорау юллаган иде. Журналистлар идарәдән Русиядәге татар милли оешмаларының хәле ничек бәяләнүен, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең экстремистик оешма дип танылуы һәм аның активистларына карата җинаять эшләре кузгатылуы исәпкә алыну-алынмавын сорады. Шулай ук татарларны этник азчылык буларак эзәрлекләү белән татар милли оешмаларының бәйсезлек яклы активистларын эзәрлекләү арасында аерма үткәреләме, дигән сорау да куелды.
Азатлыкның рәсми соравына Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсенең матбугат үзәгенең башлыгы Штефан фон Борстель җавап биргән. Рәсми хатка караганда, идарә бу сорауларга турыдан-туры җавап бирмәгән. Түрәләр һәр эшнең индивидуаль каралуын, эзәрлекләү сәбәпләре буенча аерым статистика алып барылмавын белдерде
- Сыену бирү процедурасында һәр конкрет очрак аерым карала, һәр кешенең качу тарихы җентекләп тикшерелә. Гариза бирүче күрсәткән эзәрлекләү сәбәпләре аерым бәяләнә. Шәхси әңгәмә дә оештырыла, аның вакытында кеше качып китү сәбәпләрен бәян итә ала. Әлеге аңлатмалар нигезендә карар кабул итүче хезмәткәр, теге яки бу кеше үз иленә кире кайткан очракта, аңа нинди куркыныч янарга мөмкин булуын бәяли һәм аңа яклау бирелергә тиешме, тиеш булса, аның нинди төре булырга тиеш дип карар кабул итә. Идарәдә Русия турында да мәгълүматлар бар. Башка мәсьәләләр турында да җитәрлек материаллар бар, шул исәптән төрле этник төркемнәрнең хәле турында да мәгълүмат бар. Сыену сораган кешенең илендә эзәрлекләүләр белән бәйле хәлләр турында анализ ясый, төрле оешмаларынң бәяләмәләрен исәпкә ала. Ким дигәндә Германия Тышкы эшләр министрлыгы, БМОның Качаклар эшләре белән шөгыльләнүче Югары комиссарияте, Европа Берлегенең Сыену мәсьәләләре агентлыгы мәгълүматлары кулланыла, - диелгән хатта.
Азатлык шулай ук идарәдән 2024, 2025, 2026 елларда Русиядәге эзерләкләүгә нигезләнеп Германия хакимиятеннән ничә татар яки башка этник азчылыклар вәкилләре сәяси сыену турында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен, ничә кешегә ярдәм ителгәнен дә кызыксынды.
Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе мондый статистика алып барылмый дип белдерде.
— Гариза бирүчеләрнең аңлатмалары шулкадәр күптөрле ки, аларны аерым бер статистик күрсәткечкә генә кайтарып калдыру мөмкин түгел. Шул сәбәпле яклау статусы бирүгә яки сыену урыны бирү турындагы гаризаны кире кагуга нигез булган сәбәпләрне дә статистик яктан исәпкә алу мөмкин түгел. Шуңа күрә без гариза бирүченең ничәсе татар милли хәрәкәтләренә каравын, шул сәбәпле эзәрлекләнгәннәре турында хәбәр итә алмыйбыз, диелгән җавапта.
Шулай да Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе үз милләтен "татар" дип күрсәткән гариза бирүчеләр буенча чыгарылган карарлар санын һәм яклау дәрәҗәсен китерде.
2024 елда үз милләтен "татар" дип күрсәткән Русия ватандашларының сыену гаризалары буенча 54 карар кабул ителгән. Гомуми яклау дәрәҗәсе 5,6% тәшкил иткән. Бу якынча 3 уңай карарга туры килә. 2025 елда 69 карар кабул ителгән, яклау дәрәҗәсе 7,2% булган — бу якынча 5 уңай карар. 2026 елның 30 сентябренә кадәр 32 карар кабул ителгән, яклау дәрәҗәсе 3,1% булган — бу якынча 1 уңай карар.
БУ ТЕМАГА:
Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә"Раушан Гыйззәтуллин — татар милли хәрәкәте активисты. 2021 елның сентябрендә Русиядән киткән. Аның сүзләренчә, моңа ФСБ хезмәткәрләренең басымы һәм үзен кыйнавы сәбәп булган. Ул 2019 елда да Төркиягә киткән, әмма соңрак Татарстанга кайткан һәм Түбән Камада эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Гыйззәтуллин сүзләренчә, аны эштән "өстән килгән боерык" белән чыгарганнар.
2021 елның августында, активист сөйләвенчә, аны Түбән Камадагы полиция бүлегенә чакырганнар. Анда ФСБ хезмәткәрләре аның белән хезмәттәшлек итүен таләп иткән. Гыйззәтуллин баш тарткач, аның башына капчык кидергәннәр, сукканнар һәм татар милли оешмалары эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерергә ризалык бирүче кәгазьгә кул куюын сораганнар.
Бу хәлдән соң хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итмәвен сөйләде ул. Таныш тикшерүче, аның сүзләренчә, шикаять бирү аңа өстәмә проблемнар тудырырга мөмкин дип кисәткән.
Гыйззәтуллин 2021 елдан соң Польша, Португалия, Германия, Төркия һәм Франциядә яшәгән. 2024 елда Франциядә сәяси сыену сораган, ләкин Дублин процедурасы нигезендә аның гаризасын карау Хорватия җаваплылыгына күчерелгән. 2025 елның җәендә ул Германиягә килгән һәм сыену сораган.
Гыйззәтуллин сүзләренчә, Германиядәге беренче әңгәмәдә аның 2021 елдан бирле кайсы илләрдә яшәве турында сорашканнар. Икенче әңгәмәдә ул татар милли хәрәкәтендәге эшчәнлеге, протест чараларында катнашуы турында сөйләгән һәм үзен яклап язылган хатлар тапшырган. Алар арасында Бөтентатар иҗтимагый үзәгеннән һәм "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" оешмасыннан хатлар булган.
Германия идарәсе 2026 елның август башында Гыйззәтуллинга качак статусы һәм сыену урыны бирүдән баш тарткан.
Карарда аның 2019 елда Русиядән китеп, соңыннан кире кайтуы телгә алына. Германия оешмасы бу хәлне аның ул вакытта ук аңа турыдан-туры куркыныч янамавын күрсәтүче дәлил итеп бәяләгән. Шулай ук Гыйззәтуллин ФСБ тарафыннан тоткарлануы һәм кыйналуы турында беренче сөйләшүдә үк әйтмәгән дип күрсәтелгән.
Идарә шулай ук Гыйззәтуллинның Бөтентатар иҗтимагый үзәгендә катнашуы аркасында эзәрлекләнүдән куркуын нигезсез дип санаган. Карарда татарларның Русиядәге иң зур этник азчылыкларның берсе булуы һәм оешманың элекке әгъзаларының хөкем ителүе турында мәгълүмат булмавы әйтелгән. Шул ук вакытта Бөтентатар иҗтимагый үзәге Татарстан Югары мәхкәмәсе карары белән бетерелде.
Татар милли хәрәкәте активистларына карата башка хөкем карарлары да булды. 2026 елның апрелендә Фазыл Вәлиәхмәтовны "ВКонтакте"дагы ике язмасы өчен алты елга колониягә хөкем иттеләр. 2025 елның сентябрендә Зиннур Әһлиуллинга русларга карата "нәфрәт уяту" эше нигезендә шартлы җәза бирелде.
Гыйззәтуллин адвокаты белән бергә Германия идарәсенең карарын шикаять иткән. Эшнең кайчан тәмамланачагы әлегә билгеле түгел.
Активист Германиядә калырга, немец телен өйрәнергә һәм эшләргә теләвен әйтә. "Минем максатым — яклау алу гына түгел, ә гадәти тормыш башлау", — диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!